Ә менә ул — чуак күктә хасыйл булган иң беренче кара болыт... Өлкәннәр йөгерешә, әнисе ап-ак булып сузылып төшкән, әтисе кул сырты белән күз яшьләрен сыпырып ала да, бертуктаусыз кереп-чыгып йөргән абыйлар белән сөйләшә. Марат суга баткан! Аның үле гәүдәсен алып кайтып, табутка салып алып чыгып киткән көннән башлап алар өендә кояш сүнгән кебек булды.
Ә беркөнне ул янә кабынды! Әнисе аңа тагын бер энекәш алып кайтты, аңа да Марат дип исем куштылар. Әминә аның яныннан да китмәде, курчакларын, дус кызларын онытты — бу энесен инде ул күздән ычкындырмаячак, әнисенә һәрчак ярдәмләшәчәк!
Әнисе?! Нигәдер инде берничә көн өйдә юк ул. Әтисеннән сораса, анысы йөзен читкә бора. Соңыннан билгеле булды — әнисе язмышын башка кеше белән бәйләгән. Менә ул, кара болытлар... Хәзер инде алар берәм-сәрәм генә түгел, күкне каплап китте, ахрысы...
И тырышты Әминә аларны куып җибәрергә, и тырышты... Өйгә үги әни килгәч, аңа ярарга, укырга, кирәкле һөнәр сайларга, үз көнен үзе күрергә тырышты. Үз әнисен үлеп сагынган чакларында яшен күрсәтмәскә, энесенә җил-яңгыр тидермәскә, әтисенең китек күңелендәге тишек-тошыкларны ямарга...
Әмма тормыш бик авыр иде шул. Ата-анадан бер генә ярдәм дә булмагач, һөнәр алып эшли башлагач та, очын очка ялгап булмады. Ниндидер бер кискен борылыш кирәк иде аңа. Һәм ул тәвәккәлләде! Бер көнне җыенды да Үзбәкстанга чыгып китте. “Ичмасам, кышкы кием аласы булмас!” — дип юатты ул озатырга килгән туганнарын.
Ул елларда күпләр бәхетен тапкан җылы як аны үги итмәде. Җирле халык төс-башы белән үзләренә охшап торган татар кызын тиз арада үз итте. Тиздән араларыннан берсе аңа үлеп гашыйк булуын белдерде.
Нурали — затлы нәселдә туып-үскән, Ташкентта югары белем алган, югары вазыйфалы ир уртасы кеше. Дулкынланып торган чәчләре, чем-кара бәрхеттәй күзләре, тыйнаклыгы, инсафлылыгы... Аңа гашыйк булмаска мөмкин түгел! Эреде Әминәнең күңелендәге бозлар, алай гына түгел, ташкын булып, ярсып акты алар. Гомер буе беркемнән дә күрмәгән күңел җылысы, наз, кайгыртучанлыкка каршы тора алмады...
Әминә Нуралиена бер түгел, өч ул бүләк итте! Шул арада Уфага кайтып-китеп университетта тарихчы һөнәренә ия булды. Үлеп сагына иде ул туган ягын. Елына ике тапкыр сессиягә кайту аның өчен олы бәхет булды. Әле балага узган, әле нәни балалы булса да, барлык имтиханнарны вакытында тапшырып, чәмләнеп укыды. Туганнары янына авылга кайткан чакларында тау башына менеп, чалкан ятып, күктәге болытларны күзәтергә ярата иде ул. Яшәгән җирендә күктә бик сирәк күренә шул алар! Мондагы кебек күпереп торган, төрле сурәтләргә кергән сихри болытлар юк анда. Тик теге ямьсез, карасы гына килеп чыкмасын...
Үзе бала баккач, әнисен күрү теләге көчәйде Әминәнең. Ул аны эзләп тапты, янына барды. Хәле шәптән түгел иде хатынның. Балалары бәхетенә бәрабәр иткән “сөйгән” кешесе күрмәгәнен күрсәткән! Кызы аны кызганып, һәр яктан ярдәм итеп китә торган булды. Ә бер кайтуында әнисен бик начар хәлдә күрде ул — аны ире кайнар суга пешергән, тән яралары череп ага башлаган иде. Әминә аны бала кебек тәрбияләде, газапларын җиңеләйтүгә бар көчен салды.
Шулай гомер үтә торды. Туксанынчы еллар зилзиләсенә эләккән Нурали вазыйфасыз калган, дөньялар буталып, чит ил гражданына әйләнгән, әти-әнисен бер-бер артлы җир куенына салган чаклары үзәген өзде Әминәнең. Тормыш күгендә болытлар куерып, яшен камчысын шартлатырга әзерләнгән вакытлар булды... Әмма ул болытларны күңеленә үткәрмәде — анда кайчан да чалт-аяз, кояшлы көн! Бианасына игелекле килен, шәһәрдә хөрмәт казанган мөгаллимә дә әле ул.
Бәгырь кисәге — Нуралие яше җитмешкә җитеп, якты дөнья белән хушлашты. Бүген, хәләл ярын югалткач, ялгызлык ачысыннан йөрәге телгәләнгән чакларда улларына бага ана — менә аның тормышта алган барлык “рәхмәт”ләренең татлы җимешләре! Искәндәр, Солтан, Газиз. Олысы үзе белән, кечеләре, ничек кенә авыр булмасын, Русиядә югары белем алу юлын сайлый. Бер үк вакытта эшләп тә йөри үзләре! Базда үскән бәрәңге сабагы кебек кайбер егетләрдән аермалы буларак, болар, әниләренең туган иле булса да, үзләренә бөтенләй бер чит якта эшен дә таба, ашын да, дигәндәй.
Ә Әминә еш кына күккә бага. Юкмы икән анда теге явыз кара болыт? Күренмәсен, якын йөрмәсен ул! “Чү, Әминә, елама, туп батмый ул елгада...”