+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
17 июнь 2015, 21:30

Уйнарга ярый

Мобиль чаралар өчен “Бережка” уены балаларны энергияне сакчыл тотынырга өйрәтә.Компьютер уенын мактап, пропагандалап мәкалә язу беренче карашка сәер тоела. Чөнки соңгы елларда үсмерләрнең саф һавада аз булуында, сәламәтлеге какшавында, дәресләр калдыруында нәкъ шул баш бәласенең дә өлеше зур. Бу фикер белән әти-әниләр дә, укытучылар да, үсмерләр үзләре дә килешәдер. Кызганычка каршы, уен “коллары” белән традицион алымнар кулланып көрәшү нәтиҗә бирми диярлек. Өйдә Интернет челтәре өзелсә дә, заманча кесә телефоннары, смартфоннар, айфоннар, планшет компьютерлары глобаль челтәргә керергә мөмкинлек бирә. Бу чараларны да чикләсәң, уен салоннары — адым саен. Заман технологияләре югары дәрәҗәдә үсешкән күп кенә чит илләрдә яшь буынның компьютер уеннары белән чамадан тыш мавыгуыннан максатлы файдаланалар. Әйтик, патриотик рухны күтәрергә, начар гадәтләрдән котылырга булышлык итүче уеннар дәүләт ярдәме белән эшләнә. Ниһаять, бездә дә бу юнәлештә беренче тәҗрибә бар. Башкортстан Республикасының Энергияне янда калдыру һәм нәтиҗәле файдалану технологияләре үзәге “Бережка” уенын әзерләп чыгарды. Республикада гына түгел, Русиядә дә балаларны энергияне сакчыл тотынырга өйрәтүче беренче һәм әлегә бердәнбер уенны күпләр үз итеп өлгерде.

Читайте нас: