+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 март 2015, 23:04

Һәр яңа көнгә шатланып яши алар

Юл фаҗигасендә күрү сәләтен югалткан Хатыйп Сираевка иҗат илһамы төнен килә.“Урал” мотоциклында барган хәзерләүләр конторасы директоры Хатыйп Сираевны көпә-көндез йөк машинасы бәрдереп китә. Үзәк район дәваханәсендә кулы тиресендә генә асылынып калган, 12 кабыргасы сынган, башы бик нык зыян күргән авыр хәлдәге ир-атны күп булса бер сәгать яшәр дип, коридорга гына салып куялар...

Хатыйп Мансур улы һәм Фирүзә Габделхак кызы Сираевларны район үзәге Иске Балтачта белмәгән кеше сирәктер, мөгаен. Тормыш сынауларын җиңеп, матди авырлыкларга баш имичә, өч ул үстереп, аларның барысына да югары белем биреп, бүген һәр туган яңа көнгә, алты оныгына шатланып яшәүче матур пар алар. Хатыйп абый шигырьләр иҗат итә, Фирүзә апаның тирән эчтәлекле язмалары район, республика гәзит­ләрендә дөнья күрә.
Хатыйп абый чыгышы белән Борай районыннан, 1942 елның октябрендә Яңа Кизгән авылында туган. Билгеле булуынча, Бөек Ватан сугышы чорында туган балаларга бик иртә олылар белән беррәттән эшкә җигелергә туры килгән. Хатыйпка яшьтәшләре белән мәктәп тәмамлау насыйп булмый. Алтынчы сыйныфта укыганда, колхоз эшендә авыр капчык күтәреп, умыртка баганасын имгәтә. Әмма инвалид булып өйдә утырырга җыенмый ул. Бераз савыккач, үсмер эшкә чыга, аны атлар карарга куялар. Мәктәптә укуын 18 яшендә генә дәвам итә, яңадан алтынчы сыйныфка бара. Ул сигезенчене тәмамлаганда, 1963 елда Балтачта авыл һөнәрчелек-техник училищесы ачыла. Шунда укырга килгән егет үзен гел яхшы яктан күрсәтә — комсомол оешмасын җитәкли, җәмәгать эшендә актив катнаша. Училищены гел “бишле” билгеләренә генә тәмамлап, Хатыйп киң профильле тракторчы-машинист һөнәре алып, Борай районының “Берлек” колхозына эшкә кайта.
— Районнан алты кеше укыдык. Барыбызны да өр-яңа МТЗ-50Л тракторларына утырттылар. Мондый олы ышанычка шатлыгыбызның чиге булмады, сменага икешәр, өчәр норма үти идек, — дип хәтерли ул чорларны Хатыйп ага.
Кышларын фермада сарык карый, бер үк вакытта кичке мәктәптә укып, урта белем ала. Зирәк егетне Кушманак авылына укытучы итеп җибә­рәләр. Монда ул рәсем, сызым, җыр, физкультура дәресләре алып бара. Авыл клубында, мәктәптә оештырылган бер генә чара да аның катнашлыгыннан башка үтми. Җырга-моңга әвәс, үзешчән сәнгатьтә катнашырга теләге булган егет баянда уйнарга өйрәнә.
Бервакыт баян сатып алырга ниятли. Ул Борай кибетендә булмый һәм Хатыйп Балтачка юллана.
— Кибет янында училище директоры Мәснәви Камалов белән очраштык. Кайда, ни белән шөгыльләнүемне сорашты да үзләренә эшкә чакырды. Шулай итеп, 1967 елның көзендә мин Балтачта һөнәргә өйрәтү мастеры вазыйфасында эш башладым һәм шушында төпләндем, — ди Хатыйп Мансур улы.
Училищеда ун ел эшләү дәверендә ул, дәресләр алып бару белән беррәттән коллективның иҗтимагый тормышының уртасында кайный, янә комсомол оешмасын җитәкли. Урак чорында аны бер төркем курсантлар җитәкчесе итеп Хәйбулла районына эшкә җибәрәләр. Егет һәрвакыт бе­лемгә омтылып яши. Шушы теләге аны Башкортстан дәүләт авыл ху­җалыгы институтына алып килә һәм ул зоотехник дипломы алып чыга. Яшь белгечне районның авыл ху­җалыгы идарәсенә хәзерләүләр буенча инспектор итеп тәгаенлиләр. Озакламый Ленин исемендәге колхозга партия секретаре итеп сайлана. Алты ел эшли ул монда. Районның көнкүреш хезмәте күрсәтү йортына тәҗрибәле җитәкче кирәк булгач, тагын Сираев кандидатурасына тукталалар. Җаваплы вазыйфаларда чыныгу алган коммунист монда да эшне тиз җайга сала. Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү планы үтәлә башлый. Яңа төр хезмәт күрсәтүләр ачу нияте белән эшләп йөргән директорны хәзерләүләр конторасы җитәкчесе итеп күчерәләр. Монда да җиң сызганып эшли башлаган Хатыйп Мансур улының киләчәккә уй-хыяллары юл-транспорт фаҗигасендә челпәрәмә килә. Юк, гел алга карап, авырлыкларга бирешмичә яшәргә күнеккән организм савыгырга көч таба. Әмма аның башы җәрәхәтләнүнең җитди­леген табиблар да аңлап җитмәгән, күрәсең. Авариядән соң бер атна үтүгә Хатыйп абыйның күзләре бер нәрсәне ике итеп күрә башлый. Төрлечә тикшереп караганнан соң күзләргә зыян килмәгән дип табалар. Чынбарлыкта исә хәл бөтенләй мөшкел була — авариядә күз нервлары кысылган. Инде тәмам сукыраю хәленә җиткән Хатыйп Уфага республика күз дәва­ханәсенә мөрәҗәгать итә. Андагы табиблар аңлатуынча, күзне берничә кат бинт белән бәйләп куясы һәм акрынлап кына яктылык бирергә кирәк булган. Шушы хата аны гомерлеккә сукыр калдыра.
45 яшьлек ир узаманы бу хәлне бик авыр кичерә. Ихтыяр көче булмаган башка берәүләр күңел төшенкелегенә бирелер, эчкечелеккә сабышыр иде. Авыр хәлне җиңеп чыгарга аңа хәләле Фирүзә һәм балалары ярдәм итә. Үзе дә көчле рухлы кеше ул. Өч улын олы тормыш юлына чыгаруда җаваплылык тоюы аңа яшәү көче бирә. Илдә барган олы үзгәрешләр чорында матди яктан авыр хәлдә калган гаиләдә үскән тырыш, эшчән егетләр ата-анасы йөзенә кызыллык китерми — өчесе дә югары белем алып, туган якларына эшкә кайта. Күпләп мал асрап, бакчада яшелчә-җимеш үстереп яшәргә тырыша алар, олы эшләрне уллары ярдәме белән күмәкләп башкаралар. Киләчәккә ышанычын югалтмаган Хатыйп ага һәм Фирүзә ханым үзләренә терәк булырлык, илгә игелекле кешеләр тәрбияләгәннәр, аларның һәркайсы үз урынын тапкан.
Алмаз районның май заводында практика үткәндә, предприятие җитәкчесе егеткә Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап стена гәзите чыгаруны йөкләтә. Әтисеннән әниләргә багышланган шигырьне искә төшерүен сорый. Улының үтенече ата кеше күңеленә тирән үтеп керә, күрәсең. Хатыйп абый төн буе уйланып ята, иртәнге дүрттә Фирүзә апаны уята һәм “Рәхмәт әнкәй” дигән беренче шигыре кәгазь битенә ята. Хәзер ул көйгә салынган, Башкортстанның атказанган артисткасы Лилия Биктимирова башкаруында матур җыр булып яңгырый.
Шушы көннән алып Фирүзә апаның тыныч йокысы бетә. Күңеленә шигъри юллар килгән Хатыйп абый аны төн уртасында да уята. Хатыйп Сираев — хәзер ике китап авторы. Аның “Утлы еллар аша” һәм “Парлы чишмә” дип аталган җыентыклары шигырь яратучыларны әсир итәргә өлгергән.
Фирүзә апа Балтач районының Мишәр авылында колхозчылар гаи­ләсендә туып-үскән. Туган авылында — башлангыч, Тутагачта — сигезьеллык һәм район үзәгендә урта мәктәпне тәмамлый. Гәзиткә языша башлавы Фирүзә апаның хәтерендә гомерлеккә уелып калган. 1961 елда бишенче сыйныфта укыганда була ул хәл. Мәктәптә герой пионерларга багышланган җыен үткәрәләр. Укытучылары шушы чара турында “Башкортостан пионеры” гәзитенә мәкалә язарга куша һәм иң матурын сайлап гәзиткә җибәрә. Фирүзәнең беренче иҗат җимеше була ул. Язма гәзиттә басылып чыккач, мәктәп директоры аны барлык укучылар һәм укытучылар алдында линейкада укый, кызга рәхмәт әйтеп, киләчәктә дә язудан туктамаска куша. Фирүзә апаның әлегә кадәр гәзитләр белән хезмәттәшлектән туктаганы юк.
— Отряд советы рәисе идем. Мәктәптә үткән чаралар, соңрак авылыбыз турында гел язып тордым. Район гәзитендә безне баштарак — яшь, аннары авыл хәбәрчеләре итеп, даими өйрәтеп килделәр, үзара очрашып, тәҗрибә уртаклашу мөмкин­леге бирделәр, — дип искә ала Фирүзә апа.
Әтисе — сугыш инвалиды, әнисе колхозда эшләгән кызның югары уку йортында көндезге бүлектә уку мөмкинлеге булмый. Ул Бөре педагогия институтының физика-математика факультетын читтән торып тәмамлый. Икенче курста укыганда Хатыйп абый белән матур гаилә коралар. Мәктәптә 17 ел хезмәт салган Фирүзә Габделхәй кызын район социаль бүлегенә күчерәләр, хаклы ялга шуннан китә.
Әниләренең язышу сәләте балаларына да күчкән. Кече уллары Илнур Башкортстан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмам­лаган. Әлеге вакытта район хаки­миятенең мәгълүмат-аналитика бү­леген җитәкләүче уллары Айдар җибәргән хәбәрләр дә республика гәзитләре битләрендә даими чыгып бара.
Читайте нас: