Бикә Моталлап кызы гомер буе укытучы булып эшләгән. Тормыш иптәше турындагы истәлекләрне кадерләп саклый. Урыны оҗмахта булсын, хәзер үзе дә мәрхүмә инде.
Бикә белән Галянур Толбазы урта мәктәбендә бер сыйныфта укый. Галянур урта мәктәпне Мактау грамотасы белән тәмамлый. 1942 елда, чыгарылыш кичәсен дә көтмичә, мәктәптән туры диярлек фронтка китә...
Бикә Моталлап кызы белән орден таныклыклары, фронттагы батырлык өчен бирелгән грамоталарны карап утырган хәтердә. Әңгәмәдәшем, кулына “Кызыл Йолдыз” орденын алды да, тыела алмыйча күз яшьләренә буылды.
— Үләренә берничә көн калгач, Галянур орденнарын кулына алды да, махсус катнашма белән ялтыратырга булды. Тоныкланып киткәннәр бит, балаларым да күрсен әле минем бүләкләрне, ди. Күрәсең, Ходай биргән гомере аз калып барганын сизенгәндер. Бер ел буе үзен начар хис итте. Табиблар тәгаен генә диагноз куеп, чирен дә әйтә алмадылар. Вафатыннан соң гына районның баш табибы П. Конюхов, Галянурның йөрәк аортасында энә очы кадәр зурлыкта тимер ярчыгы булганын әйтте.
А чыклануынча, Зөбәеров солдатлары немецларның төп көчен үзләренә җәлеп итеп, дивизиягә башка юнәлештә хәрәкәт итәргә юл ачкан була. 200дән артык сугышчының нибары егермеләбе генә исән кала.
Шул “Кызыл Йолдыз” орденын чистартканда ул бу бүләкнең Советлар Союзы Герое исеме урынына бирелүен һәм ярый әле атып үтермәүләрен әйтте. Мин аның күзләрендә кемгәдер үпкә, нәрсәнедер югалту ачысын күрдем. Шундый чибәр, көчле һәм дәү гәүдәле иремнең болай төшенкелеккә бирелүе беренче тапкыр иде.
Канлы бәрелешләрнең берсендә аларның ротасын танклар белән көчәйтәләр. Орудие, пушкалар өстәлә һәм сугышчылар саны арттырылып, тар гына урында немецлар оборонасын өзү бурычы куела. Аннары дошман тылына 8-10 чакрым кереп, иң югары биеклекне яуларга һәм Совет сугышчыларының төп көчләре килгәнче аны сакларга приказ бирелә. Фронт чиген төнлә үтеп, күрсәтелгән биеклекне яулыйлар. Иртә белән дошман, аңына килеп, һөҗүмгә күтәрелә. Безнекеләр кулындагы биеклекне кабат алу өчен фашистлар зур көч җәлеп итә. Биеклекне сугышчылар 5-6 атаканы кире кагып, өч көн буе кулларыннан ычкындырмый. Танклар яна, орудиеләр сафтан чыга. Совет солдатлары приказны үтәү өчен батырларча сугыша. Рация аша ярдәм сорыйлар, катюшалардан ут ачуны үтенәләр. Штабтан бераз көтәргә кушалар, хәрби операциядәге һәр сугышчының орденга, ә командирның Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителүен хәбәр итәләр. Командир Зөбәеровка бу турыда әти-әнисенә хат җибәрүләрен дә әйтәләр. Тик камалыштагы сугышчыларга ярдәм генә һаман да сузыла. Бары ике көннән генә чигенергә боерык алына. Ачыклануынча, Зөбәеров солдатлары немецларның төп көчен үзләренә җәлеп итеп, дивизиягә башка юнәлештә хәрәкәт итәргә юл ачкан була. 200дән артык сугышчының нибары егермеләбе генә исән кала. Галянур Зөбәеров контузия ала. Аңына килгәч, аны дивизия командиры үзенә чакырта. Галянур әлеге хәрби операциядә бик аз кешенең генә исән калуын әйтә һәм комдивка пистолетын төбәп, сатлыкҗан буларак атып үтерәм, дип кычкыра. Шуның өчен Зөбәеровны коралсызландырып, кулга алалар һәм хәрби трибуналга тапшыралар.
