Туймазының урта һәм өлкән буын вәкилләре Фәнис Гариповны, районның ДОСААФ бүлеге җитәкчесе булудан тыш, элекке “Санфаянс” заводы директоры итеп белә. Көнкүреш кирәк-яраклары чыгаручы предприятие 90нчы еллар уртасында нәкъ менә аның тырышлыгы белән шәһәр сәнәгатендә лаеклы урын алып торды.
Ул 1946 елда Бөек Ватан сугышы ветераны гаиләсендә туган. Гафур сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, укуын Туймазы 1нче мәктәбендә дәвам итә. Хезмәт юлын районның “Сельхозтехника” берләшмәсендә шофер булып башлый. Армиядән кайткан запастагы офицерны ул чордагы КПССның шәһәр комитеты тәкъдиме буенча, ДОСААФның Туймазы район комитеты рәисе итеп сайлап куялар.
70нче еллар ДОСААФ оешмасы тарихында гаять зур күтәрелеш чоры буларак билгеләнә. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 25 еллыгы ил күләмендә зурлап бәйрәм ителә, бу үзе генә дә халыкның патриотик рухын күтәрүгә, әлеге юнәлештәге башлангычларга ныклы этәргеч була. Совет Армиясе һәм Флотының ышанычлы таянычы — ДОСААФ эшчәнлеген җанландыра, сафларын ныгыта.
— Ул чорда Туймазы районында ДОСААФ әгъзалары санын 16 меңгә җиткердек, — дип искә ала Фәнис Әкбәр улы. — Район комитеты эшчәнлегендә төп күрсәткечләрнең берсе шушы иде. Аннары — СССР Кораллы Көчләренә водительләр әзерләү. Районның ДОСААФ мәктәбендә елына 500ләп кеше укытып чыгарылды. Моннан тыш, водительләрнең категориясен күтәрү буенча да эш барды, чөнки һәр колхоз, совхозда ДОСААФның башлангыч оешмасы исәпләнә, алар юлламасы буенча шоферларны кабаттан укыту оештырыла. Район комитеты спортның техник төрләрен үстерү буенча да максатлы эш алып барды. Бездә төп юнәлеш — мотоцикл спорты. Секцияләрдә йөзләрчә кеше шөгыльләнә, чөнки спортның бу төренә республика күләмендә дә игътибар зур. ДОСААФның Туймазы мәктәбе бу чорда зур уңыш казанды. Безнең мотоциклчылар — аталы-уллы Командировлар, Миңнегали Әхмәтов, Николай Колотушкин, Нәзир Латыйпов мотоциклда ком-таш юлда узышу буенча республикада иң көчлеләр саналды.
Эшчәнлектәге әлеге уңышлар, билгеле, ДОСААФның район комитеты рәисенә республика күләмендә зур абруй китерә, Туймазы төбәге Башкортстанның алдынгы тәҗрибә мәктәбе буларак таныла. Шуңа да Фәнис Гариповның 1977 елның февралендә үткән ДОСААФның VIII съездына делегат итеп күрсәтелүе очраклы түгел.
— Элекке чорда ДОСААФ съезды партия форумнарына тиң вакыйга саналды, — дип хәтерли Фәнис Гарипов. — Чөнки илдә хәрбиләрнең абруе зур, Бөек Ватан сугышының данлыклы каһарманнарының күпчелеге исән, алар югары вазыйфалар били, гомумән, халыкта олы хөрмәт казана. Моны форумның Мәскәүнең Кремльдәге Съездлар сараенда үтүе дә раслый. Анда Башкортстан делегациясе ДОСААФның өлкә комитеты рәисе, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев җитәкчелегендә барды. Гомумән, бу абруйлы чарада катнашу хәтеремдә гаять якты вакыйга буларак калды. Утырышның рәсми өлешеннән соң югары вазыйфа биләүче кешеләр һәм съезд кунаклары, Бөек Ватан сугышы батырлары — маршаллар һәм генералларның делегатлар белән очрашулары башланды. Без Аллаһ урынына күреп йөргән бу кешеләр безнең кебек үк булып чыкты. Үзләре бик гади сорауларга ихлас җавап бирәләр, мин-минлекнең әсәре дә юк. Миңа легендар очучылар, өч тапкыр Советлар Союзы Геройлары И. Кожедуб, А. Покрышкин, генераллар Батов, Д. Лелюшенко, И. Баграмян, А. Гетман, Н. Хлебников белән аралашу бәхете тиде. Бу чорда армия генералы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое П. И. Батовның “Сталинград — тарих дәресләре” дигән китабы чыккан иде. Аны автор автографы белән миңа үзе бүләк итте. Сүз дә юк, мин моңа сабыйларча шатландым. Съезддан соң 40 еллап вакыт үткән, әмма Герой-генералның ядкарен бүген дә кадерләп саклыйм, балаларым, оныкларым өчен дә ул — олы истәлек.
Фәнис Гариповның арытабангы тормышы хуҗалык, партия эшчәнлеге белән бәйле. Шәһәр предприятиеләрендә директор урынбасары, партком секретаре вазыйфаларында эшли. 1992 елда исә “Санфаянс” заводы директоры итеп тәгаенләнә һәм лаеклы ялга чыкканчы шушы вазыйфаны башкара. Әйтергә кирәк, нәкъ шушы чорда аның җитәкчелек осталыгы, оештыру сәләте бөтен тулылыгы белән ачыла. 2001 елда Туймазыда сәнәгать үсеше проблемаларына багышланган республика семинар-киңәшмәсендә “Санфаянс” заводы эшчәнлеге Башкортстан җитәкчелегенең югары бәһасен алды, төрдәш предприятиеләргә үрнәк итеп куелды.
Бу җәһәттән шуны да билгеләү урынлы: Фәнис Гариповның район икътисадын ныгыту юнәлешендәге озайлы фидакарь хезмәте белән бергә җәмәгать эшчәнлеге дә лаеклы бәһаләнә. Аңа “Башкортстан Республикасы хезмәтләндерү өлкәсенең атказанган хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә, ул күп тапкыр Туймазы шәһәр һәм район Советлары депутаты итеп сайлана, көнкүреш тармагының мактау кәгазьләренә лаек була.
Ветеран бүген дә җәмәгать эшчәнлеге алып бара. Аны еш кына мәктәпләргә патриотик тәрбия дәресләренә чакыралар. Күренекле даталарга багышланган хәрби бәйрәмнәрдә ул Бөек Ватан сугышына бәйле истәлекләр белән уртаклаша, Сталинград өчен алыш турында сүз чыкса, генерал Батовның китабын искә төшерә. Кадерле ядкарь бүген дә әһәмиятен югалтмый.