+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
6 Май 2015, 21:51

Сөн сандугачы

Ләйсән Әсмәндиярова һәр чараны матур бәйрәмгә әверелдерә.Тормыш кеше алдына төрле сынаулар куя. Каршылыкларга бирешмәгән, авырлыклар алдында сабырлык саклый белгән кешеләр сокландыра. Табигый талант дигәнең гомер буе озатып бара. Шаран районы Мичуринск авылы мәдәният йорты директоры Ләйсән Әсмәндиярованың язмышы да шулай була. Аның тынгысызлыгы, егәрлелеге күпләрдә соклану уята.

Ләйсән Туймазы районының Төмәнәк авылында Рәмилә белән Ринат Әсмәндияровлар гаиләсендә дөньяга килә. Зәңгәр күзле, теремек кыз кечкенәдән үткер, баскан җирендә ут чәчә торган була. Кечкенә кыз, урындыкка басып, өйдә туганнары, якыннары алдында, “Уфа юкәләре”н җырларга ярата.
Аңа җиде яшьләр булганда, гаилә Шаран районының Мичурин авылына, әтисенең туган ягына күченеп килә. Укырга төшкәч, моңлы тавышлы Ләйсән авыл клубы сәхнәсендә, мәктәптә, сабантуйларда даими чыгыш ясый. Уку алдынгысы, җәмәгать эшләрендә актив, комсомол кыз мәктәптән соң язмышын сәнгать белән бәйләр дип уйласалар, ул Түбән Кама шәһәренә пешекчелеккә укырга керә. Анда да бөтен чараларның уртасында кайный ул.
90нчы еллар катлаулы чор була. Әнисе ул вакытта районда көчле хуҗалыкларның берсе булган Мичурин совхозында пешекче булып эшли. Рәмилә ханым 25 ел һөнәренә тугры, бүген дә кызының терәге, киңәшчесе. Ләйсән совхозга практика үтәргә кайтса, һөнәре буенча эш юк. Аптырамый чая кыз: мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып эшкә урнаша. Дәрт-дәрманы, теләге ташып торган Ләйсән эшкә чума. Күп тә үтми, директор итеп билгелиләр үзен.
Тырыш ханым Стәрлетамак мәдәният техникумына читтән торып укырга керә. Аны тәмамлаган елда район буенча үткән бәйгедә иң яхшы мәдәният хезмәткәре дип таныла.
Художество җитәкчесе Венера Зөлпухарова белән “Энҗе” вокал-бию, “Девчата” ансамбльләренә нигез салалар, “Ералаш” театр түгәрәге оештыралар. Бирегә балалар, хатын-кызлар зур теләк белән йөри, район, республика, күләмендә узган конкурс-фестивальләрдә катнашып, призлы урыннар алалар. Һәр бәйрәмне, төрле мәдәни чараларны сандугачтай тавышы, моңлы җырлары белән Ләйсән Әсмәндиярова бизи.
— Безнең якта халык дәртле. Бәйрәм-туйда берәрсе көй көйләсә, яки өздереп басса, мәдәният йортында чыгыш ясарга тәкъдим итәм. Шулай талантлар ачам. Авылдашларыма канат куеп, илһамландырып, халык белән уртак тел табарга тырышам. Авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Владимир Корочкинга рәхмәтлемен, һәр башлангычны күтәреп ала, гел ярдәм итә, — ди Ләйсән Әсмәндиярова.
Мәдәният-ял итү учреждениеләре хезмәткәрләре арасында узган республика конкурсында “Ел директоры” номинациясендә һөнәри осталыгы өчен өченче урын ала Ләйсән Ринат кызы.
Сәләт бер-береңә күчә диләр. Җырлы-моңлы мохиттә тәрбияләнеп үскән улы Финат — оста биюче. Бәйрәмнәрне оештыруда әнисенең зур ярдәмчесе, техник чаралар белән оста эш итә, видеороликлар төшерү, сәхнә бизәү кебек мөһим эшләр аның кулында. Әнисе берчә шаяртып, берчә яратып “компьютер корты” ди аны. Гаиләдә Ләйсән ханымның энесе Альмирның да өлешен билгеләми мөмкин түгел.
Нәрсәгә тотынса, җиренә җиткерә Ләйсән. Халыкны җәлеп итә белә ул. Август аенда, әнисенең туган көнендә “Тәбикмәк бәйрәме” оештыра. Үзенең туган көнендә Рәмилә ханым бер мичкә телеңне йотарлык тәбикмәк пешермәсенме?! Чарада катнашучылар, күрше авыллардан килгән якташлары тәбикмәкләреннән авыз иткән. Мондый бәйрәмнәр, күркәм йолалар халыклар дуслыгын ныгыта, бердәмлеккә, татулыкка өнди.
Үткер сүзле, эшен яратучы, һөнәренә җаваплы караучы Ләйсән Әсмәндиярова өчен Мәдәният елы бик тә уңышлы булды. Район мәдәният хезмәткәрләре, хатын-кызлар хәрәкәтенең актив әгъзалары арасында узган “Мисс-женсовет” конкурсында җиңеп чыкты ул. Арытаба “Сөн сандугачы” төбәкара конкурсында Гран-прига лаек булды. Сөнбаш авылында “Тугыз кыз” чишмәсе буенда узган конкурста Ләйсән сихри тавышы белән тамашачыны әсир итә. Чишмә суы, елгага багышлап башкарылган җырларын, тамашачыдан бигрәк, әйтерсең, Сөн үзе якын итә, аңа иҗат итәргә илһам, яшәү көче бирә.
Читайте нас: