+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
24 март 2015, 23:39

Уфага — тимер тәгәрмәчле тракторда!

Әлеге бурычны намус белән башкарып чыккан картәнием ач бүреләр һөҗүменнән дә исән-имин котыла алган.Стәрлебаш якларында юллар урыны белән бик үк шәптән түгел. Өлкәннәр өчен бигрәк тә. Күптән түгел картәниемне туган авылы Турмайга алып кайттым. Олы кешегә ни булмас, юл буе борчылып бардым. Ә бит киләсе елда аңа 90 яшь тула. Һәр 10-15 минут саен хәлен сораша башлагач, картәнием түзмәде:— Әй, оныккаем-улыкаем, юкка борчылма. Синең “текә” машинаңда җылы да, иркен дә. Селкетәдер дип тә хафаланма, һичбер уңайсызлык та кичермим. Сөйләгәнем юктыр әле, сугыш елларында мин бит трактор белән Уфага барган кеше. Безнең МТСтан тракторны башкалага китерергә кирәк иде. “ХТЗ” тракторы иде ул. Кабинасы да юк. Тимер тәгәрмәчле. Амортизатор дигәннәре бөтенләй юк. Менә шул Уфага барганда гомер буена җитәрлек итеп селкетте ул техника...

Ул әкрен генә үткәннәрен сөйли. Ә мин аны тыңлаган саен күңелдә ниндидер горурлык хисләре арта төсле. Хатын-кызлар җилкәсенә аз төшмәде шул сугыш газаплары. Ә аның тракторны “иярләп” ике йөз чакрымнан артык ераклыктагы Уфага кадәр баруы үзе бер батырлык бит! Күз тимәсен, гомере гасырга якынлашкан картәниемнең яшәү дәрте сүнмәгән, һаман да егәрле, аек акыллы һәм бераз шаянрак та.
Бөек Ватан сугышы башланганда картәнием Мәүҗидә Нәдершинага (ул чакта Мөхәммәтҗанова) нибары 15 яшь кенә була. Әтисен хезмәт армиясенә алалар, ә үзен — сигезенче сыйныфны гына тәмамлаган кызны — урындагы колхозда тагылма җайланмада эшләүче (прицепщик) итеп куялар. Җитез, өлгер кызны тиз күреп калалар. Аның авыр эшләрне ир-егетләр белән бердәй башкаруы да сокландыра. Нәкъ шул вакытта район МТСында тракторчылар курсына укырга җибәрү өчен яшьләр кирәк була. Үсмер кыз Мәүҗидә үзе теләп, яшьлек ялкыны белән укырга китә. Һөнәри белем алгач, картәниемә биш ел дәвамында тимер тәгәрмәчле “ХТЗ” тракторында эшләргә туры килә. Нәкъ җырдагыча: үзе сөрә, үзе чәчә һәм уңышны җыеп ала. Тракторчы хатын-кызлар бригадасын авылда яратып “таң кошлары” дип йөрткәннәр. Беренче тракторларны бүгенгесе белән чагыштырып булмый, әлбәттә. Майга баткан өс киемнәрендәге, куллары сөялләнеп беткән үсмер кызлар шул рәвешле, яшьлектәге матурлыкларын читкә куеп, ил куәте, фронт өчен көчләрен дә, гомерләрен дә кызганмый. Керосин белән кул юганнар, аннары туфрак белән уып кулларын чистартканнар... Сер түгел, яшь тракторчыларның төне буе җир сөреп, кайтырга хәле калмыйча буразнада йоклаган вакытлары да аз булмаган. Күз алдына китерүе дә авыр: тракторчы кызларның берсе фонарь тотып буразнадан барган, ә икенчесе шул ут яктысында техника белән ияргән.
— Яшь кешенең, бигрәк тә үсмер кызларның ул кадәр көче дә булмагандыр инде, — дип хәтерли картәни. — Еш кына тракторны кабыза алмыйча җәфалана идек. Ул вакытта стартерлар куелмый иде әле. Эшне намус белән башкарырга кирәк, сөрүнең сыйфаты түбән икән, басуга икенче кабат сөрергә кертәләр. Тракторның үз уты да гел булмый. Шуңа да фонарьны үзебез сатып ала идек. МТСка берничә чакрым җәяүләп барырга кирәк. Капчыкларга сафтан чыккан техника детален салабыз да юлга чыгабыз. Көндәлек сөрү нормасын да үтәргә кирәк. Анысы 2-3 гектардан ким булмаска тиеш. Әмма яшьлек үзенекен итә инде ул. Ял итеп алу өчен бик азга гына өйләребезгә кайтып килергә рөхсәт бирелә иде. Арысак та җырлашабыз, кичләрен күңел ачкан яшьләр янына барып килергә дә җай чыгара идек.
