Гөлүсәнең бердәнбер абыйсы Камил белән аралашмавына алтынчы ел китте. Башта ире, бу хәлгә аптырап: “Абыең каты эчә бит, кешелектән чыга”, — дип, хатынын абыйсы турында онытмаска өндәсә дә, соңгы вакытта ул да туганнар арасына бик кысылмый башлады. Нишлисең, бер кискән кире ябышмый дигәннәре мәхәббәт турында гына түгелдер шул. Гөлүсә бертуган абыйсын йөрәгеннән сызып ташласа да, кан тартуы шулдыр инде, йөрәк яралары әлегә кадәр сыкрый аның. Кайчак ул җәрәхәт шулкадәр түзеп булмаслык итеп, сулкылдап сызлый, Гөлүсә шул авыртудан котылыр өчен генә булса да абыйсын кичерергә әзер. Тик ике туган арасына үтә алмаслык киртә булып яткан туфрак калкулыкны атлап чыга алмый шул Гөлүсә. Ә ул калкулык — әнисенең кабере...
Газиз әнкәем, исән чагыңда икебезне ике ягыңа утыртып, ничә кабатладың: “Сез ике бөртек кенә, бер карыннан туган, бер тамырдан чыккан балалар. Сез абыйлы-сеңелле бертуганнар. Бер-берегезне ташламагыз. Авырлыкта да, сөенечтә дә бергә булыгыз”, — дидең. Әйе, кайнар күз яшьләреңне тамызып, балаларыңны бергә яшәргә, бер-берсенә терәк булырга өндәдең. Тик, әнием, кичер кызыңны... Мин булдыра алмыйм шул абыйны кичерергә. Синең хакыңа кичерә алмыйм. Миңа күпме авыр булса да, гафу итә алмыйм мин абыйны... Кичер кызыңны, әнием. Зәңгәр күкләргә очып киткән рухыңа да ике бөртегеңнең шулай дошманлашып яшәвен күрү авырдыр. Газаплыйбыздыр синең җаныңны. Тик көчемнән килмәгәнне кыла алмыйм шул...
Гөлүсә учындагы телефон трубкасына текәлде дә, бар дөньясын онытып, бер яктан татлы да, икенче яктан газаплы да уйларына чумды.
...Госман белән Суфия ике бөртек балаларын кадерләп, тигез тәрбия биреп үстерделәр. Суфия көченнән килгәннең барысын да кызы белән улына бирергә тырышты. Авыл кибетендә сатучы булып эшләгән хатын әллә ни күп майтара алмаса да, ире белән бергә тарткан йорт-хуҗалыкта мал тотып, бакча үстереп яшәгәч, тормышлары артык зарланырлык түгел иде. Елның һәр фасылында ашарга итләре, яшелчәләре булды. Артыгын саттылар да. Госман фермада мал карады. Гөлүсә белән Камил бәләкәйдән кул арасына керделәр.
Әниләре кызы белән улын тигез яратса да, нигәдер Камилгә сеңлесен әти-әнисе күбрәк ярата сыман тоела иде. Бәләкәй чакта, төпчек тә төпчек дип, уенчык-курчакка күмеп, кулдан төшермәделәр. Үсә төшкәч тә Гөлүсәгә киемнең асылрагы, матуррагы тәтегәнне күреп, Камил кимсенде. Сеңлесеннән дүрт яшькә зур булса да, Камил аның янында чын абый була белмәде. Юкка-барга да көнләште, кимсенде. Гөлүсәнең уңышлары аны шатландырмады. Ничектер, сеңлесе белән үзе арасында ул гына белгән ярыш тойды Камил. Гөлүсә һәрвакыт аны узып китә кебек тоелды. Ә Гөлүсә абыйсына туган буларак тартылса да, аннан җылылык күрмәде. Шулай да ул һәрвакыт аның өчен, әнисе өйрәткәнчә, абыем, дип өзелеп торды.
Камил хәрби хезмәттән кайтуга дөньяда үзгәрешләр бара иде инде. Аз гына акча саный белүче кешегә аны табарга җиңел юллар туды. Камил югары белем алып тормады. Башы-аягы белән шәһәрдә сәүдә эшенә чумды. Югары белем белән бик акча табып булмый хәзер. Бер җирдән аласың, икенче җирдә хак өстәп сатасың. Моның өчен югары белем кирәкми. Үскән чакта сатучы булып эшләүче әнисе янында чуалу да юкка булмаган. Акча исен, акча тәмен ул вакытта ук тойган иде инде үсмер малай. Югары уку йортына укырга кергән сеңлесеннән дә мыскыллап көлде генә Камил, кемгә кирәк, янәсе, синең кызыл дипломың? Тик әнисе янына кайткан арада сеңлесен чукып китә торган булды: “Миңа ярдәм итмисез, ә тегеңә ярдәм итәсез!” Бахыр әниләре генә аңламады улын. Нинди ярдәм кирәк улына? Әнә шәһәрдә кәсебе гөрләп бара. Ике катлы йорт төзеде. Кибет салды. Пенсиямнән укып йөрүче кызыма азрак бирәм икән, хакым юкмыни? Кайчан тиенен саный торган шундый кырыс саранга әверелдең, улым? Улы өчен абруй булган аталары да бакыйлыкка күчкәч, Суфияга көн калмады. Камил әнисенең исенә барысын да төшерде: “Сез теге вакытта миңа тегене алмадыгыз, моны алмадыгыз...” Гөлүсә, укуын уңышлы гына тәмамлап, әнисенең ярдәменнән баш тарткач та Камил тынмады. Кайчан гына кайтса да, ул әнисеннән дә, сеңлесеннән дә канәгать түгел иде. Гөлүсә абыйсы белән ничә тапкыр сөйләшеп карады: “Калдыр әнине тынычлыкта. Ни җитми сиңа? Авылдан чыкканнар арасында синнән бай кеше юк. Күкрәк сөтен имезеп, кадерләп үстергән өчен шулмы җавабың?”
Гөлүсә абыйсын аңламады. Камил ничек кенә бай булмасын, эше ничек кенә уңышлы бармасын, гаиләсендә, гомумән, тормышында бәхетле түгел иде кебек. Әллә, бәхетен күрә белмиме икән? Нигә соң ул һәрвакыт тормышыннан зарлана? Аныңча, дөньяда бер яхшы кеше дә юк. Барысы да хәйләкәр, алдакчы. Хәтта үз әнисе дә кара исемлектә... Тик, Гөлүсә аңлаганча, һәркем кешеләрдә үзенең күзе күрә алганны гына күрә. Кемдер яхшылыкны да яманлык итеп күрә. Кемдер киресенчә...
Гөлүсә дүрт ел мәктәптә эшләде дә бергә укыган дус кызы белән балаларны мәктәпкәчә әзерләү сыйныфы ачты. Махсус белеме булган, эшенә бик җаваплы караучы, балаларны яратучы Гөлүсәгә бу эш артык авыр булмады. Кеше балаларын да өйрәтте, үзенең улы да шунда башкалар белән бергә өйрәнде. Абыйсының аның бу уңышына артык исе китмәсә, Суфия апа кызы өчен чын күңелдән сөенде. Аякка ныклап баса баручы Гөлүсә, авылдан үземә күчеп кил, дип күпме үгетләсә дә, әнисе риза булмады. “Булдыра алганча үзем яшим әле, балам...”
Тик саклый алмады Гөлүсә әнисен. Шунысы үзәкләрен өзә кызының. Беркөнне Гөлүсәгә авылдан күршеләре шалтыратты: “Әниең авыр хәлдә...”. Ул шул көнне үк авылга кайтып төшсә дә, әниләре дәваханәдә җан биргән иде инде. Гөлүсә, күрше апа белән сөйләшкәч, шуны аңлады: абыйсы Камил һәрвакыттагыча, әнисенә авыр сүзләр әйткәч, теге мескен түзә алмыйча агу эчкән.
Гөлүсәнең тормыш күгендәге кояшы сүнде. Берьюлы иң якын ике кешесен югалтты ул әнисен җирләгәндә — газиз әнисен һәм абыйсын. Туганы белән икесенең арасында салкын калкулык — әнисенең кабере үсеп чыкты. Үзен гаепләде Гөлүсә: саклый алмады газиз әнкәсен, үз абыйсыннан саклый алмады...
Бер шәһәрдә яшәүләренә карамастан, Гөлүсә шуннан соң абыйсын бер генә тапкыр күрде. Әнисенең кырыгына эчкән килеш ни йөзе белән кайткандыр. “Мин гаепле түгел. Әни үзе башлады...”, — дип аклана башлаган Камилне сеңлесе тыңлап тормады, ишекне киң итеп ачып: “Сиңа урын юк моннан соң әниләр йортында”, — дип, куып чыгарып җибәрде. Төп йортны Камил күпме генә сатарга йөрсә дә, Гөлүсә ризалыгыннан башка берни дә кыла алмады.
Туган-үскән йортын Гөлүсә ташламады. Монда әтисенең баскан эзләре сакланган. Һәр почмактан, тәрәзә төбендәге һәр гөлдән әнисе карый кебек. Сөеп-сөелеп үскән балачагы татлы истәлекләр аша күңеленә кайта да төшә. Менә бүген дә Гөлүсә белән ире, улларын утыртып, буран булуга карамастан, авылга юл тоттылар. Бүген әниләренең туган көне... Машиналары шәһәрдән чыкканда Гөлүсәнең күзенә ерактан, буран эчендә, биек йортлар арасында каңгырап, искән җил уңаена чайкалып, аягында чак басып торучы ялгыз исерек ир чалынгач, ул: “Ходаем, күрсәтмә мондый хәлне берсенә дә”, дип уйлап куйды. Улын кочаклап барган Гөлүсә абыйсын танымады.