+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
29 апрель 2015, 22:00

Медаль сыныгыннан яшь тамды...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаганда аның 20, 25 еллыкларын үткәргән чаклар искә төшә. Ул вакытта авылда һәр икәүнең берсе орден-медальле яугир иде. Ә хәзер алар районда да санаулы гына калып бара. Аларның үзләрен күргән, яу хатирәләрен тыңлаган соңгы буын вәкилләре без. Шуңа да ул истәлекләр аеруча кадерле...

Кушнаренко районының Иске Тукмаклы авылы халкына сугыш башлану турында хәбәр килеп ирешкәч, картәтием Ислам Гыйләҗев, тимерче чүкечен куеп, кулына автомат ала. Аның туганы Сәми Гыйләҗев, картәниемнең энесе Сәйфетдин Саматов та сугышның беренче көннәреннән үк сафка баса. Картәтинең сеңлесе Зәгафрәннең ун яшьлек улы Зәки Шәрәев, әтисен юллап, фронтка китә, аны эзләп таба, “полк улы”на әйләнә.
Башка бик күп гаиләләр өлешенә төшкәнчә, бу ояны да туздыра сугыш. 1942 елның җәендә Сәми абзыйның хатыны Сәгурә апа, кул баласы Рифкатьне кочаклап, тол кала. Волхов сазлыкларында хәбәрсез югалган ирен ул гомеренең соңгы минутына кадәр көтә, кияүгә чыкмый, улын яхшы кеше итеп тәрбияләп үстерә.
Ислам картәтием Мәскәү янында барган каты сугышларда каты яралана, госпитальдә дәваланып чыккач, тагын да коточкычрак Сталинград явына юллана. Анда да яралана. Үлем белән көрәшкән бер көнендә аны кайнеше Сәйфетдин эзләп таба. Якын кешесен очрату шатлыгы, бәлки, көч өстәгәндер – ул тизрәк савыга башлый. Ярты ел госпитальдә дәваланганнан соң, аны хәрби хезмәткә яраксыз дип табалар һәм авылына кайтарып җибәрәләр. Тәне тулы мина ярчыклары булса да, ул кайткач та чүкечен кулына ала һәм картайганчы тимерлеген ташламый. Бер дә уфтанмыйча, тырышып дөнья көтә ул. Авыл тимерчесе Ислам белән колхозчы Тәгъзимәнең җиде баласы да югары белем ала.
Җизнәсен Сталинград госпитальләренең берсендә ярымүлек хәлендә күрсә дә, аны сау-сәламәт, күрештек дип, шатланып авылга хатлар язган кайнеше Сәйфетдин, яу кырында бер аягын калдырып, туган авылы Казармага әйләнеп кайта. Кайта да – эшкә тотына. Ул бер дә тиктормас, уңган, һәрвакыт күтәренке күңелле кеше иде. Пенсиягә чыгар вакыт җиткәч, ул, “Жизнәйдән калышып булмый инде!” дип, тимерче һөнәрен үзләштерә.
Зурәтиебез Мидхәт Ислам улы өчен сугыш Сталинградта башлана. Ул 1942 елның августында Көньяк-көнбатыш фронт составында беренче чыныгу ала. Үзе хәтерләве буенча, иң авыр алышлар Днепрны кичкәндә була. Һөҗүм итеп килүче гаскәрләр кул астында нәрсә бар, шуның ярдәмендә суга ташлана, бер бата, бер калка дигәндәй, каршы якка чыгалар. Ә анда немец автоматчылары көтеп тора! Бик зур югалтулар белән булса да совет солдатлары фашистларны чигенергә мәҗбүр итә. Шул яуда күрсәткән батырлыгы өчен Мидхәт абый медаль белән бүләкләнә. Соңрак ул Белград, Будапешт, Вена шәһәрләрен азат итүдә катнаша, ә Җиңү таңын Прагада каршылый.
Әмма туган якка кайту юллары урау була әле. Ул хезмәт иткән частьны Ерак Көнчыгышка озаталар. Эшелон Уфа аша үтә. Биредә поездның бер тәүлек туктап торачагын белгәч, Мидхәт туган авылы Иске Тукмаклыга кайтып килергә була. 60 чакрымны йөгерә-атлый җәяү уза. Кайтып керсә, өйдәгеләр шатлыкларына ышанмый тора! Әмма ике сәгатьтән соң янә юлга, тагын җәяү, тагын йөгерә-атлый...
Мидхәт абый исән-сау әйләнеп кайта, югары белем ала, Карача-Елга, Әсән авылларында мәктәптә хезмәт сала, Эчке эшләр министрлыгында эшли, паспорт өстәле начальнигы вазыйфасын башкара.
Балачакта без зурәтинең медальләрен тагып уйный идек. Бервакыт, тарткалаша торгач, “За взятие Вены” медале урталай сынып чыкты. Аның күзләренә яшь килде... “Борчылма, зурәти, үскәч, мин сиңа шундый ике медаль алып кайтып бирәм!” дигән идем, ул, башымнан сыйпап, “И, балакайлар, сезгә мондый бер генә медаль дә алырга язмасын инде!” диде. Ул вакытта үпкәләгәндәй иткән идем, аның ни әйтергә теләгәнен соңрак кына аңладым...

Ул хезмәт иткән частьны Ерак Көнчыгышка озаталар.
Эшелон Уфа аша үтә.
Биредә поездның бер тәүлек туктап торачагын белгәч, Мидхәт туган авылы Иске Тукмаклыга кайтып килергә була. 60 чакрымны йөгерә-атлый җәяү уза. Кайтып керсә, өйдәгеләр шатлыкларына ышанмый тора! Әмма ике сәгатьтән соң янә юлга, тагын җәяү, тагын йөгерә-атлый...

Марс Гыйләҗев.
Кушнаренко районы, Иске Камышлы авылы.
Читайте нас: