Әбелгас Исламов алты балалы гаиләдә дөньяга килә. Башта Иске Тазларда башлангыч белем ала, аннары укуын күршедәге Яңа Кизгән мәктәбендә дәвам итә.
— 1943 елның 10 мартында сыйныфтагы 17 яше тулган егетләрнең барысын да армиягә алдылар. Башта безне ат белән — Уфага, аннары поезд белән Чкалов (хәзерге Ырынбур) өлкәсенең Акбүләк станциясендәге радистлар һәм радиотелеграфистлар әзерли торган хәрби частька алып киттеләр. Биредә 6 ай укытканнан соң фронтка озаттылар. Мин генерал-лейтенант Михаил Катуков җитәкчелеген-дәге 1нче гвардия танк армиясенең 265нче миномет полкына эләктем. 1943 елның сентябрендә радист буларак сугышка кереп киттем һәм 1950 елның 11 июнендә — демобилизацияләнгәнгә кадәр шушы хезмәттә булдым, — дип башлады сүзен Әбелгас Шакир улы. — Курск дугасында фашист илбасарлары белән барган көчле алышларда, совет гаскәрләренең зур югалтулар кичергән чагы иде ул. Башта Украинаның — Бердичев, Житомир, Черновицы, Винница өлкәләрен, аннары Польша шәһәрләрен азат итүдә катнаштык.
“Висла-Одер” операциясе турында ишеткәнегез бардыр. Миңа шул көчергәнешле операциядә турыдан-туры катнашырга туры килде. Немецлар безне ничек тә Висла елгасының теге ягына чыгармаска тырыштылар: бик нык каршы тордылар. Шуңа да алышлар барышында ике яктан да югалтулар күп булды. Нәкъ шул операция барышында — 1944 елның 17 августында тәүге тапкыр яраландым. Мине шундук госпитальгә озаттылар. Әмма анда озак ятмадым. Бераз савыгуга фронтка китү уе белән яна башладым һәм, җаен туры китереп, бер көнне госпитальдән качып чыгып киттем.
Бер урманга җитәрәк, үзебезнекеләрнең төшке ашны ашап утыруларын күреп алдым. Карыным өзелеп ачкан иде. Мин дә алар янына барып утырдым. Урыным казахмы-кыргызмы егетләре белән бергә туры килде. Боларның үзара сөйләшүеннән нәкъ безнең полкта хезмәт итүләрен, бирегә азык-төлек һәм сугыш кирәк-яраклары алырга килүләрен аңладым. Ашап бетерүгә, мин дә алар артыннан иярдем. Араларында бер урыс егете дә бар иде. Анысы урысчалап: “Әй, сез кая барасыз?” — дип миңа эндәште. “Мин — 265нче полктанмын. Яраланып госпитальдә яттым. Әле үзебезнекеләрне эзләп китеп барышым. Мине дә үзегез белән алыгыз инде”, — дип үтендем. “Әйдә, алай булгач”, — дигәнне ишетүгә, сөенә-сөенә машиналарына менеп утырдым. Шул рәвешле, 1944 елның сентябрендә кабаттан үзебезнең полкка килеп эләгә алдым.
Бераз көч туплаганнан соң — 1944 елның декабрендә безне Польша юнәлешендә һөҗүмгә җибәрделәр. 1945 елның 17 гыйнварында — Варшаваны азат итүдә катнашканнан соң Берлинга таба юлыбызны дәвам иттек.
Германия башкаласына барып җитәргә 70 чакрым гына калган иде. Бер алыш вакытында сул аякны немец пулясы тишеп үтмәсенме! “Җиңүне полкташ егетләрем белән каршылыйсым килә”, — дип, госпитальгә барудан баш тарттым: яраланган килеш дошманга каршы көрәшүемне дәвам иттем. “Кызыл Йолдыз” орденының икенчесе миңа әнә шул батырлыгым, тагын да төгәлрәге — Туган илгә тугрылыгым өчен бирелде дә инде.
“Берлин” операциясендә безнең полк Рейхстаг каршысындагы Вильгельмштрассе урамында урнашкан иде. Рейхстагны штурмлау башлангач, мин дә, башкалар белән беррәттән, бинаның беренче катына йөгереп кердем. Шулчак командирымның: “Безгә анда керергә приказ булмады. Чык тиз генә. Син монда кирәксең” — дип кычкырганы колакка чалынып калгандай булды. Мин приказга буйсынмыйча булдыра алмадым...
— Ә буйсынмаган булсагыз, бүген, бәлки, Советлар Союзы Герое исемен дә йөрткән булыр идегез, шулаймы?
— Анысын төгәл генә әйтеп булмый. Ләкин шунысы хак: Җиңү әләмен Рейхстаг түбәсенә кадаган кешегә Советлар Союзы Герое исеме биреләчәге билгеле булса да, анда бер генә совет солдаты да: ”Мин герой булам”, дип кермәде. Барысы да тизрәк дошманны тулысынча тар-мар итү нияте белән һөҗүмгә ташланды. Аллаһка шөкер, бүген минем күкрәгемне ике “Кызыл Йолдыз”, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, “Батырлык өчен”, “Варшава өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” һәм башка бик күп медальләр бизи. Ел саен Җиңү бәйрәмендә без азат иткән Европа илләре җитәкчелегеннән (үзебезнекеләр турында әйтеп тә тормыйм инде) рәхмәт хатлары һәм котлаулар килеп тора.
