+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 февраль 2015, 21:48

Әкияттәге кебек кенә түгел!

Көзге яхшыны да, яманны да “хәтер”ендә калдырырга сәләтле.Көзгеләр тарихы гасырлар тирәнлегенә яшерелгән. Аларны беренче тапкыр Һиндстан, Мисыр осталары эшләгән. Иң элек аны ясаганда көмеш һәм бронза кулланылган. Көзгеләрне эшләү серен Венеция осталары 200 елдан артык беркемгә дә ачмаган.Көзгеләр үзендә гаҗәеп көч һәм серләр сакларга сәләтле. Ул үзе каршында булган хәлләрне хәтерендә калдыра, дигән фикердә галимнәр. Көзгеләр гасырлар дәвамында сихерче-шаманнарга, күрәзәчеләргә гади кешеләр күзенә күренмәгән образлар белән сөйләшергә, хәл-вакыйгаларны күрергә ярдәм иткән. Хәзерге заманның билгеле физиклары көзгене кешенең җанын һәм яшәү көчен үзендә сакларга сәләтле, дип раслый, хәтта.Көзгеләр турында нәрсәләр беләбез? Ни өчен мәет яткан бүлмәдәге көзгеләрне арты белән әйләндереп яки япма белән каплап куялар?

Көзгеләр — үзе бер серле дөнья. Галимнәр, хәтта ки, аның күзгә күренми торган кыр белән чолгап алынуын да исбатлаган. Көзгеләрнең кайберләре уңай энергиягә ия, икенчеләре кире якларны, бигрәк тә үзе каршындагы ызгыш-талашларны, көч куллануны, үлем белән бәйле күренешләрне “хәтере”ндә калдыра.
Кешеләр борын-борыннан элекке көзгеләрнең үзенә караган барлык кешеләрнең җанын алып кала, дип уйлаган. Әйтик, әгәр көзге үзенә кайчан да булса бер тапкыр караган начар кешенең чагылышын саклый икән, йә булмаса, ул эленеп торган бүлмәдә ниндидер коточкыч хәл булган икән — ул көзгедән арыну хәерлерәк. Андый көзгене бик тиз “танып” була: аңардан салкын һава бөркелә, янәшәсендә шәм уты сүнә. Шуңа күрә өйгә, бигрәк тә йокы бүлмәсенә әллә кайчангы көзгеләрне эләргә ярамый. Кайчандыр күңелсез хәл-вакыйга шаһиты булган көзгенең сезне авыруга сабыштыруы, йокысызлыктан җәфалавы мөмкин. Әгәр сез тарихи экспонат яки бүләк рәвешендә борынгы көзге алгансыз икән, беренче чиратта, аңардан начар энергияне алу йоласын башкарырга кирәк. Көзге өстен изге яки саф чишмә суы белән юарга һәм дин әһеленнән дога укытырга онытмагыз. Аннары көзгене беразга кояш яктысында калдыралар.
Барлык милләт халкы да диярлек бик борынгы заманнардан ук мәет яткан бүлмәдәге көзгене каплап кую тәртибен саклый. Бу ритуал борынгы легендалар белән бәйле. Борынгы ата-бабаларыбыз үлгән кешенең җаны ачык көзге аша кемне дә булса бакый дөньяга алып китәргә мөмкин, дип уйлаган. Янә дә үлгән кешенең фани дөньяда калып яшәү теләге көчле булган очракта, ул, көзге ярдәмендә теге дөньядан кайтып, җаны белән шул көзгедә яшәргә сәләтле, дигән ышанулар бүгенге көнгә кадәр сакланган. Хәтта ки, мәет вакытлыча өйдә сакланганда, явыз көчләр, өрәкләрнең көзге аша бүлмәгә үтеп керү очрагын да кире какмый. Мәетнең җаны ачык көзгегә кереп “адашуы, элмәккә төшүе” һәм шул рәвешле, бакыйлыкка күчә алмавы мөмкин дигән фикерләр дә бар.
