Мәсәлән, педиатрлар ютәл белән җәфаланучы балаларга күптән инде коклюш диагнозы куймый, әмма мәктәпкәчә балалар учреждениесенә йөргән сабыйлар арасында бу авыруны эләктерүчеләр дә бар. Шулай ук, педикулез авыруын хәзерге балалар белми дә. Олылардан ишеткәннәре яки китаптан укыганнары булса гына. Сугыш вакытында һәм аннан соңгы елларда ачлы-туклы яшәгән хәлсез сабыйларның канын суырган бет — ул заманның афәте булып тарихта калды. Шуңа да Интернет челтәрендәге хәбәргә тап булгач, бик ышанасы да килмәде. Анда Хәйбулла районының Подольск авылындагы “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар арасында педикулез авыруы таралуы турында сүз бара. Ата-аналар шикаятен тикшерергә килгән прокуратура һәм “Роспотребнадзор” хезмәткәрләре мәктәпкәчә балалар учреждениесендә әлеге йогышлы авыру чыганагын ачыклый. Берничә баланың бетләгән булуын белсәләр дә, бакча җитәкчеләре бу хакта район дәваханәсенә хәбәр итми. Аларның битарафлыгы, карантин кертелмәү сәбәпле авыруны тагын 8 сабый йоктыра.
Бу хәлгә бәйле “Роспотребнадзор” әлеге учреждениенең эшен вакытлыча туктата. Моннан тыш, әлеге очрак буенча административ эш кузгатылган, дип хәбәр ителә язмада.
Бүгенге заманча шартларда балалар бакчасында сабыйларның күпләп бетләвенә күңел ышанып бетми, әлбәттә. Шуңа да әлеге хәбәрне ачыклау максатында “Кояшкай” балалар бакчасы мөдире Анна Новокшоновага шалтыраттык.
— Әйе, мондый хәл булды, тик балалар күпләп чирләмәде. Бер гаиләдән — өч, икенчесеннән ике бала авыруны бер-берсеннән йоктырган иде. Декабрьдә һәм февральдә педикулезны үз көчебез белән җиңдек. Бакчага йөрүче бер баланың әнисе шикаять язгач, тикшерү килде. Суд карары буенча, безнең учреждениенең эше 10 марттан бер айга туктатылды. Барлык әйберләр, урын-җир кирәк-яраклары махсус эшкәртү өчен Зилаер районына озатылды, бина эчендә дезинфекция үткәрелде. Безнең бакчага 81 бала йөри, кинәт ябылгач, күпчелек ата-аналар борчуга калды. Эштәге кеше көнозынына баланың ялгызын өйдә калдыра алмый бит. Тиздән балалар бакчасы ачылыр дип өметләнәбез, — диде Анна Александровна.
— Сезнең балалар бакчасында медицина хезмәткәре бармы? — дип кызыксынам.
— Бар, бездә ул узган елның сентябреннән эшли башлады. Ләкин аның кечкенә балалар белән эшләү тәҗрибәсе юк, — ди бакча мөдире.
Әлеге балалар учреждениесенең җитәкчесе әйтүенчә, бөҗәкләр эләктергән балаларның ата-аналары белән генә аерым эш алып барылган, бу мәсьәлә ни өчендер ата-аналар җыелышында каралмаган.
Хәзер бетләп йөрү заманы булмаса да, дәүләт учреждениесендә нәниләрнең мондый хәлгә таруы куркыныч, әлбәттә. Ләкин кечкенә бала үзен чиста тота алмый, аның шәхси гигиенасы өчен ата-ана һәм бакчадагы тәрбиячеләр, андагы табиб җаваплы.
Медицина белгечләре әйтүенчә, санитария-гигиена шартлары һәм социаль хәле начар булган гаиләләрдә балаларның күмәкләп бетләвен очратырга була. Бу паразит бөҗәкләр баланың канын суыра, туктаусыз кашынган урыннар эренләп чыга. Авыру кычытудан, йокысызлыктан җәфалана, аппетиты югала. Иң куркынычы — бетләрнең бик тиз таралуы: һәр 3-8 көн саен бөҗәкләр туып кына тора.
Әлбәттә, хәзер даруханәләрдә бу паразит бөҗәкләргә каршы көрәшү чараларының төрлесе сатыла. Тик аларның хаклары авылдагы күпбалалы гаиләләр өчен түгел. Андый кыйммәтле дарулар элек бөтенләй булмаган, шулай да канэчкеч бетләрне юк итү өчен халык төрле чарасын уйлап тапкан. Мәсәлән, баштагы бетләрне бетерү өчен чәчкә сарымсак, мүк җиләге суты сөртеп тотканнар. Кәбестә суына бал кушып баш тиресенә сөрткәннәр. Сабыйның чәчен ромашка, андыз тамыры, тәмәке төнәтмәсе белән юганнар. Петрушка орлыгын кайнатып та, вазелинга кушып та мазь ясап кулланганнар. Халык медицинасында баланың чәчен каен себеркесе суы белән юганнан соң, вак тешле тарак белән тарарга киңәш ителә.
Сер түгел, сугыштан соңгы елларда яшәмәсәк тә, төрле хәлгә тарыган балалар турында хәбәрләр ишетелеп кенә тора. Барысы да сабыйлар сәламәтлеге өчен җаваплы булган өлкәннәр кулында. Балаларга шулкадәр битараф булмасак иде.
Хәзер бетләп йөрү заманы булмаса да, дәүләт учреждениесендә нәниләрнең мондый хәлгә таруы куркыныч, әлбәттә. Ләкин кечкенә бала үзен чиста тота алмый, аның шәхси гигиенасы өчен ата-ана һәм бакчадагы тәрбиячеләр, андагы табиб җаваплы.