Хәрби трибуналның хөкеме каты була. Дивизия командирын атып үтерү белән янаган өчен Зөбәеровны атарга хөкем итәләр. Суд әлеге карарны раслау өчен эшне армия командующиена тапшыра. Ул, соңыннан полк командиры сөйләвенә караганда, эш белән таныша да, “Бу дошман тылындагы биеклекне тоткан һәм Герой исеменә тәкъдим ителгән Зөбәеров түгелме?” — дип кызыксына. Нәкъ үзе, диләр аңа. Ә ни өчен атарга хөкем ителде? — дип сорый армия командующие. Комдивка үтерәм, дип янаган өчен, — диләр. Командующий шунда ук “үлем хөкеме”н юкка чыгара һәм Герой йолдызын “Кызыл Йолдыз” орденына алыштыру турында боерык һәм Зөбәеровка туган ягына кайтып килү өчен отпуск бирә.
— Галянур, әлбәттә, әти-әни йортына ашкынып кайта, — дип хатирәләрен яңарта Бикә Моталлап кызы. — Әтисе улын кочаклап ала да, Герой исеме бирелү уңаеннан командирыннан авылга килгән хатны күрсәтә. Анда хәтта бу турыда тиздән “Правда” гәзитендә указ булачагын да хәбәр иткән булалар. Әмма Галянур “Бернинди дә указ булмаячак, иң мөһиме — мин исән” дип тынычландыра. Шундый чая һәм берсүзле кеше иде Галянур. 19 елдан соң шушы каһәрле сугыш яралары сөекле иремне, газиз балаларымның әтисен мәңгелеккә алып китте.
Галянур Зөбәеров 1964 елда дөнья куя. Әлбәттә, ул вакытта фронтовиклар күп иде һәм аларга кадер-хөрмәт тә бүгенгедән азрак иде кебек. Бары тик 1965 елдан соң гына Бөек Җиңү көнен зурлап үткәрә башладылар. Зөбәеровлар аз, әмма бәхетле гомер кичерде. Алар өч ул һәм бер кызга гомер бирде. Кызганычка каршы, Айратлары гына кыска гомерле булды — 1982 елда якты дөньядан китте. Бикә Моталлап кызы хаклы, сугышта булган һәр яугирнең батырлыгы бар. Аларның берсен дә онытырга ярамый. Алар — безнең тарихыбыз, хәтеребез һәм баш иеп хөрмәтләүгә лаек геройларыбыз. Аларның һәркайсының батырлыгы бүгенге һәм килер буыннарны миллионнарча корбаннар исәбенә яуланган тыныч күгебезне күз карасы кебек сакларга чакыра кебек.
Бикә һәм Галянур Зөбәеровларның балалары да күптән лаеклы ялда. Фронтовикның оныклары да күбесе хәрби хезмәттә, зур вазыйфаларда эшли. Аларның һәммәсе дә, әтиләре, картәтиләренең данлы фамилиясенә тап төшерми. Һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгын тантана иткән көннәрдә алар сугышта гына түгел, тыныч тормышта герой, чын кеше булып калган кадерлеләре белән горурлана ала. Бикә Моталлап кызының да ул чакта, байтак еллар элек ире турындагы хатирәләрне яңартканда күз яшьләренә “төелүе” юксыну, сагынулар белән түгел, ә күбрәк үткәннәренә шатлану, сөеклесе белән горурлану һәм балаларының матур яшәешенә куану белән бәхетле булуын күрсәтә иде.
Саимә Әминева,
Авыргазы районының тарих һәм
туган якны өйрәнү музее директоры.