+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
17 март 2015, 21:29

Бәхетлеләрнең берсе...

Үзешчән композитор Фларит Сәйфетдиновның җырлары ямьле иртәдә туа.

Бер бәйрәмнән соң бераз башы авыртып яткан ирен Зөлфия ханым болай уята:
— Тор, әнә дустың килгән, ихатада, аның да башы авырта шикелле...
Гадәттәгечә, бер чынаяк каһвә тотып, ишек алдына чыга да Фларит, багана башында тукылдап утырган тукранга карап, мондый юллар язып ташлый:

Ихатамда баганада
Тукран утыра,
Булдың тукран тәүбәсе, дип,
Хатын котыра.
Асыл кошлар күпләр алар,
Синдәйләр сирәк.
Киләсең дә тукылдыйсың,
Миннән ни кирәк?
Бир вәгъдәңне, асыл кошым,
Ташлап китмәскә.
Мин дә әйтәм тәүбәләрне
Кабат эчмәскә.


Ташлап китми инде аны “асыл кошы” — Зөлфиясе, чөнки ярата. Шундый үзенчәлекле кешене ничек яратмыйсың ди инде? Юк, билгеле шагыйрь дә түгел ул, композиторлар мәктәбендә дә укымаган. Белеме буенча — шофер. Шуңа карамастан, аның күп кенә җырларын бүген чын сәхнә йолдызлары башкара.
Аны мәктәптә укыганда ук, дәрес тыңлау урынына, җыр язып утырган, диләр. Балачагын, үсмер елларын берчә көлеп, берчә моңсуланып искә ала үзе. Күпбалалы гаиләдә үсә ул. Ун бертуганның бүген җидесе исән.
Бик бәләкәй чагындагы бер вакыйганы оныта алмый Фларит. Бервакыт тышка чыкса, ихаталарында 20-23 яшьләр тирәсендәге кыз елап утыра. Соңыннан бу хәлне өлкән­нәргә сөйли. Кызның төс-кыяфәтен тасвирлап биргәч, барысы да: “Бу бит син туганчы үлгән Резеда апаңа охшаган, аңа әле нәкъ шул яшьләр тирәсе булыр иде”, — диләр...
Балалык елларын артта калдырып, Фларит Сәйфетдинов сигезенче сыйныфтан соң Чакмагышта тракторчыга укып чыга. Унҗиде яшендә “Беларус” тракторын “йөгәнли”. Соңрак Октябрьский шәһәрендә автомәктәп тәмамлый. Бүздәктә “Сельхозтехника” оешмасында шофер булып эшли башлый, унсигез яше тулгач, армиягә алына. 1980 елның көзе була бу. Калуга шә­һәрендә ике ел хезмәт итеп кайткач, шул ук оешмада эшен дәвам итә. 1983 елның салкын гыйнвар көне егет күңелендә мәңге онытылмаслык булып истә кала. Дусты белән Кәпәй-Кобау авылына клубка баралар. Коңгырт күзле, кара чәчле бер чибәр кыз әсир итә бит егет күңелен. “Миллион алых роз” җырына аны биюгә чакырырга батырчылык итә Фларит. Шул көннән соң яшьләр очрашып йөри башлый. Бу чибәр кыз — педагогия институтына конкурстан үтә алмыйча, вакытлыча гына Октябрьскийдагы аяк киемнәре фабрикасында эшләп йөргән Зөлфия була. Авылда калмас өчен җәен Себер якларына юлланырга ниятләгән була ул. Тик кызның планнарын Фларит тамырдан үзгәртә. Бер кичне ул, һәр­вакыт­тагыча, “ЗИЛ” машинасында Зөл­фияләрнең капка төбенә килеп туктый. Егетне костюмда күреп бераз гаҗәпләнсә дә, моңа әллә ни әһәмият бирми кыз. Сөйләшеп утыралар. Шулвакыт кемдер Фларитны ашыгыч рәвештә Бүздәккә әнкәсе чакыртуын килеп әйтә. “Әйдә, кайтып килик әле, — ди егет. — Соңыннан китереп куям”. Кайтсалар, машинадан төшүгә егетнең әнкәсе Зөлфиянең аягын мендәргә дә бастыра. Башта шок хәлендә кала кыз, соңыннан тарткалаша башлый. Тик аның ай-ваена карамыйча, төнгелеккә икесен өйдә бикләп чыгып китәләр. “Төн буе сугышып чыктык”, — дип көлеп искә ала бүген Зөлфия ханым. Иртән кызның әти-әнисен никахка чакырырга кеше җибәрәләр. Зөлфия алты балалы гаиләдә дүртенче сабый булып дөньяга килгән. Әти-әнисе авыл тормышында кайнап яшәгән кеше­ләр. Никахка дәшәргә килгән көнне нәкъ көтү чираты җиткән була. Әнкәсе каз куып кайтып килгәндә капка төбендә торган милиция машинасын күреп (никахка дәшүчеләр нәкъ шундый машина белән килгән була), хафага кала, “сәмәй куганымны белгәннәр!” дигән уй йөгерә. Соңрак хәлне аңлаган әткәсенең бөтенләй ачуы чыга — кызу эш вакытында нинди көтелмәгән кияүгә чыгу! Күпме ачулары килсә дә, әлбәттә, ата-ана хәер-фатыйхасын бирә. “Чыктың икән, яшисең”, диләр.
Һәм алар яши дә. Бер-берсен яратып. Баһадирдай өч малайга гомер бүләк итәләр. Әлбәттә, сынаулар аша үтәргә дә туры килә, үзләренең төпле нигезләрен булдырганчы да язмыш аларны төрле җирләрдә йөртә. Казахстан, Чиләбе якларында да яшәп алалар.
Бүген Сәйфетдиновлар Бүздәктә үз йортында, җитеш, матур тормышта яши. Уллары Илшат, Денис, Илгиз — барысы да Себер якларында гомер кичерә, гаиләлеләр. Алар ялга кайтканда Фларит белән Зөлфия оныклар сөеп сөенә. Зөлфия ханым менә инде егерме елга якын сәүдә системасында эшли, шәхси эшкуар, Фларит әфәнде үз һөнәренә тугры калган — руль артында. Җырлар язуын да дәвам итә ул. Күңелендә туган көйләрне гармунда уйнап башкара. Күп җырларның сүзләрен дә үзе яза. Сәйфет­диновлар Бүздәкнең бик матур, тыныч җирендә яши, җырларны да Фларит абзый ишек алдына бер бокал каһвәсен тотып чыгып утырып, сандугачлар моңын тыңлап, кызарып күтәрелеп килгән кояш нурлары астында иҗат итә. Беренчеләрдән булып аның иҗатын халыкка билгеле җырчы Ришат Галиханов чыгара. Аларның танышу­ларының да үз тарихы бар.
Егерме еллап элек Зөлфия белән Фларит Нәфисә һәм Ризван Хә­кимовлар концертына бара. Зөл­фиянең туган көне. Фларит хаты­нының туган көненә җыр багышлауны сорый. Озын буйлы, яшь кенә чибәр егет “Сибелә чәчем”не җырлап җибәр­мәсенме?!
— Ришатны беренче күрүдән үк ошатты Зөлфия. “Их, шушы артист белән таныш булсак, мин аны ашка дәшәр идем”, диде, — дип сөйли Фларит Гарәфетдин улы. — “Шушы матур тавышлы егет минем җыр­лар­ны җырласын иде”, дип уйлап куйдым.
Ә моннан дүрт-биш ел элек Сәйфетдиновлар йортына, үзеш­чән талантлы композитор турында ишетеп, Ришат Галихановның продюсеры Филүс Гәрәев килеп керә һәм бер-ике өр-яңа җырны алып та китә.

“Исәнмесез!” дип башлыймын,
дуслар, җырымны,
Сагынып-зарыгып кайткач
туган җиремне.
Ничек җырламый түзим соң
күңелем тулганда,
Дус-ишләрем, туганнарым янда
булганда...


Җиренә җиткереп башкарылган матур җыр халык күңеленә тиз үтеп керә. Бүген инде Фларитның да, Зөлфия­нең дә хыялы тормышка ашкан — Ришат белән иҗади хезмәттәшлек итәләр, артист гаилә дустына әй­ләнгән.
Фларит абыйның бер җырында мондый юллар бар:
Бүген бәхетлеләрнең
берсе мин,
Янәшәмдә дуслар, туганнар.
Кочагымда яши сөйгән ярым,
Йөрәгемдә — газиз булганнар.
Чынлап та, бәхет ул якынна­рың­ның янәшәңдә булып, сине аңлап, сөен­дереп яшәве түгелме соң? Ә бәлки ямьле иртәдә кояш нурларына кү­мелеп, сандугачлар моңын тыңлап, өр-яңа җыр иҗат итүдер? Ничек кенә булмасын, Фларит Сәйфет­динов бу серне белә...
Читайте нас: