+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
3 март 2015, 21:35

Оркыя әби сере

Ул 90 яшьлек юбилейга әзерләнгәндә ачыла.Туймазы районының Яңа Бишенде авылында яшәүче Оркыя Фәхретдинова бу төбәктә иң өлкән кешеләрнең берсе буларак билгеле. Аның туу турындагы таныклыгына һәм әлеге документка нигезләнеп, 2002 елның 25 апрелендә бирелгән паспортында туган елы һәм көне итеп 1926 елның 28 декабре язылган. Әмма Оркыя әби раславынча, бу һич кенә дә дөреслеккә туры килми, чөнки ул... 1925 елның 5 февралендә туган.

Сүз дә юк, моны шактый олыгайган кешенең хәтере ялгышу, дип тә кабул итәргә мөмкин, ни генә әйтмә, 90 яшен куа бит. Әмма аның балалары — Яңа Бишендедә гаиләсе белән урам аша гына яшәүче кызы Рәвия дә, Стәрлетамак шәһәрендә гомер кичерүче улы Равил дә әниләренең туган көне итеп нәкъ менә 5 февральне белә.
— Әнине туган көне белән шушы көнне котларга күнеккәнбез, — ди Равил Гыйззетдин улы. — Рәсми документта датаның шулай күрсәтелгәнен элекке чорда җибәрелгән гади бер төгәлсезлек дип уйлыйбыз, шуңа да моңа артык игътибар итмәдек. Документ тутыручылар кеше нинди мәгълүмат бирә — шуны язарга күнеккән бит. Элегрәк архивлар аша тикшерергә ният иткән идек тә, әни моңа үзе катгый рәвештә каршы килде. Аны рәнҗетергә базмадык, аннары, төгәл датаны хәзер ачыклаудан ни файда, пенсия күләменә дә йогынтысы юк бит аның. Әнине исә, син ничә яшьтә булсаң да, без сине яратабыз, хөрмәт итәбез, дип тынычландырабыз.
Әмма өлкән яшьтәге кешенең үз исәбе. Туган елы турында сүз чыккач, Оркыя әби яшьлек елларындагы ахирәтләрен исенә төшерде. Алар арасыннан, мәсәлән, Шәмсия Вәлиева һәм Миңнеямал Халикова — 1924 елда, ә Бәдәр Дилмөхәм­мә­това 1928 елда туганнар. Ни аяныч, алар инде күптән гүр ияләре. Әмма Оркыя әби ахирәтләренең туган көннәрен дә төгәл хәтерли, шуңа да аның зиһен яктылыгы һич кенә дә шик тудырмый.
Ә бит гади колхозчылар Миңнехәят һәм Габдрахман Әхмәтовлар гаиләсендә баш бала булып туган кызга тормыш юлында зур михнәтләр күрергә туры килә. Гомер юлы матур гына башлана. Күрше Югары Бишенде авылында җидееллык мәктәп тәмамлаган Оркыя алдында киң мөмкинлекләр ачыла кебек. Әмма сугыш башлана, тәүге көннәрдә үк әтисен фронтка алалар. 1942 елда исә аның үле хәбәре килә. Сигез балалы гаиләдә әнисенә төп терәк иң өлкәне Оркыя була. Хезмәт юлын ул биредәге Габдулла Тукай исемендәге колхозда сарык караучы булып башлый, көтүен дә көтә, фермада да эшли. Булдыклылыгын, хезмәттә чаялыгын чамалап, аңа хәтта колхоз атларын карауны да йөкләтәләр. Баш бирмәс дуамал айгырларны да җигәргә өйрәтә ул.
Сугыш чорының авырлыклары үзәгенә үтә тылдагы хатын-кызларның. Бәлки, шуңадыр, Җиңү көне хәтеренә нык уелып калган Оркыя әбинең.
— Ахирәтләрем белән авылыбыз янәшәсендәге басуда эштә идек, — дип хәтерли ул. — Күрәбез – безгә табан ат атланган бригадирыбыз чабып килә, бик каты кычкыра үзе, ни әйткәнен һич төшенмибез. Ниһаять, килеп җитте, ә телендә бер генә сүз: “Туктады! Туктады!” Бераз тынычлангач, аңлатты — сугыш туктаган икән. Эшебезне ташлап, без дә авылга йөгердек, үзебез, бригадир абыйны кабатлап, “Туктады!” дип кычкырабыз. Авыл халкының бу кадәр сөенгәнен минем башка күргәнем булмады...
Сугыш барганда исә Оркыяның тормышында бер истәлекле вакыйга да булып ала. Фронттан каты яраланып, элекке колхоз рәисе Шәйдулла Фәхретдинов кайта. Сәламәтлеге бераз тернәкләнгәч, яугиргә янә җитәкче вазыйфасын тапшыралар. Бермәлне атлар абзарына да килеп чыга ул. Унсигезе дә тулмаган яшь кызның конюх булып эшләвенә бик аптырый, әлбәттә. Бу вазыйфага ир-егет билгеләнә, ә Оркыяны исә җиңелрәк эшкә куялар. Кешелекле колхоз рәисе белән соңрак туганлашачагы башына да килми аның бу чакта.
Эш шунда: 1947 елда Яңа Бишендедә яшь гаилә барлыкка килә — Оркыя Әхмәтова белән Гыйззетдин Фәхретдинов өйләнешәләр. Гыйззетдин — колхоз рәисе Шәйдулланың икетуганы. 1927 елгы булса да, яшьтәшләреннән аермалы, Гыйззетдинне сәламәтлеге торышы буенча сугышка да, хәрби хезмәткә дә алмыйлар.
Бу урында, үзенең ризалыгы белән, Оркыя әбинең бер серен ачарга мәҗбүрбез. Әйткәндәй, бу турыда Фәхретдиновлар гаиләсендә күптән һәммәсе хәбәрдар. Электән килгән гадәт буенча, күпчелек гаиләләрдә ирләр хатыннарыннан яше белән өлкәнрәк булучан. Табигать кануннарына да бәйле бу таләп. Ә менә Фәхретдиновлар гаиләсендә киресенчә килеп чыга. Менә шуңа да Оркыя кечкенә хәйләгә бара: яше бераз гына киметеп күрсәтелгән рәсми язмалар белән ризалаша, һәрхәлдә, туган елым дөрес күрсәтелмәгән, дип, ул чорда низаг куптармый.
Яшәештә гаҗәеп күп мисаллар яссылыгында исбатлануынча, яшь аермасының гаилә ныклыгына тәэсире юк дәрәҗәсендә икән. Оркыя һәм Гыйззетдин Фәхретдиновлар да, моны раслап, озын һәм бәхетле тормыш кичерә, биш балага гомер бүләк итәләр, гаилә коруларына 60 ел тулуны да балалары, оныклары белән берлектә зурлап үткәрәләр. Гыйззетдин ага 2008 елда 81 яшендә вафат була. Кызганычка каршы, аларның биш баласының хәзерге вакытта өчесе генә дөньялыкта. Икесе турында әйтелде, ә менә Флүргә Нижневартовскида яшәргә насыйп була.
Яшьтән эшчән һәм тырыш Оркыя әби туган авылында бүген ялгызы гомер кичерә. Күз-колак булырга кызы бар, әлбәттә. Картлыгы сиздерсә дә, тормышын үзе алып бара. Йорт-курасы ялт итеп тора, һәр тарафта — пөхтәлек һәм чисталык. Заманча яшәешкә ныклап җайлашып алган, ике телефоны бар, берьюлы икесеннән дә сөйләшергә өлгерә хәтта. Хәтеренә зарланмый, чөнки истәлекләр белән яши. Гомумән, заманча әбинең рухи ныклыгына, күңел байлыгына сокланмый мөмкин түгел. Бөтен аһ-зары шуннан гыйбарәт — гаиләләрендәге сигез туганыннан хәзерге көндә ул үзе генә исән. Ә бит алар миннән яшьрәк иде, әмма гомерләре кыскарак булды, дип уфтана әби.
Шул ук вакытта, аның үзенә күрә тормыш фәлсәфәсе дә барлыкка килгән. “Күрәчәген күрми — бәндә гүргә керми” әйтемен турыдан-туры үзенә карата да куллана. Мәсәлән, болар җәмәгате Гыйззетдин белән 1972 елда Ташкентка юлланалар, анда Гыйззетдиннең урыс баҗасы Саша яши. Нәкъ менә ул, җылы якта җиңел тормыш, мул акча вәгъдә итеп, элекке колхоз тимерчесен үз тирәсенә тартмакчы була. Ни хәл итәсең, ирдән узып булмый, Оркыя да сәфәргә ризалаша. Урамга ямь биреп торган йортны, мал тулы абзар-кураны калдырып, кул балаларын алып, Фәхретдиновлар Ташкентка чыгып китә. Ахыры шул: бер ел дигәндә тормышка ашмаган хыялларын калдырып, Яңа Бишендегә кайтып егылалар. Оркыя әбинең бу уңайдан фәлсәфәсе шул: бәхетленең бәхете туган ягында.
Ә хәзергә ул 90 яшьлек юбилеен көтеп яши. Юбилярның ризалыгын алып, балалары гаилә киңәшмәсендә истәлекле бу вакыйганы киләсе елның 28 декабрендә үткәрергә ният иткән. Оркыя әбинең сере үзе кебек үк озын гомерле, димәк.
Читайте нас: