+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
26 февраль 2015, 22:25

Нихао, дәүәти!

Ни өчен безнең балалар чит телне туган теленә караганда яхшырак белә?

Онык

Беркөнне табибка күренергә дип авылдан әткәй килде. Залда телевизор карап утырган 4 яшьлек улым аның каршысына очып чыкты һәм “Нихао, дәүәти!” дип, кочагына ташланды.
— И, улыкаем, нихәл, дәүәти, дип сорый бит әле, рәхмәт яугыры! — дип сөенде әткәй.
Тормыш иптәшем белән без генә, бер-беребезгә карашып, чак көлеп җибәрмичә, башны аска идек. 84 яшьлек дәүәтисе “нихәл?” дип аңлаганы улыбызның кытайча “нихао” дип исәнләшүе иде...
Кич буе дәүәти белән онык бер-берсеннән аерылмады. Уртак темалары күп шул аларның. Дүрт яшьлек малайга дәүәтисенең умарта тотуы, бал суыртуы турында белү кызык. Ул нечкә билләрнең кайдан нектар җыюы, кышын бал кортларының кая булуы белән кызыксына. Тик бу бик якын кешенең икесе ике телдә сөйләшә: дәүәтисе — татарча, оныгы — урысча. Ә мин, бу хәлгә оятымнан кызарына-бүртенә, тәрҗемәче кирәк булса дип, ике арада торам. Ярый әле олы кызлар дәүәтиләре белән матур итеп үз телебездә сөйләшә, югыйсә, алары да урысча эндәшсә, егылып үләсе генә калыр иде! Ә улыбызның ни өчен татарча сөйләшмәвен берничек тә аңлата алмыйбыз. Өйдә шулай ук татарча сөйләшәбез, балага да үз телебездә эндәшәбез. Әмма ул безгә урысча җавап бирә. Югыйсә, теле дә татарча ачылды, беренче сүзләре дә туган телебездә иде. Әллә бик иртә, яше тулып узу белән үк бакчага бирү, әллә телевизор карау нәтиҗәсе.
Беркөнне бакчадан кайтабыз, ишек төбенә җиткәч, балага:
— Ә хәзер инде, урыс телеңне тышта калдыр, өйдә татарча сөйләшәбез, — дидем.
Шунда бала телен тарткаларга кереш­мәсенме?!
— Юк, калдыра алмыйм, телем алынмый, нык беркетелгән, — ди бу.
Телевизор дигәннән, бервакыт, авылга кунакка кайттык. Мәктәптә инглиз теле укыткан апам инглизчә санарга өйрәтәм дип, өч яшьлек улыма эндәште. Шунда улыбыз, аны көтеп тә тормыйча, үзе санап күрсәтмәсенме?!
— Әниең өйрәттемени? — дип, апа аптырап миңа карый. Чөнки минем инглизчә бөтен сүз запасымның “мазе”-“фазе” белән чикләнгәнен белә. Безнең үзебезнең бу хәлгә хәйран калып торганны күреп:
— Алайса, әйдә татарча санап күрсәт, әниең өйрәтми калмагандыр, — дип дәвам итте ул. Шунда безне бөтенләй шаккатырып улыбыз: “Ә кытайча ярыймы?” — дип сорамасынмы?! Һәм санап та китте: и, ар, сань, сы, у, лиу, ци, ба, ши.
— Кытай телен өйрәнергә бирдеңмени баланы? — дип кенә сорый алды аптыравы йөзенә чыккан туганым.
— Кем бирсен, телевизордан өйрәнгән, — дип, маңгайдан бәреп чыккан тирне сөрттек без әтисе белән.
Татарча саный белмәгән улыбызның кытайча санавы үзебез өчен дә ачыш булды. Бу хәлгә бик оялдык. Безгә комачауламый гына телевизор алдында утыруына сөенәбез дә ул, менә нәрсәләргә өйрәнә икән бала! Бервакыт безнең белән кытайчалап “нихао!” дип исәнләшә үк башлады. Үзем дә бала белән бергә Кытай мультфильмнарын карадым, чыннан да, аларның аң-белем бирү ягыннан югары дәрәҗәдә булуын әйтеп үтәргә кирәк. Бездә тәүлек буе эшләгән татарча-башкортча балалар каналлары юк. Күптән түгел урыс телендә “Мульт” каналы барлыкка килде. Әмма анда яңа мультфильмнар азрак һәм балаларны дөньяны танып белергә өйрәтүче тапшырулар юк. “Смешариклар”, “Фиксиклар”, “Маша белән аю”ны бала-чага карый, ә менә элекке мультфильмнарга бик исләре китми. Заман башка — заң башка, диюләре шушыдыр инде.
Кытай теле белән булган әлеге хәлне елардай булып Казанда яшәүче ахирәтемә сөйләдем. Ул миңа татар телендә балалар китаплары салды, ә бүләкнең иң кадерлесе — Габдулла Тукайның балалар өчен шигырьләр җыентыгы һәм аның әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар дискы иде. Шигырьләр дә, җансурәт тә өч телдә — татарча, урысча, инглизчә. Алар балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә бик кызыклы. Шундый җылы, төсләргә бай, сыйфатлы. Менә инде берничә ай дәвамында улым һәр көнне һич ялыкмыйча Тукай мультфильмнарын яратып карый. Тик шунысы кызганыч, әлеге эш — бердәнбер. Татарстанда башланган шушы матур һәм бик кирәкле эшнең дәвамын — Абдулла Алиш, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Туфан Миңнуллин, башкорт язучыларының әсәрләре буенча әзерләнгән мультфильмнарны да күрәсе килә. Шушы бер мисал да кечкенә чакта караган тапшырулар, ишеткән җырларның балаларга ничек тәэсир итүен, күңелгә сеңеп калуын раслый.

Ник шулай?

Командировкаларның берсендә, юл төшеп, редакциядә бергә эшләгән ахирәтемә сугылдым. Ул декрет ялында, авылда төпләнеп, менә дигән яшәп яталар. Аларда булган саен күтәренке кәеф белән кайта идем, чөнки ике кызы да туган телдә аралаша, “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләрен шундый матур итеп сөйлиләр. Бу баруымда 5 яшьлек Азалиянең урысча гына сиптерүе таң калдырды.
— Бәй, үскәнем, син бит татарча белә идең, ни булды? Әйдә, сөйләшик! — дидем. Ул бер-ике җөмлә генә әйтте дә, үзе дә сизмәстән, янә урысчага күчте.
— Бакчага киткәч, шушы хәл башланды. Башта мин “мама”га әйләндем, аннары әтисе — “папа”га. Дөрес, әтисе, бик каты каршы торып, “папа” дисәң, эндәшмим, дип ачулангач, ул озаграк “әти” булып йөрде, әмма барыбер аңа да “папа” ябышты. Хәзер ике яшьлек сеңлесе дә, апасына ияреп, урысча сүзләр кыстырып сөйли башлады. Ә мәктәптә туган телдә сөйләшкән балалар сирәк, тәнәфестә үзара урысча сөйләшәләр. Нигә икәнен аңлый алмыйбыз. Хәзер туган телләрне үстерүгә зур игътибар бирелә, мәктәптә дә, клубларда да төрле чаралар үткәрелеп кенә тора. Үзем дә аптырыйм, саф татар авылында, татар гаиләсендә үсәләр, ә туган телдә сөйләшмиләр. Каян килде бу мода? — ди ахирәтем.

“Мин сезне аңламыйм!”

Танышымның кызы Зинира дәүәтисе, дәүәнисе белән бик бәхетле булып үсте. Биш яшендә генә балалар бакчасына путевка бирделәр. Урысча бер авыз сүз дә белмәгән бала, бер-ике тапкыр барып кайткач, бөтенләй йомылды, мин аларны аңламыйм, башка бармыйм, дип бик озак елады. Ярты ел да үтмәгәндер, кем әйтмешли, теләсә кемне сатып җибәрерлек итеп урысча өйрәнде, иркенләп сөйләшә башлады. Хәзер икенче сыйныфта укый. Үзләре карап үстергән кошчыкларының туган телен онытуына дәүәти белән дәүәни бик көенә. Ә ул аларга: “Я вас не понимаю!” — дип җавап бирә. Бу бала берәр вакыт туган телендә сөйләшерме? Ә аның баласы? Баласының баласы? Кем белә, бәлки үсә-үсә үзаңы уяныр. Тормышта күп нәрсәнең кадерен яши-яши аңлыйсың бит, бәлки, Зинирабыз да дәүәтисе-дүәнисенең телен сагыныр, аңа тартыла башлар...

Ишеттем таныш сүз...

...Беркөнне иртәнге тугызда Мәскәүдән ахирәтем шалтырата. Башкалада бу вакытта әле сәгать җиде генә булганлыктан, сагаеп трубканы алдым. “Беләсеңме мин кайда? Кызыл мәйданнан ерак түгел тукталышта утырам. Китә алмыйм. Шушында ике татар әбие рәхәтләнеп татарча сөйләшә. Узып барышлый шуны ишетеп бирегә килдем. Кешенең сөйләшүен тыңлап тору бер дә килешмәсә дә, менә инде ун минут утырам, шундый тәмле итеп сөйләшәләр! Шундый рәхәт! Шушы бөтенләй ят, әмма бик якын ике әбине кочаклап аласым, килә!” — ди.
Кечкенәдән авылда үскән ахирәтемне аңлыйм. Ул урыс кешесенә тормышка чыкты, балалары урысча сөйләшә, эштә, урамда да шул ук сөйләм. Сагына. Кунакка кайтса, үз телебездә сөйләшеп туя алмый, концерт, спектакльләрне калдырмый.
Бу уңайдан тагын бер кеше — тормыш иптәшемнең Германиягә күчеп киткән сыйныфташы искә төшә. Ул — урыс милләтеннән, яшәгән шәһәрләрендә урыс кешеләре бик аз икән, ә менә күрше шәһәрдә урыс кибетләре булган. “Беренче елларны сагынуга түзә алмыйча, үз телебезне ишетер өчен атнага бер-ике тапкыр Дюссельдорфка йөрдем”, — дип сөйли иде ул. Ә бервакыт ул анда татар сөйләмен ишеткән. “Бернәрсә дә аңламасам да, аны йотлыгып тыңлап тордым”, — диде ул. Әнә шулай бик кадерле, бик газиз шул ул туган тел! Читтә яшәгәннәр, шул мохиттән ерак булганнар аның кадерен аеруча белә. Шуңа күрә безнең балаларыбыз монда урыс телендә аралашканда, алар Финляндиядә, Америкада, Төркиядә һәм башка илләрдә телебезне кадерләп саклый һәм балаларына өйрәтә. Чөнки...

Инкыйразга* барып җитмик

Чөнки тел ул — аралашу чарасы гына түгел. Тел ул — милләт. Тел ул — халыкның байлыгы, мәдәни һәм әдәби мирасы. Ул югала икән, халык та югала. Шуңа күрә әлеге проблеманы күтәрергә, чара күрергә кирәк. Балалар туган телдә сөйләшми икән, аны киләчәк буынга кем тапшырыр соң? Улым бүген миңа үз телендә җавап бирми икән, оныгымнан ни көтәсе? Татарча сөйләшмәсә, ул беркайчан да халкыбызның бөек әсәре — “Син сазыңда уйнадың”ны аңламаячак, “Баламишкин” аның өчен йөзләрчә башка милләт көйләре белән тигез торачак, татар теленең байлыгына сокланып-горурланып Такташны яки Мөхәммәт Мәһдиевны укымаячак. Тел белмәү күңел ярлылыгына, әдәби, мәдәни ярлылыкка китерә. Менә шулар борчый бүген. Чөнки моңа кадәр без тел авылларда саклана, дип ышана килдек. Күрүебезчә, кайбер саф татар авылларында да балалар урыс телендә аралаша. Алар балалыгы белән әлегә телнең кадерен аңламый, милләтнең булмышына, тарихына үзгәрешләр кертүе турында уйламый, тел язмышы өчен бүгенге һәм киләчәк буын алдында җавап тотмый. Алар — балалар. Без — өлкәннәр, шуңа да таләп бездән. Һәм бу хәлгә арытаба да күз йомарга ярамый, минемчә.
Элек балалар бакчасында милли төркемнәр бар иде, бәлки, эшне шуларны тергезүдән башларга кирәктер. Чөнки баланың беренче аралашуы, җәмгыятькә килеп керүе шуннан башлана. Мәктәптә икенче сыйныфта, туган тел дәресенә йөри башлау — соң, бу эшкә иртәрәк тотынырга кирәк. Шул ук милли мультфильмнар, китаплар, әкиятләргә күбрәк игътибар бирелсен иде. Чөнки алар — балалар дөньясы. Шул дөньяда туган телгә урын күбрәк булсын. Югыйсә, саф татарча сөйләшкән балалар сирәгәйгәннән-сирәгәя. Телне саклауны һәм үстерүне туган тел укытучыларына гына ташлау дөрес түгел, бу турыда югарырак дәрәҗәдә чаралар күрелергә тиеш. Югыйсә, эшләр болайрак барса, Гаяз Исхакый тасвирлаган инкыйразга килеп җитүебез мөмкин.
Читайте нас: