— Мин поезд көтәм. Әле менә тамак ялгап алыйм, дип монда кергән идем. Әйдәгез, миңа кушылыгыз, — дип, юлга алган сый-хөрмәтен тәкъдим итте ул. Сүз артыннан сүз китте. Ханым (аның исеме Вера иде) Бөредән икән, әнисен җирләргә кайткан. Үзе гаиләсе белән Иркутск шәһәрендә яши.
— Әниебез үләр алдыннан мәрткә китте, — ди Вера. — Ул абыем тәрбиясендә иде. Хәле начарлангач, миңа хәбәр иттеләр. Әнием өч көн буе йоклады. Аның киеме көненә әллә ничә тапкыр манма су була, алмаштырып тордык. Өч көннән соң уянды, күзләрендә аңлатып бетерә алмаслык курку иде. Барлык көчен җыеп әйткән беренче сүзе: “Балакайларым, Ходай кушканча яшәгез!” булды. Соңыннан әниебез, миңа тәмугны күрсәттеләр, диде. Ул акылдан язмаган, барча нәрсәне дә ачык хәтерли, барыбызны да таный-белә иде.
— Аның сөйләвенчә, ул өч көн буена тәмугны, кешеләрнең никадәр интегүен күргән. Безнең сорауларга берничек тә җавап бирә, тасвирлап аңлата алмады, бу кадәрене аңлатып бетерерлек түгел, анда шулкадәр хәсрәт, сыкрау, интегү, дип калтыранырга тотына иде. Күзләрендә — курку. Туктаусыз Ходайга ялварды. Хәлен белергә кергән барлык күрше-күләнгә, таныш-белешләргә, туганнарга: “Гөнаһ җыймагыз, тәүбәгә килегез, кылган начарлыкларыгыз өчен Ходайдан гафу сорагыз, зинһар өчен Аллаһы Тәгалә кушканча яшәгез!” — дип кабатлады. Безгә дә мөмкин булган кадәр әлеге хәлне күбрәк кешеләргә сөйләргә, кисәтергә, дөрес яшәргә өндәргә кушты. Без үзебез урыс милләтеннән, христианнарбыз, әмма әнкәй кешеләрне дине буенча аермаска кушты, барыбыз да Ходай каршына киләбез, ә ул берәү генә, диде. Уянганнан соң өч көн яшәде дә мәңгелеккә китеп барды. Әйтерсең лә Ходай Тәгалә аны безнең күзләрне ачар өчен, безне тагы бер тапкыр кисәтер өчен өч көнгә булса да дөньялыкка кайтарып җибәргән.
Библияне электән дә укыган бар иде, әмма әнинең вафатыннан соң туганнар белән тагын бер кат укып чыктык, күп нәрсәләрне яңа төшендек. Сине күргәч тә нигәдер шушы хәлләрне сөйлисе, уртаклашасы килде, дип кат-кат аптырады Вера ханым. Ә инде минем редакциядә эшләгәнемне белгәч:
— Аңлашылды, әни үләр алдыннан тәмуг турында күбрәк кешегә җиткерүне үтенде бит, димәк, без юкка гына очрашмаганбыз. Сез бу турыда гәзиткә язсагыз, күп кешенең укып, тәүбәгә килүе, үз тормышына “ревизия” ясау, начар гадәтләрдән котылу мөмкинлеге булачак. Ходай Тагәлә безне төрлечә кисәтә бит, үзе кушканча яшәргә өнди, тик без генә моны аңлап җиткермибез, — диде ул.
Вера ханым белән ярты сәгатьлек аралашудан соң күптәнге танышлар кебек аерылыштык. Әйе, кешенең Җирдә яшәп китүен кунакка килеп китү белән чагыштыралар. Кунак булгач, тыйнак булырга кирәк иде дә бит, әмма кайберәүләр комсызлана, байлык артыннан куа, кеше гаиләләрен боза, эчкечелеккә сабыша, гомерләрне кыя. Аннары тотабыз да, тормыш катлаулы, яшәве бигрәк авыр, дип зарланабыз. Миңа калса, һәрбер әйберне ничек кулланырга инструкциясе булган кебек, Ходай Тәгалә дә безгә ничек яшәргә кирәклеген ап-ачык итеп язган. Коръәнне ешрак укысак, колак салсак, анда һәр сорауга җавап табып була. Тормыш катлаулы түгел, еш очракта без аны үзебез катлауландырабыз һәм аннан чыгу юлын таба алмый интегәбез. Галина әбекәй белән булган хәл кебек яшәешебездәге шушындый гаҗәп вакыйгалар юкка гына түгелдер бит. Алар безне уйландырсын һәм дөрес карарлар кабул итәргә ярдәм итсен иде.