+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
30 Май 2015, 23:45

Кыйналып һәм сызланып, үтте дә китте гомер...

Редакциягә көн саен дистәләгән хат килә. Гәзит укучы күңелен бушата, шатлыгын-кайгысын уртаклаша. Шунысы куанычлы, күңелле хәбәрләр күбрәк! Әмма араларында җан әрнеткеч авыр эчтәлекле хатлар да очрый. Шуларның берсен бүген сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.Авторның һәм язмада телгә алынган кешеләрнең исемнәрен күрсәтмәскә булдык. Сәбәбе — хаттагы вакыйгалар күптән булып узган, автор аларны искә төшереп яза. Авыр хәлгә тарыган хатын үз вакытында хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итеп, үзендә көнчел иреннән китәргә көч тапкан булса, әлбәттә, тормышы бөтенләй башкача корылыр иде. Әмма...

“Әнием ун балалы гаиләдә үсеп, авылның иң чибәр, уңган кызларыннан булган. Әтием Германиядә хезмәт итеп кайткач, кавышканнар. Мәхәббәт җимеше булып мин туганмын. Гаиләдә өч бала булдык. Һәрчак яхшы билгеләргә генә укыдым. Активлыгым өчен мәктәп дружинасы Советы рәисе булып сайландым. Җәйге каникулларда кирпеч заводында эшлим, кышын фермада 15 сыер сава идем. Инде агроном итеп эшкә тәгаен­либез дигәндә педагогия училищесына укырга керергә булдым. Училищены тәмамлаганнан соң тагын да бухгалтерлыкка укыдым, аннары азык-төлек техникумында белем алдым.
Еллар уза торды. Артымнан кем генә йөрмәде. Нигә генә шушы ир калдыгын сайладым икән?! Иремнең гаиләсендә алты бала үскән. Үскән дип, аларны икенче сыйныфтан интернат-мәктәпкә бирә барганнар. Каенанам: “Мин аларны үстермәдем, кыйнасалар да ярый” дип, гомере буе елады, ирен каргады, мәрхү­мәм. Ирнең туган районында өйләнешергә гариза бирдек. Бер айдан әтисе паспортны кире китерде, никахны Ярмәкәйдә теркәргә кушты. Баксаң, без гариза бирергә теләгән авыл Советында күптән түгел генә ирнең яңа туган баласын теркәгән булганнар икән. Ике хатын алу өчен җавапка тарттырылудан курыккан ирем.
Ярмәкәйдә туйлар үткәреп, матур итеп яши башладык. Тулай торакта ремонт ясадык, эшлибез. Мин аш-суга остамын. Ирнең туган авылына да кайттык. Аш җыйдылар, тик мине берсе белән дә сөйләштермиләр. Моның сәбәбен соңыннан гына аңладым. “Бу алма кебек баланы каян тапкан? Берни дә белми микәнни?” — дип аптыраган халык.
Бервакыт өйгә кайтып керсәк, бәллүдә бала елап ята. “Кемнеке?” дип соравыма беркем дәшми. Тирбәтәм, юатам... Баланың әнисе безнең өйләнешүне белгәч, баланы әтисенә китергән дә ташлаган. Бу хәлне озак еллар кешегә белдермәскә тырыштым. Хәтта әти-әнием дә дөресен белми үлделәр...
Күпме теш кысып түзүләр, мендәргә елаулар булды. Ә тормыш дәвам итте. Үзем дә авырга уздым. Шатлыклы хәбәрне иргә куанып әйтергә ашыктым, чырае да үзгәрмәде. Урамга йөрергә чыктык. Интернат-мәктәп каршындагы урманлыкта зур ак ташка утыртты да, “Әлегә бала кирәкми, балаңнан котыл”, — диде.
Ирне тыңламадым. Бала туды. Ниләр күргәнне үзем генә беләм. Бала елый башласа, ир, ачуланып, аны мендәр белән каплый. Ә минем аны җиңәргә хәлем җитми, җиңә алмыйм. Әниемә дә әйтергә куркам, оялам. Шулай мендәр белән бер каплаганда бала бөтенләй тынып калды. Бәхеткә, таныш әби килеп кереп, балам исән калды, ир сиздерми генә мендәрне алып ташлады.
Киләчәктә дә гаиләдә ерткычлык еш кабатланды. Үсә төшкән улым берчак минем алдымда утырганда елый башлады. Ир балдак кигән кулы белән шундук китереп сукты — улымның башы шешеп чыкты, шул шеше гомерлеккә калды.
Гомер узды. Иреннәр ертылды, башлар ярылды. Мин өч бала әнисе булдым. Уртанчы улым берчак машина астында ремонт белән шөгыльләнә. “Әти, бер винты җиргә төште, таба алмыйм” диюгә ирем малайның бот арасына китереп тә типте. Әле сөйләшеп утырабыз да улым белән: “Ул чакта мин үлеп терелдем”, — ди ул.
Балалар үсеп бетте. Ә ир хатыннар белән чуала, үзе мине көнли, этли. Бәдрәфтә чакта килеп утны сүндерә, аңардан китү, котылу юлларын эзлим дип уйлый.
Көннәрдән бер көнне эштән бик соң кайтты. “Нигә соңладың?” диюгә башыма уклау төште. Аңымны югалтканмын. Фонтан булып кан аккан. Ир коридорга сөйрәп чыгарып ыргыткан, күршеләр “Ашыгыч ярдәм” чакырган. “Ачык баш сөяге-ми җәрәхәте” диагнозы куелды. Соңыннан минем белән психолог сөйләшүләр үткәрде, ирдән китәргә киңәш бирде. Башыгызга тагын бер сукса, үләчәксез, диде. Ә ирем, төрмәдә утырып чыгам, тик миннән аерылма, калдырма мине, дип аяк астына егылды. Үләрмен дә балаларым ятим калыр, дип, тагын кичердем. Бу адымымны аңламыйча, туганнарым да безне ташлады. Ир көн саен дәваханәгә килеп, хәлемне белеп йөрде.
Әй, Ходаем, нигә шул чакта аерылмадым икән? Хәзер соң инде, терсәкне тешләп булмый. Үзгәрәм дигән сүзләре ялган булып чыкты. Шулай ук сугышты, көнләде. Хәтта тәрәзәгә озаграк карап торсам да, берәр ирне карыйм дип уйлап, пәрдәләрне ябып куя торган булды. Бер сугыштан соң участковыйны чакырдым. Әмма ул: “Сүз белән куркыту — үтереш түгел”, дип, хәлемә кермәде. Аның каравы, участковыйны чакырган өчен мин тукмалдым.
2006 елның августында кызым белән авылга кайтып киттек. Артыбыздан коточкыч хәбәр куып җитте: “Ир улымны тукмап үтергән”. Әмма тикшерүләр дөреслекне ачыкламады, ир гаебен танымады, күңелле итеп яшәвен дәвам итте. Кайда теләде — шунда йөрде, өйгә акча алып кайтмады. Аның хезмәт хакы алган көннәре безнең өчен иң куркыныч көннәр булды, ул өйгә кызмача кайтты.
Хәзер болар барысы да артта калды. Әмма гомер дә үтеп китте. Кыерсытылып, елап, кыйналып, сызланып кына үтте гомер... Язмыш елгаларын кабат борып булмый шул...”

* * *
Хатынга киңәш бирү авыр да, соң да кебек. Тик башкаларга аның ачы язмышы гыйбрәт булсын дигән теләктә калабыз.

2013 елда Русия Тикшерү комитеты балаларга кагылышлы 17 мең җинаять эшен тикшергән. 1,5 мең бала якын туганнарының (гаилә әгъзаларының) җинаятьчел эшләреннән зыян күргән, 500гә якын бала ата-анасы, яки опекуннар кулыннан вафат булган.
Шул ук елда Русия статистикасы илнең 60 төбәгендә 10 мең хатын-кыз арасында тикшеренү үткәргән. Нәтиҗәләр уйга калдыра: Русиянең 40 процентка якын хатын-кызлары гаиләдә сүз белән рәнҗетелә,
һәр бишенче хатын физик көчләүгә дучар булган, шул ук вакытта көчләнгән хатын-кызларның 12 проценты гына полициягә, медицина учреждениесенә, я булмаса юристка мөрәҗәгать иткән...
Читайте нас: