Космосны билгеле дәрәҗәдә үзләштерү өчен төзелүче техниканың һәм анда кулланылучы иң алдынгы технологияләрнең барлык этапларын да бергәләп үтеп, иң якты, иң зур өметләр белән сугарылган хыял “җимеше” — “Энергия-Буран” ракета комплексын Байконурда төзеп бетерергә насыйп булды.
1988 елның 15 ноябрендә җиһанга күп тапкырлар очарга сәләтле “Буран”, иртәнге күккә күтәрелеп, 206 минут дәвамында җир шарын ике тапкыр урап чыкканнан соң, дөньяда беренче тапкыр автоматик режимда искиткеч төгәллек белән Байконурга төшеп утырды. Космодромда “Буран”ны кабул итәчәк мәйданны иң югары дәрәҗәдәге технология ысулларын кулланып төзүчеләр арасында ул чорда хәрби хезмәттәге якташларыбыз майор Рим Гаскәров, Иршат Гыймазетдинов һәм Харис Сәгыйтовның да булганын әйтеп үтәргә кирәк.
Бу “Энергия-Буран” 18 ел дәвамында космик ракета комплексын төзүдә катнашкан барлык кешеләрнең зур җиңүе иде! Әлеге казаныш, космик техника өлкәсендә эшләүче белгечләрне, галимнәребезне, инженер-конструкторларны, хәрбиләрне һәм заводтагы барлык хезмәткәрләрне канатландырып җибәрсә дә, шатлыгыбыз озакка бармады...
“ЦСКБ-Прогресс”ның генеральный директоры Александр Кирилин сүзләренә караганда, “Энергия-Буран” космик ракета комплексын төзүдә 1 миллион 200 меңләп кеше катнашкан, 12 миллиард сум чамасы акча сарыф ителгән. “Җитмәсә, илебездә килеп туган икътисад өлкәсендәге авырлыклар да өстәлеп, программаны финанслау кискен рәвештә кыскартыла. Нәтиҗәдә, бу юнәлештәге эшләр әкренләп туктала. Ләкин “Буран” үлмәде. Ул шушы космик кораб белән бәйле булган программаның иң җаваплы өлешен тормышка ашыруда катнашкан кешеләрнең хәтерендә мәңге калачак,” — дип романтик рухта тәмамлый үзенең “Байконур” гәзитендәге мәкаләсен Александр Кирилин.
Мин дә, күп еллар дәвамында шушы рухта тибрәнеп, белемле һәм дәрәҗәле шәхеснең әйтеп бетермәгән фикерләренең барлыгына шикләнмичә яшәвемне дәвам иттем. Ләкин кулыма очраклы рәвештә килеп эләккән “Илаһи могҗизалар” китабының “Айдагы аваз” дигән бүлеген укып, икенче бөек космик держава — Америкада “Ай” программасының да кинәт кенә туктатылуын һәм моның нинди сәбәпләр аркасында эшләнгәненә хәбәрдар булгач, барысы да аңлашыла башлады кебек. Кешеләрнең Космик кораб төзү, космосны үзләштерү өлкәсендәге гамәлләре һич кенә дә җиңел һәм гади түгел икән бит! Техниканың камиллеге, галимнәребезнең югары белем дәрәҗәсенә ия булуы барысын да хәл итеп бетерә алмый икән шул!..
Америка астронавтларының Айдагы беренче адымнары турында бәян ителгән хәбәрләрне аңларга тырышып карыйк...
Җирдән күтәрелгәннән соң 102 сәгать 47 минут үткәч, ягъни 1969 елның 20 июлендә “Аполлон-11” Нейл Армстронг, Эдвинг Олдринг һәм Мишель Коллинс составындагы экипажы белән Айга йомшак кына төшә һәм Нейл Армстронг беренче мәртәбә бу серле күк җисеменә аяк басу бәхетенә ирешә.
Шушы вакыйгадан соң 14 ел үткәч, 1983 елның февралендә Нейл Армстронг беренче мәртәбә Ислам дәүләте — Мисырга конференциягә килде. Чара тәмамланганда, Армстронгның кинәт йөзе агарды, ул һуштан яза башлады. Тәрәзәдән эчкә ишетелгән аваздан ул, сискәнеп, истерикага бирелде: “Бу музыка каян килә?” — дип кычкырды. Мисырлылар көлүдән тыелып, моның музыка түгел, азан икәнлеген әйтте.
Шулвакыт Армстронг: “Айга беренче мәртәбә аяк басканда ишетелеп, мине сискәндергән аваз бу! Башта колакларым шаулый дип уйладым, ләкин бу авазны кабат ишетеп хозурландым”, — диде.
Бөтен зал гаҗәпкә калды. Тыштан ишетелгән азанның соңгы сүзләре яңгырый иде. Бераздан агарынган Армстронг телгә килде: “Аллаһым... Мин Сине җирдә, ягъни башымда түгел, Айда таптым!..” Берничә секунд сүзсез торды һәм дәвам итте: “Мин Айга “бисмилласыз” аяк басканмын икән, инде “бисмилла” дип, моннан соң мөселман булам”.
Әйе, Айга беренче булып аяк баскан Армстронг менә шул вакыйгадан соң үзенең рухи үсешенә тәүге адымнарын ясады. Ә инде Нейл Армстронгның Айда йөргән вакытында ишетелгән авазларның магнитофон тасмасына язылган өлеше: “Әшһәдү әллә иләһә илләллаһ” астронавтның конференциядә әйткән сүзләренең дөреслеген бөтен җир шары халыклары алдында беркем тарафыннан да инкарь ителә алмаслык дәрәҗәдә раслады!
Бу язмамны бүгенге чор кешеләренең мантыйк кысаларына сыярлык дәрәҗәдәге нәтиҗәләр белән тәмамларга ниятләп йөргән көннәремнең берсендә авторы һәм режиссеры Виталий Правдивцев булган “Луна. Секретная зона” дигән 2007 елда ук дөнья күргән фильмны карарга насыйп булды.
Фильмда америкалыларның “Аполлон” корабларын очыруны дәвам итү мөмкинлеге була торып та НАСАның эшләрне төгәлләү турындагы карарының аяз көндәге яшенгә тиң булуы турында фикер әйтелә. Белгечләр моны проектның кыйммәт булуы белән аңлата.
Күптән түгел Америка ракетасы конструкторы Вернер фон Браунның Ай программасын туктату уңаеннан аңлатмасы билгеле булды: “Айда бездән күпкә куәтлерәк ят көчләр бар. Әмма минем бу турыда җентеклерәк сөйләү хокукым юк...” — диде ул.
Озак еллар күп көч һәм акча сарыф итеп эшләнгән юнәлешнең кинәт туктатылуы, Американың да җиһан киңлекләренә күтәрелеп, тагын Айга “кунакларга” әзер булган “Аполлон” 18, 19, 20ләрне очырмыйча, проектның кыйммәтлелеген сәбәп итүе сәер генә түгел, монда ниндидер акылга сыймаслык сер булганлыгын дәлилли түгелме соң? Космос өлкәсендә күпме еллар уңышлы эшләп килгән ике бөек илнең мондый гамәлләреннән Вернер фон Браунның югарыда китерелгән сүзләренә ышанмый да мөмкин түгел.
Димәк, җырларда җырланган, туган авылым яныннан аккан Буралы елгасы суында коенган Ай нурларының сере бер ачылыр әле.