-1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
16 июнь 2015, 22:54

Сак белән Сок

Кояшлы, матур җәйге көн иде. Телефон шалтырады. Авылдашым Рәсимә апа икән. Ул шәһәрдә абыстай булып йөри, укымышлы кеше. Укыган аятьләрен тыңлаганым бар: мәкаме матур булгач, вәгазьләрен дә нык килештереп сөйли белә.

Ул, гадәттәгечә, итагатьле генә итеп минем хәл-әхвәлемне сорашып алгач:
— Кара әле, кара җиләк өлгергән, диләр. Әйдә, авылга кайтып, җыеп килик. Көннәр дә бик матур, гел алай тормас. Җиләк табылса, җыярбыз, юк икән, табигать хозурында бер рәхәтләнеп йөреп кайтырбыз.
— Ә безне кем алып бара соң шул хәтле җиргә?
— Улым Радик.
Ахирәтем улының машинасына якын-тирәне яхшы белүче кияве Хәлил белән Зилә сеңлесен дә утыртып алды. Иномарка авылны чыгып, урман юлына төште. Сул якта Карагач түбә тавы торып калды. Алдагы юл, каенлыкларны калдырып, карагайлар патшалыгына кереп китә. Бу якта юллар артык яхшыдан түгел, әнием әйтмешли, “җөнтәфи” юллар бик күп. (Кеше сирәк йөргәч, юлны йон кебек йомшак, кыяклы үлән каплаганга шулай әйтелгән). Шушы беленер-беленмәс юлдан инде җайлап, саклык белән генә бара башладык. Күптән урманда булмагач, бу урыннарны хәзер танымыйм. Хәлил төшендереп бара:
— Бу тирә — элекке кымызханә арты... Тегендә — Майор кордоны. Без әле Акчалы тавы ягындабыз. Монавы текә җирне исән-сау үтеп китсәк, мин белгән җиргә борылабыз.
Машина үзе текә, үзе кыек борылышны имин-аман үтте. Караңгы урман эченнән барабыз.
Ниһаять, Хәлил: “Хәзер, хәтерем ялгышмаса, алда бер таш ятар, шунда туктарсың”, — диде.
Чынлап та, таш бар икән.
— Шушы урында төшеп, Мозай чишмәсенең суын эчеп китик, булмаса, юкса барып җиткәнче кибегербез, – диде урман белгечебез.
Үзебез белән алган савытлар белән чумырып алып, сусыныбызны бастык.
— Их-ма, суының тәмлелеге! — дидек без, шәһәрдән кайтканнар. — Кызык, Мозай кем булды икән?
— Кем булсын, берәр Мортаза исемле кеше булгандыр инде, — ди Зилә. — Бездә, Ахун татарларында, кеше исемен кыскартмыйча булдыра алмыйлардыр инде: Әпүр (Гафур), Мостак (Мостафа), Хәлкәй (Халит), Шамрай (Шәмсет­дин)... Ә бу Мортаза булгандыр инде.
— Алай булса, Мортай булыр иде, — дип, Рәсимә апа үзенең килешмәвен белдерде. — Моның исеме Мозафар булган булырга тиеш. Мозафар — Мозай.
Чишмәгә рәхмәт әйтеп, машина белән урман эченә кереп киттек. Ниһаять, Хәлил: “Килеп җиттек!” — диде. Машинадан чыгып, җиргә карасак, кара җиләк патшалыгына килеп басканыбызны күреп, хәйран калдык. Безнең шаккатканны күреп, Хәлил үтә канәгать тавыш белән:
— Әйттем бит, “оясына” алып барам, дип. Я, ничек?! — диде. Үзе дә бу урынны таба алганына куаныч кичерә иде.
Нәкъ шулвакыт ниндидер кош кычкыра башлады:
— Са-ак, са-ак, са-ак...
Шундый да зарлы итеп, үзәк өзгеч моң белән кош теле дә әйтеп бирә алыр икән, Ходаем!
— Бу нинди кош соң? — дип сорыйм янымда бернәрсәгә игътибар итмичә җиләк җыярга керешкән Зиләдән.
— Сак кычкыра, Согы каядыр киткән дә шуны чакыра, ахрысы.
Шулай диде дә, исе дә китмичә җиләк җыюын дәвам итте. Ә мин уйга калдым. Бер нәрсә дә юктан бар булмый. Димәк, теге кызганыч бәеттәге кошлар чынлыкта да бар икән. Мөгаен, кайчандыр аны кемнәрдер әле минем кебек әсәрләнеп тыңлап торгандыр... Исемнәрен дә шул уйлап тапкандыр, бәлки.
— И, Аллакаем, ничек өзгәләнә, бахыркай! — Шырлык арасыннан Хәлил килеп чыкты. Ул да минем кебек хыялыйлар затыннан, күрәсең, туктап тыңларга тотынды. Шулчак каяндыр ерактан икенче кош тавыш бирде:
— Со-ок, со-ок, со-о-ок...
— Монысының тавышы әллә ничек, икенчерәк, карлыккан кешенеке сыманрак. Бертөрле корырак тавыш. Моңа каршы безнеке җавап бирде: “Са-ак, са-ак!” Ул “Кайт, кайт!”, дип әйтергә теләде булса кирәк... Күп тә үтмәде, канат каккан тавыш һәм икенче кошның, “Со-ок, со-ок”, — дип, иптәше янына килеп кунганы ишетелде. Аңа җавапка икенчесе гөрелдәгән сыман назлы гына итеп: “Са-а-ак!” — дип, бер генә тапкыр кабатлады да янә тынды. Мин исә: “Их, тагын бер тапкыр кычкырса икән!” — дип, бер куак төбендә кымшанырга да куркып, катып калдым. Әмма бу тавыш башкача кабатланмады.
Әлеге хәлнең шаһиты Хәлилнең шулчак әйткән сүзе миңа бик кызык булып тоелды. Ул, куаклар ягына борылып басып, кошлар авазына колак салып торды-торды да:
— Тынычланды. Мужигы кайтты, — дип куйды.
Берара көлешеп алгач, без янә кара җиләк җыярга керештек. Үзем җиләккә үреләм, үзем уйлыйм: “Бу кошлар “сак” дип тә, “сок” дип тә әйтә ала. Бәетнең “Сак-Сок” дип аталуы шушы кошлар тавышыннан алынмадымы икән?
Читайте нас: