Буй җиткереп, егет армия хезмәтенә юллана. Новосибирскида эчке гаскәрләрдә хезмәт итә. Шул елларда укып, водитель таныклыгы ала. Кайткач, ике дистә ел, водитель һөнәренә тугры булып, колхозда бензовоз машинасын хезмәтләндерә.
70нче еллар ахырында була бу хәл. “ГАЗ-51” базасындагы бензовозда эшләгән чагы. Яңа ел алдыннан колхозның янгын сүндерү машинасының суы туңу сәбәпле, Рәфис Нигъмәтҗан улына колхоз җитәкчелеге казанлыкка су китерергә куша. Китерә Рәфис Кашанов суны. Яңа ел бәйрәменнән соң 50 чакрымдагы Куяды станциясеннән дизель ягулыгы алырга юллана. Алып кайта, бушатырга уйлый, әмма насос туңган булып чыга. Паяльный лампа ярдәмендә саклык белән генә эретеп, ягулыкны агызып бетерә. Теге чакта казанлыкка илткән суны тулысынча бушатып бетерүенә шиге булмаса да, насосның туңуына гаҗәпләнә.
Шул ук көнне Куядыга икенче рейска юллана. Бу юлы — бензин алырга. Кышкы көн бик кыска, әйләнеп кайтуына караңгы төшә. Кайтып, бушатырга уйласа, насос янә туңган. Кабат паяльник алып җылытырга уйлый. Авыл читендәге өйдән 50 метрда гына урнашкан гаражда машинасына күз ачып йомганчы ут каба.
— Ялкынның биеклеге дүрт метрлап булгандыр! Лампаны ыргытып, йөгерергә уйладым. Берничә адым атлауга башка уй килде: “Ялгышам түгелме соң? Бәлки, өлгерермен?..” Һәм, кире йөгереп килеп, капкачны ябып, өстенә ятып, ыргакны эләктереп өлгердем, — дип искә ала Рәфис Нигъмәтҗан улы. Цистерна тулы булу сәбәпле, эчтә ялкын сүнә, ләкин шул кыска гына вакыт эчендә кулларын, битен ут өтеп өлгерә.
Үзенең тәне пешүен уйламыйча, машинасын гаражга кертеп өенә юнәлә. Иртәгәсен колхоз рәисе Фәкъсүт Фагамов Рәфис Кашановны үзәк район дәваханәсенә озата. Бик озак дәваланып чыга.
1982 елга кадәр шул машинасын хезмәтләндерә Рәфис Нигъмәтҗан улы. Аннары авылдагы урта мәктәпкә завхоз булып урнаша һәм шул эшеннән хаклы ялга чыга.
— Аллаһның могҗизасы белән үземне сагалаган һәлакәттән исән калганмындыр. Авылдашларыма да зур зыян киләсе иде бит. Исемә төшсә, әле дә тетрәнеп китәм, — ди ул.