Бүген килеп, Рейхстагка кереп чыккан мизгелләрне кабат-кабат күз алдына китерәм дә, ярый әле командирның сүзен тыңлаганмын, дигән нәтиҗәгә киләм. Әгәр Рейхстаг бинасында башымны салган булсам, бер гасырга якын гомер кичерә алыр, гаилә корыр, берсеннән-берсе акыллырак һәм укымышлырак балалар үстерә һәм тәрбияли алыр идеммени?!
— Сугыш вакытында үлем белән күзгә-күз очрашкан вакытлар да аз булмагандыр. Шулар хакында сөйләгез әле, Әбелгас ага?
— Сугышта андый очраклар да бик күп булды. Барысын да хәтерләп тә булмас. Шулай да бер очракның беркайчан да истән чыкканы юк.
1944 ел, Польша җирендә дошман белән алышкан чак иде ул. Баш очында бертуктаусыз немец самолетлары бөтерелә, анда-санда снарядлар төшеп ярыла. Шуңа карамастан, окоп казып, пехота килгәнне көтеп ятабыз. Бер көнне безгә яңа шинельләр тараттылар, искесен — матрац урынына, яңасын окоп өстенә җәеп салып йокларга яттым. Иртән торып яңа шинелемне кидем дә, тамак ялгарга киттем. Ашханәгә барышлый кулымны кесәгә тыгасы иттем. Шулчак кулым ниндидер тимер кисәгенә төртелгәндәй булды. Алып карасам — шинель кесәсенә бер мина ярчыгы кереп оялаган иде. Шулчак шинелемне тиз генә өстемнән салдым да: “Син бит мине хак үлемнән саклап калдың”, — дип, кешегә күрсәтми генә туйганчы бер сулкылдап елап алдым. Менә шундый очраклар да була сугышта. Ә шулай да минем өчен иң авыры — полкташ дусларны югалту булгандыр, мөгаен. Күпме яшь гомерләрне өзде, күпме язмышларны җимерде бит ул каһәрле сугыш!
— Полкташларыгыз арасында сугыштан кайткач та аралашканнары булдымы соң?
— Булмый димени? Безнең полкта Чиләбе өлкәсеннән Шибанов Андрей Иванович дигән бер бик шәп абзый бар иде. Ул безне, 17-18 яшьлек егетләрне, карап-саклап кына йөртә, гел үзенең киңәшләрен һәм үгет-нәсыйхәтләрен бирә иде. Без аның белән сугыш тәмамлангач та гел хатлашып тордык. Ә бер елны тормыш иптәшем белән ул яшәгән шәһәргә барып, гаиләсе белән танышып кайттык. Андрей Иванович үзе күптән вафат инде. Әтиләре дөнья куйса да, балалары минем белән бәйләнештә тора. Быел да Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап язган открыткалары килде.
— Әбелгас ага, әңгәмә барышында сез 1950 елда гына демобилизацияләндем, дидегез. Туган якка кайтыр юлыгыз нигә шулай озакка сузылды соң?
— Берлинны алып, бер атна чамасы вакыт үтүгә безне Вурцен шәһәрендәге элекке немец гаскәрләре гарнизонына җибәрделәр. Сугыштан соң илдә ир-егетләр саны бик аз калган иде. Армия составы елдан-ел тулыланып тормагач, безне алыштырырга кеше булмагандыр, күрәсең. Шуңа да хезмәтебез биш елга сузылгандыр. Германиядә хезмәт иткән чакта “1943 елда армиягә алынганнарга журналдагы билгеләр буенча аттестат бирергә” дигән приказ чыкканлыгы турында ишетеп калган идем. Туган якка кайту белән шул приказны сорап район мәгариф бүлеге начальнигына кердем. Бер көн дигәндә аттестатымны кулыма тапшырдылар һәм мин, Бөредәге укытучылар әзерләү институтына киттем. Анда ике ел белем алганнан соң, шул ук шәһәрдә яңа гына ачылган педагогия институтында укуымны читтән торып дәвам иттем.
Укытучылар әзерләү институтын тәмамлауга хезмәт юлымны Балтач районы Югары Кансияр мәктәбендә башлап җибәрдем. Аннары мине Штәнде урта мәктәбенә күчерделәр. Нәкъ шушы мәктәптә эшләгәндә мин гомерлек мәхәббәтемне — Бибиханә Гобәйдулла кызын (ул да укытучылар әзерләү институтын тәмамлаган, читтән торып Башкортстан дәүләт университетында укый иде) очраттым. Биредә бераз эшләгәннән соң, безне Сәйтәк җидееллык мәктәбенә эшкә җибәрделәр: мине — завуч, Бибиханәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләделәр. Тик бу мәктәптә дә безне озак тотмадылар: мине Тучыбайга мәктәп директоры итеп җибәрделәр. Аннары янә Сәйтәккә күчерделәр. Шунда мәктәп директоры, завуч, хәрби җитәкче, урыс теле һәм әдәбияты, физкультура укытучысы булып эшләп, 1987 елда хаклы ялга чыктым. Бибиханә белән өч балага гомер бирдек. Кызганычка каршы, Бибиханәм моннан — 22, Лилия кызым унике ел элек вафат булдылар. Уртанчы кызым Ләлә бүгенге көндә Яр-Чаллы дәүләт социаль-педагогия технологияләре һәм ресурслары институтында эшли: доцент, педагогия фәннәре кандидаты, Русия Педагогия һәм социаль фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы. Фәридәм Тәтешледә табиб Аллаһка шөкер, балаларымның берсе дә йөзгә кызыллык китермәделәр: яшьтән үк тырышып укыдылар, чын кешеләр булдылар. Ата-анага тиешле кадер-хөрмәт күрсәтәләр. Яр-Чаллыда яшәсә дә, Ләлә кызым атна саен диярлек яныма кайтып йөри. 1942 елда Бөек Ватан сугышында һәлак булган әткәмнең кайда җирләнгәнен ачыклауда да ул башлап йөрде. Өч ел элек аның белән бергәләп Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә урнашкан туганнар каберлегеннән әткәебезнең исемен барып таптык. Әнә шунысы өчен аерым рәхмәт аңа, — диде дә Әбелгас ага, әткәсен исенә төшерүдән яшьләнгән күзләрен күрсәтмәскә була, карашын читкә борды. Әткәсенең дулкынланып китүен күреп, арытаба әңгәмәне кызы Ләлә дәвам итте:
— Шакир зурәткәемне 1941 елны ук сугышка алганнар. Бер елдан, бик каты яраланып, туган ягына әйләнеп кайткан ул. Туган иленең чын патриоты буларак, яралары әзрәк уңалуга, кабаттан сугышка юлланган һәм, китеп озак та үтмәстән, яу яланында ятып калган. Дөрес, 1942 елда аның кайда күмелүе хакында зурәнкәйләргә тиешле белешмә килгән булган. Зурәнкәйләр аны матча ярыгына кыстырып куйган булганнар. Гөнаһ шомлыгына каршы, берничә елдан янгын чыккан да зурәнкәйләрнең йорты нигезенә кадәр янып беткән. Өй белән бергә белешмә дә янып юкка чыккан. Өй яну кайгысыннан зурәнкәй дә иренең кайда күмелгәнлеген исенә төшерә алмаган. Шул рәвешле, без 70 ел буена зурәткәйнең кайсы яу яланында ятып калганлыгын белә алмадык. Берничә ел элек мин Санкт-Петербургтагы хәрби-медицина архивына зурәткәй турындагы мәгълүматларны юлладым. Бераздан миңа “Исламов Шакир 1942 елның 22 августында Самара өлкәсенең Вольск шәһәрендә җирләнгән” дигән хәбәр килеп иреште. Мин шундук Вольск шәһәрендә урнашкан хәрби комиссариат белән бәйләнешкә кердем. Алар: “Килегез, каршы алырбыз”, — диюгә, без әткәй белән шунда юлландык.
Бөек Җиңүнең 67 еллыгы якынлашкан көннәр иде ул. Иртән-иртүк Саратов өлкәсендәге Вольск шәһәренә килеп төштек. Безне перронда ике хәрби кеше каршы алды. Исәнлек-саулык сорашуга туп-туры шәһәр читендәге туганнар каберлегенә алып киттеләр. Каберлек алдында зур стела тора. Анда шушында җирләнгәннәрнең исемнәре язылган. “Исламов Шакир” дигән язуны күрүгә: “Зурәткәйнең исем-фамилиясен таптым”, — дип, исемсез каберләр арасында йөргән әткәйне чакырып алдым. Әткәй стела каршысына басып күпме торгандыр, анысын төгәл генә әйтә алмыйм, әмма туганнар каберлегеннән чыкканда аның йөзе кар кебек ап-ак булган иде.
Хәрби комиссариатта эшләүчеләр бик игелекле кешеләр булып чыкты. Көне буе безнең белән йөреп кенә калмадылар, кунакханәгә урнашырга да ярдәм иттеләр. Алар китүгә әткәй урыныннан сикереп торды да: “Ләлә, әйдә тагын шунда барып килик әле”, — диде. Такси чакыртып, әткәйне янә туганнар каберлегенә алып киттем.
— Төгәл 70 елдан соң эзләп таптым бит әткәйнең каберен! 70 ел буе аның кайда җирләнгәнлеген белми яшәү чыннан да бик авыр булды. Кайсы кабер тәгаен аныкы икәнлеген белмәсәм дә, исеме язылган стела каршына туган яктан алып киткән туфракны салып кайткач, күңел ничектер тынычланып калгандай булды. Сугыштан кайтканнан бирле күңелемдә бары бер генә теләк бөтерелә: илебез — тыныч, күгебез һәрвакыт аяз булсын иде. Сугыш утын кичкән кеше буларак, мин шуны төгәл беләм: бу дөньяда тынычлыктан да зуррак байлык юк.