Ә гомерләре яшәү белән үлем арасында калган чаклар онытыламы соң? Беренче язны, кыр эшләренең нәкъ кызган мәлендә картәнием радиатордан бәреп чыккан кайнар суга пешә.Кызган тракторга суны буразнадан чыкмый гына салырга уйлаган. Метр ярым буйлы кыз башкара торган эшме соң инде ул?! Тәннәре пешсә дә, тракторчыга өйгә кайтып озак вакыт ятарга туры килми. Чөнки бер тракторның эшләми торуы да тоташ чәчү графигын өзәргә мөмкин. Әлбәттә, тылда картәнием кебек сәламәтлеге белән исәпләшмичә илне, фронтны икмәк белән тәэмин итү өчен көчен салган тракторчы хатын-кызлар меңнәр белән исәпләнә. Алар илгә Җиңү көнен якынайтуда тылда зур батырлык күрсәтте.
Сугыш елларында авылда ач бүреләр дә ишәя. Аларның кешеләргә һөҗүм итү очраклары арта. Шулай бер язны картәнием Барановка утарына якын басуга төнге сменага эшкә чыга. Ниндидер сәбәп белән прицепщик эшкә килә алмый. Ансыз эшкә тотынып булмый. Картәни, кеше эзләп, урман аша гына узган кыска юл белән авылга йөгерә. Көтмәгәндә каршысына ач бүреләр килеп чыга. Әмма үсмер кыз югалып калмый. Бар көчен җыя да кирегә — тракторы янына йөгерә. Бәхеткә, тракторның янып торган утлары арттан куып килгән бүреләрне кире борылып китәргә мәҗбүр итә.
Авыр чорлар булса да, ул вакытта да МТСлар үзара ярышкан булган. Өч станция арасындагы бәйгедә Мәүҗидә Мөхәммәтҗанова берничә тапкыр җиңүче дә була.
— Иң кыйммәтле премия минем өчен кышкы пальто булды, — ди картәнием.— Аңа кадәр җиңгән өчен бүләккә сарык та, акча да биргәннәре булды. Үсмер кыз бала өчен яңа пальтолык премия алу шундый зур бәхет, мәртәбә иде, әле дә хәтеремдә ул мизгелләр.
1946 елда сугыш юлы үтеп, җиңүче солдат исеме белән авылга танкист Дарис Нәдершин кайта. Бер күрүдә үк аның күзе авылдагы иң чибәр һәм булдыклы кыз Мәүҗидәгә төшә. Матур итеп туй үткәрәләр. Кияүгә чыгып тормыш коргач картәниемнең тракторчылык эшчәнлегенә нокта куела. Техникада эшләү хатын-кыз шөгыле түгел, ди аңа картәтием.
Тормышны бөтен җаны белән яратучы картәнием бүген дә бирешми. Бер “йомшак ягы” бар — туган авылын сагына. Гомер кичергән, яшьлек елларын үткәргән, авыр сугыш елларында чыныгу алган авыл җирен онытып буламы соң инде?! Сиксәненче елларда картәтием вафат булганнан соң, картәнине балалары Стәрлетамакка үзләре янына алып китте. Әле дә авыл яңалыклары белән хәбәрдар. Әмма өлкән яшьтәге кешене газиз җире — Турмай авылының киләчәге нык борчый.
— Колхозны күптән тараттылар. Басуларның күбесендә иген үстерелми, чүп баскан. 70 ел элек бәләкәй генә өч трактор белән без әлеге басуларның ызанына кадәр терәтеп эшкәртә, сөрә идек. Бүгенге техниканы күреп хәйран калам, ә басулар буш тора. Әллә илгә икмәк кирәкми микән? — дип борчылуы аның әллә үткәннәрне сагынуы, әллә кешеләрнең җир язмышына битарафлыгын күреп үр­сәләнүе? Ни дисәң дә, дөньясы шулай.

Алмаз Галимов
Читайте нас: