Бөек Җиңү елында дөньяга килгән Рәйсәнең гомер даталары, уналты яшьтән савучы булып эшли башлавы, драматург үз әсәрендә тасвирлаган җәйләүне һәм анда еш кына туып торган мәзәк хәлләрне үз күзе белән күргән, күп вакыйгаларның уртасында кайнаган булуы аңа нәкъ үз коллективын “Игезәкләр”нең прототибы дип исбатлау мөмкинлеген бирә.
— Ә сезнең фермада Атнабай әсәрендәге кебек игезәк кызлар булдымы соң? — дип сорыйм мондый җитди дәгъва белдерүче Рәйсә ападан.
— Игезәкләр юк иде, әмма бер-берсенә ике тамчы су кебек охшашкан кызларыбыз бар иде! — ди ул.
— Алар да спектакльдәге кебек матурлар идеме? — дип дәвам итәм.
— Белмим, сәхнәдә уйнаган артисткалар дәрәҗәсендә матур булганнардырмы — анысын әйтәлмим, әмма ул кызларның берсе мин идем, — ди Рәйсә апа.
Быел җитмешен тутыручы бу мөлаем ханымны күргән һәркем, әлбәттә, минем матурлык турындагы соравымның артык булуын әйтәчәк – Рәйсә апа әле дә төс ташламаган, шуңа аның 50 ел элек ниндирәк күренүен күзаллавы кыен түгел. Пьесадан төп аерма шунда — Рәйсәнең “Малтабары” көтүче егет булмый. Аның сөеклесе — колхозның гына түгел, Бишбүләк районының алдынгы тракторчысы Вәкил Гыйззәтуллин соңрак фидакарь хезмәте өчен берничә орден-медаль белән бүләкләнә, Башкортстан Республикасының Мактау грамотасын ала. Әмма авылның беренче егетләреннән саналган Вәкилнең, Уфадан килеп төшеп, сөеклесе куна-ята эшләгән җәйләүдә “җәелгән” гәзит хәбәрчеләреннән үлә язып көнләшеп йөрүе хак. Безнең дәртле йөрәкле, кара мыеклы Әнгам абыйның Рәйсәдәй сылу кызны игътибардан читтә калдырмавына да шик юк. Өстәвенә, Рәйсә апа үзе дә: “Кызлар күзе төшмәслек түгел иде Әнгам абый — җитез хәрәкәтле, шаян сүзле, кап-кара озын чәчле, серле мыеклы башкала журналистын күреп, күп кызларның күңеле җилкенеп калды!” — дип, “Кызыл таң” хәбәрчеләрен, пьесада язылганча, бик каты әзерләнеп каршылауларын искә ала. Әйткәндәй, безнең легендар фотохәбәрчебез, Бөек Ватан сугышы яугире Әгъләм абый Зараевка гашыйк булырдай 40-45 яшьләрдәге хатыннарга да кытлык булмый ул чорда. Кыскасы, “Игезәкләр” пьесасының идеясе Усак-Кичү җирлегендә барлыкка килүен инкарь итүе кыен. Өстәвенә, бу төбәк “Кызыл таң”ның элекке баш мөхәррире, сугыш яугире, язучы һәм күренекле партия эшлеклесе Таһир Ахунҗановны (Таһир Таһировны) биргән. Таһир абый белән Әнгам Атнабайның ирләрчә чын дуслыгы киң билгеле факт. Бишбүләктә туган “Игезәкләр” идеясе сәхнә җанлы Таһир Исмәгыйль улы күңелендә барлыкка килүе дә бик ихтимал.
Бу уңайдан бернинди бәхәскә дә керергә җыенмыйм, бары тик күп еллар районның алдынгы савучысы булган, берничә кат депутат итеп сайланган Рәйсә һәм аның сөекле ире, алдынгы тракторчы Вәкил Гыйззәтуллин кебек хезмәт геройлары яшәгән, легендар “Кызыл таң”чылар Нәҗип Асанбаев, Таһир Таһиров, Әнгам Атнабаев кебек талант ияләре иҗат иткән узган гасыр урталарын олы хөрмәт белән, баш иеп, искә аласым килә.