-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 Май 2015, 23:12

“Җиңгигә балта күтәрдем…”

Ир белән хатын арасына кермә икән! Мине, егерме яшьлек егетне, бригадир итеп куйдылар. Михаил Иванович, безнең идарә начальнигы, моны болайрак аңлатты: “Син инде армиядән кайткансың, укыйм дигән уең бар, димәк, перспектива күренә. Өйрәнә тор, киләчәктә, бәлки, прораб булып китәрсең”.

Бригадир булгач, һәр эшчегә игътибарлы булырга туры килә, һәр кешене аңларга тырышасың. Игнат исемле шофер гел сүгенеп йөри, ташчы Зөбәйдә гел җырлый, Сәлим карт начальствоны сүгә, тракторчы Хәлимнең айныган көне юк. Кыскасы, һәрберсенә үтәрлек сүз табу авыр. Михаил Иванович – коллективны җыеп тирги дә автомобиленә утырып югала. Ә сиңа, бригадирга, болар белән көне буе эшләргә, дөресрәге, эшләтергә кирәк. Бер сүз барысына да ярамый. Шуңа күрә һәр эшче белән якыннан танышып чыгарга булдым. Кешене никадәр якыннан белсәң, аның белән эшләве дә шулкадәр җиңел булганын аңлый идем инде.
Төш вакытында капкалап алгач, Яңавылдан килеп эшләүче шофер Ибраһим белән читкә чыгып утырдык. Мин утызга да җитмәгән ирнең ап-ак чәчләренә игътибар иттем.
— Ибраһим, менә син миннән биш-алты яшькә олы күренәсең, күп булса, сиңа 24-25 яшьтер инде, ә башың ап-ак. Нишләп алай булды соң? Минем әтигә, мәсәлән, җитмеш биш яшь, башында бер ак чәч тә юк, ул бит әле сугыш ветераны да.
— Күп күрелде инде, энекәш, күпне кичерергә туры килде. Күп хәлләр баштан узды...
Минем эчтән генә көләсе килә. Егерме биш яшьлек егет карт бабайлар сүзен сөйләп тора бит. Этлеге күптер моның. Тик көләргә ярамый, мин бит нәчәлник кеше.
— Нәрсәләр күрдең соң, Ибраһим абзый?
— Дүрт ел төрмәдә утырдым бит мин.
— Ничек? Син? Төрмәдә?
Ышанасы килми. Тыныч, сабыр, барлык кешегә елмаеп караучы Ибраһим ни өчен төрмәдә утырган булырга тиеш. Шаяртадыр бу.
— Бу болай булды. Мин армиядән кайткан елны абый өйләнде. Абый колхозда шофер иде, ә җиңги буласы кеше — клуб мөдире. Җиңги бик чибәр иде. Чәч толымнары иңнәренә төшеп тора, күзләре чегән кызларыныкы кебек, буй-сыны зифа дип кенә дә әйтү аз. Кыскасы, мондый кызлар хакында шагыйрьләр шигырь, композиторлар көй яза. Кайчагында аптырап та куям: абый әллә ни чибәр егет исәпләнми, ни дип бу сылу аңа кияүгә чыккандыр. Дөрес, халык арасында Айсылу җиңгине “йөргән икән”, “күпне күргән икән” дип сөйлиләр сөйләвен, әмма килен булып төшкәндә бик тыйнак, уңган, ачык булып күренде. Аннары, андый чибәр кызның егетләре булмыймыни, көтүләре белән йөргәннәрдер әле. Әмма безнең татар халкында “Үпкән-кочкан — җилгә очкан, ә яраткан бер була”, диләр, шуңа артык исебез китмәде.
Абый көз өйләнде. Кыш үтте, язгы чәчүләр тәмам булды. Яшь кеше бит, кичен клубка чыгабыз, кызлар күзлибез. Кыз тотмасак, өй алдына өелгән бүрәнәләргә утырып әңгәмә корабыз. Җәйге таң шулкадәр тиз ата, без өйгә кергәндә кояшның бер чите күренә башлый. Шулай бер кичне Камил дус белән сөйләшеп утырганда ул болай ди:
— Дөнья буталды бит, малай, хәзер ирле хатыннарның – чит ирләр белән, ирләрнең яшь кызлар белән йөрүе яңалык түгел. Элек партия, комсомол андый кешеләрне утлы табага бастырса, хәзер “кемнең кемдә эше бар, личный делога кермәгез”, дип кенә җибәрәләр. Кыскасы, Хәлил белән Галиябану мәхәббәте әкият булып кына калды.
— Әнә, минем абый белән җиңги пар күгәрченнәр кебек яши бит.
— Ибраһим, беләсеңме, синең җиңгәң Хәлил абый белән йөри бит!
— Нинди Хәлил?
— Агроном егет. Алар Айсылу белән электән дә таныш булган бугай. Хәлил бит гармунчы.
Минем башка таяк белән суккандай булды. Шул көннән башлап ашаган-эчкән дә онытылды. Өч көннән түзмәдем, абыйларга киттем. Ишеткәнемне җиткердем.
— Абый, җиңгине Хәлил белән йөри, диләр!
— Көнләшәләр генә, Хәлил белән алар концерт, спектакльләрдә бергә катнашалар, шул гына. Ә без чөкердәшеп яшибез.
Абый командировкада еш була иде. Тәтешле ягында агач хәзерлиләр. Берәр атна кайтмый. Бәлки, җиңги шул вакытта шухыр-мухыр уйныйдыр. Күзәтергә булдым. Җәйге төннәрнең берсендә абыйларның бакчасына кереп утырдым. Кичке якта өй тирәсендә беркем күренмәде, җиңги дә төнге уникеләрдә утын сүндереп ятты.
Инде мин дә тынычланып, кайтырга гына кузгалган идем, берзаман өй янында, сәрби куаклары арасында, ниндидер шәүлә күренде. Сагая калдым. Теге адәм акрын гына тәрәзә шакыды, тәрәзә ачылды, шәүлә тәрәзәдән эчкә чумды. Ә мин, үз-үземне белештермичә, утынлыктагы балтаны алдым да өйгә атылдым…
...Мине биш елга хөкем иттеләр. Җиңгинең ботына тигән, Хәлилнең бер кулын чабып өзгәнмен. Ни хикмәттер, судта абый гел җиңгине яклап сөйләде, “Мин аны үлеп яратам, яратачакмын!” — дип торды.
— Аннары ниләр булды, Ибраһим?
— Иң гаҗәбе шул — мин төрмәдән кайтканда абый белән Айсылу җиңги гөрләшеп яшәп яталар иде. Өч балалары булган. Ә минем шуннан соң авылга кайтканым, аларга барганым юк…
Ибраһим сөйләп бетергәч, икебез дә тын калдык. Ир белән хатын арасына керү дөресме икән, дигән сорау да килә башка. Җиңги хатасын энекәш төзәтә аламы соң?
– Менә шулардан соң агарды инде минем чәчләр, – диде Ибраһим. Һәм мин аңа ышандым.{PAGEBREAK}
Читайте нас: