— Балачактагы кебек: “Уйнарга чыгабызмы?” — дип шалтыратышып алабыз да, барлык эшне ташлап, тауга барабыз, энергия туплап кайтабыз, — дип көлә 66 яшьлек Фәлия апа.
Авыл янындагы тауда быел бер эшкуар батутлар белән шуа торган “тау” ачкан. Ял көннәрендә, кышкы каникулда ярты Яңавыл халкы тау шуарга шушында йөргән. Бик шәп булды әле, машиналар, кешеләр күп булгач, авыл ямьләнеп китте, ди таш-елгалылар.
Фәлия Бутакова Яңавылда яшәгән, бары тик пенсиягә чыккач кына, Таш-Елгада йорт юнәтеп, бирегә күченгән. Авылда яшәвенә менә инде ун ел була.
— Биредә табигать искиткеч матур, авылның уртасыннан диярлек елга ага, тирә-ягы — таулар, урманнар. Ә анда каен, җир, кура җиләкләре, гөмбә, балан ишелеп уңа. Мәтрүшкә җыярга халык шунда йөри. Яшәгән җиребез — оҗмах! — ди Фәлия ханым. Аз гына буш вакыты булдымы, үзе дә, савытын күтәреп, урманга чыгып китә икән. Рәхәтләнеп йөрим, кышкылыкка җиләген туңдырып куям, гөмбә тозлыйм. Тик соңгы вакытта кабан дуңгызлары артык күбәеп китте, шуңа ерак китәргә куркам, — ди ул.
— Фәлия ханымның тагын бер шөгыле — балык тоту. Яр буенда эшләпәле кем утыра дисәң, ул безнең Фәлиябез булып чыга, ди аның турында күршеләре. Суга кармакны ташлап, елга өстен күзәтүдән әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек табам, ди ул үзе.
Моннан тыш, Фәлия апаның “кышкы” шөгыле бар — чигү. Мендәр тышлары, күз явын алырлык картиналар — аның кул эшләре. Аеруча сокландырганы — догалардан юллар. Тип-тигез, матур итеп тезелгән гарәп хәрефләренә карап, берчә сокланасың, берчә гаҗәпләнәсең. Шушы кадәр матурлыкны тудыру өчен күпме тырышлык, түземлек, төгәллек, пөхтәлек кирәк!
— Әйе, боларын чигү чыннан да катлаулырак, әмма күңелгә шулкадәр рәхәтлек, канәгатьлек бирә, — ди ул. Күрше-тирәдә дә, Фәлия Мөхти кызыннан күреп, кулына чигү өлгеләре алганнар бар. Менә шулай тын авыл тормышына җан өреп җибәргән кешеләрнең берсенә әйләнгән ул.
— Бәйрәмнәрнең төссез үтүе эчне пошыра иде, соңгы вакытларда җыелышып бергәләп үткәрә башладык. 8 мартка безгә җыелдык, матур итеп җырлашып утырдык. Менә әле алдагы кич утыруга дип махсус җыр китабы алдым. Авыл халкы гомер-гомергә бергә яшәгән, дус-тату булып көн итәргә кирәк. Олыгаясың инде, тән картая, тик менә җан картаймасын, мин башкаларга да күңелләре белән яшь булып калуны телим, — ди Фәлия ханым.
Менә шулай үз тормышларын үзләре ямьләп, матур итеп яшәп ята Таш-Елга авылы халкы. Җиң сызганып эшли дә, ял итә дә белә алар. Фәлия апаның бакчасы тулы чәчәкләр, абзар тулы — кош-корт.
Авыллар бетә, дибез. Әйе, бүген авыл җирендә яшәве җиңел түгел. Әмма таш-елгалыларга карап, уңган, тырыш, эшсөяр, оста куллы халкы булганда авыллар яшәр, дигән өмет уяна.