Халыкта кешенең көзге ватуын төрле күңелсез хәлләр белән бәйләүче ышанулар да яши. Имеш тә көзге ватучыны җиде ел бәхетсезлек көтә. Әмма әлеге хәлгә юл куймаска да була, дип исәпләгән борынгы ата-бабалар. Моның өчен махсус ритуал бар. Тәүдә иңбаш аша артка таба тоз сибәргә, аннары сәгать угы юнәлешенә каршы өч тапкыр әйләнеп чыгарга һәм шушы гамәлләрдән соң көзге ватыкларын утта яндырырга кирәк. Ялкыннан карайган көзге ватыкларын бер ел сакларга һәм күмеп куярга онытмагыз.
Әлбәттә, көзгене ниндидер негатив энергия чыганагы гына дип кабул итәргә ярамый. Ул яхшы якларны да “исендә калдырырга” һәм сезгә уңыш китерергә сәләтле. Сынап карагыз әле: яхшы кәеф белән көзге каршына басып, үзегезгә изге теләкләр юлласагыз һәм, чагылышыгызга ихлас елмаеп, аның иң акыллы, матур булуын әйтәсез икән, шатлыклы хәл үзе киләчәк.
Ә хәзер өйдә көзгене кайсы урынга эләргә кирәклеге турында берничә сүз. Сезгә кайда уңайлы — шунда урнаштырыгыз. Әмма берничә киңәшкә колак салырга кирәк.
t Өйдәге көзгеләр сөртелгән, һәр­вакыт чиста булсын. Төрле таплар һәм тузаннарга урын калмасын. Бигрәк тә күңелегезгә ошап җитмәгән кеше кереп чыкканнан соң сөртегез. Әгәр ул сезнең көзгегә ниндидер начар теләк белән карап чыгып китә икән, аның чынга ашуы да бар. Көзгенең кире энергияне тупларга сәләтле булуын истән чыгармагыз. Мондый хәлгә юл куймас өчен чит кеше чыгып киткәч, көзгене юеш чүпрәк белән сөртү зыян итмәс.
t Әгәр көзгегез ватылса яки чатнаса, никадәр кыйммәт булуына карамастан, тизрәк аңардан котылу чарасын күрегез. Ватылган көзге бәхетсезлек китерергә сәләтле.
t Авыру яки йончыган хәлдә көзгегә сирәгрәк карарга тырышыгыз. Чөнки бу халәтнең көзгедән гаиләнең башка әгъзаларына да күчүе мөмкин.
t Көзгедә карават чагылышы булмаска тиеш. Чөнки кеше йоклаганда организм­ның саклау сәләте бөтенләй югала һәм көзге йоклаган кешедәге энергияне тиз арада тартып алачак. Көзгенең караватка “карап торуы” ир белән хатын арасында ызгыш-талаш тудыруга, борчылуга һәм хыянәткә этәргеч бирә. Йокысызлыктан җәфаланучылар бүлмәдәге көзге­ләрнең ничек урнашуына игътибар итсен иде.
t Көзгеләр өйдәге юылмаган кер, чүп савыты һәм унитазларны чагылдырмаска тиеш.
t Беркайчан да үзегезне һәм якын кешеләрегезне көзге каршында тиргәмә­гез. Көзгегез кеше сынын, бигрәк тә башны яки аякларны “өзмәскә” тиеш.
t Иң мөһиме — чаманы онытмагыз. Аның каршында киерелү, тәү­ле­ге­нә күп тапкырлар карап тору да килешми. Көзге каршына һәрвакыт матур уй-теләк, яхшы кәеф белән басыгыз. Көзге яныннан киткәндә тагын бер мәртәбә елмаеп, үзегезгә бары тик уңышлар гына теләргә онытмагыз.
Читайте нас: