— Рәхим итегез! Яныбрак баручы путевкабызны киләсе айның 5еннән тәкъдим итә алабыз. 17сеннән булганы да янарга якынлаша, ә арытаба — иркен, — дип күптәнге танышыдай кабул итте телефонның теге очындагы мөлаем тавышлы ханым.
— Булсын 5еннән, — дип җавапладым. — Хакы да артык куркытмый.
— Тик килгәндә медицина картасын алырга онытмагыз! — дип, соңгы киңәшен дә әйтте теге тавыш.
Озын-озакка сузмыйча, ә киләсе айның 5енә нибары бер атна калган, мин Уфаның без яшәгән төбәген хезмәтләндерүче 5нче поликлиникага киттем. Ишектән кергәч тә табибларның көндәлек тактасына күзем төште: үземнең участок терапевты Анна Антипина бүген эшли микән? Регистратурага юлландым. Ни гаҗәп: аның тирәсендә бер җан иясе дә юк. Ничә килсәң, озын чиратлы бу тәрәзә, бәхеткә, ачык иде. Үрелебрәк эчкә карадым, ә анда ак халатлы өч-дүрт хатын-кыз, кич утырганны хәтерләтеп, көлешә-көлешә гапь кора. Мин кыенсынып кына:
— Кызлар, берәрегез миңа җавап бирә аламы? — дип дәштем.
— Рәхим итегез, — диде берсе.
— Анна Мирославовна кайчан эшли?
— Ә ул башкача монда эшләми!
— Аның урынына кем?
— Вареник Николай Васильевич, әмма ул бүген дә, иртәгә дә булмаячак...
— Кызганыч! Кызлар, миңа шифаханәгә путевка алу өчен медицина картасы гына кирәк иде, шуны ничек тутырып була? Антипина эшләми, Вареник эштә түгел, хәер, ул — мине, мин аны белмим. Бәлки, сездә минем хактагы мәгълүматлар карта тутырырга җитәдер? — димен.
— Дөрес сөйлисез, тик сезгә, ә сез тормыштан бик артта калгансыз икән, әйе, сезгә Сәламәтлек саклау министрлыгының Контакт-үзәгенә (ә ул 2014 елның 23 декабреннән эшли) чыгып, табиб-белгечкә кабул итүне сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Менә сезгә белешмә-кәгазь, анда телефон номерлары бик төгәл күрсәтелгән, — диде миһербанлыгы йөзенә чыккан шәфкать туташы, рәхмәт яугыры!
Кәгазьдәге кагыйдә белән таныштым. Контакт-үзәк! Менә нинди кодрәтле оешма икән! Хәтта шалтыратырга базнат итә алмый торам. Шул вакыт шәфкать туташына мөрәҗәгать итәм:
— Бәлки, сез ярдәм итәрсез, шалтыратыгыз да минем үтенечне җиткерегез. Югыйсә, кулларым калтырап төште, ни дисәң дә, беренче тапкыр бит...
Бу үтенечемә, и рәхмәт яугыры, шәфкать туташым, шулай ук ихлас җавап бирде. “Хәзер” диде дә кәгазьдәге номерларның берсен җыйды. Җыйды да телефон трубкасын миңа тоттырды: “Үзегез сөйләгез”. Мин телефон трубкасын колакка куйдым, ә анда автоҗавапчы нәрсәдер сөйли, сүзенең азагында тыңлауны дәвам итәргә кушты. Күп тә үтмәде, җанлы тавыш ишеттем: “Сезне тыңлыйм, нинди соравыгыз бар?”
Кыскасы, исем-шәрифләремне, яшәгән адресымны һәм үтенечемне әйттем.
— Сезгә 51нче поликлиникага, терапевт Николай Васильевич Вареникка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мөрәҗәгать итү көне киләсе айның 8нче көнендә. Аңлап җиткердегезме? — диде Министрлыкның (!) Контакт-үзәге вәкиле. Шулай ук, ул да ак халатлыдыр инде.
— Аңлап ук җиткермәдем. Минем путевка 5еннән башлана бит, ә сез табибка 8ендә барырга кушасыз, ничек була инде? Бәлки, миңа ял итеп кайтканнан соң...
Тирәнгәрәк киткәнемне һәм наданлыгымны аңлап, теге туташ шунда ук төшендерергә ашыкты:
— Сәламәтлек саклау өлкәсендә оптимальләштерү турында ишеткәнегез бардыр бит. Тәртип хәзер шулай...
— Ә бит Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец (быел ул Уфада да булган иде), сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова илебез Президенты Владимир Путинны, оптимальләштерү авырулар өчен зур уңайлыклар тудыра, дип ышандырдылар. Ничек инде мин үземнең участок табибы белән сезнең рөхсәтсез, сезнең юлламасыз очраша да алмыйм?! Үткән гасырның 80нче еллары уртасында участок табибы булып Фәридә Габдуллина эшли иде. Беләсезме? Ул ай саен булмаса да, кварталга бер тапкыр өйгә да хәл белергә килә иде. Ә хәзер? Гафу итегез, оптимальләштерү йөзеннән булган юлламагызны, ягъни киңәшегезне кабул итә алмыйм.
Мин сөйләшүне шушында туктаттым. Өйгә кайтып, теге яки бу дәваханәдә сихәтләнгән чакларны искә төшердем, блокнотларны актарып, дәвалаучы табибларның телефон номерларын барладым. Кызганычка каршы, араларында фани дөньядан киткәннәре дә бар. Әйтик, күренекле хирург, академик Наил Гатауллин да күптән түгел генә бакыйлыкка күчте. Җанкайлары җәннәттә булсын! Актарына торгач, исәннәре дә, эш көчендәгеләр дә табылды. Алда зур мәсьәлә торуын берсенә генә әйтергә булдым. “Поликлиникага йөри торган медицина картагызны иртәгә иртүк минем эшкә алып килегез,” димәсенме! Ә мин:
— Оптимальләштерүгә каршы килмәбезме соң? — димен, табибны алай-болай кыен хәлдә калдырмаммы дип.
— Юк, — диде, табиб өздереп. — Сез безнең дәваханәдә өченче ел инде исәптә торасыз, янә каралыр вакытыгыз җитеп килә, график буенча. Рәхим итегез!
Менә шулай, җәмәгать. Бу турыда, шәһәр яны бакчабызга баргач, күрше-күләннәр белән уртаклаштым. Арадан берсе әйтеп куйды:
— Бәй, минем хатын фәлән дәваханәдә эшли. Табибә. Бәй, аның янына керү өчен дә миңа Контакт-үзәктән рөхсәт алырга кирәк булып чыга түгелме соң?
Ирләр дә, хатын-кызлар да халык шагыйре Наҗар Нәҗмичә ”Ха-ха!..”— дип, шаркылдап көлешкәч, миндә оптимальләштерүнең тирән тамыр җәячәгенә шик калмады. Күрәселәребез алда икән әле. Алга дибез, алга дибез, артка таба барабыз — үзгәртеп кору башында туган бу такмак яшәүчән булып чыкты, каһәрең. Аллаһ сакласын!
Равил Шәехов.