+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
20 июнь 2015, 23:53

Яугир кабереннән бер уч туфрак

Бүздәктә яшәүче Фәних Ишмаев сугышта һәлак булган туганының җирләнгән урынын Орел өлкәсендә эзләп таба. Бөек Ватан сугышы хәзерге Русиянең һәр гаиләсенә кагыла, дибез, чөнки ил азатлыгы өчен көрәштә һәр гаиләдән диярлек катнашканнар. Статистика мәгълүматларыннан янә шул билгеле: һәр унынчы гаиләдән бер кеше сугышта һәлак булган яисә яу кырында хәбәрсез югалган. Иң аянычлысы яу кырында башларын салган бик күпләрнең кайсы тарафларда җирләнгәнлеге соңгы елларга кадәр билгеле булмады. Атап әйткәндә, Бүздәк хәрби комиссариатыннан фронтка 1941 елның 19 августында чакырылып, 1943 елның июлендә һәлак булган Хаҗигали Ишмаевның каберен Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан гына оныгы Фәних эзләп тапты.

Фәних Фәнил улы хәзерге вакытта Русия Пенсия фондының Бүздәк бүлекчәсенә җитәкчелек итә. Аңа бай хезмәт юлы үтәргә насыйп була: “Сельхозхимия” берләш­мәсендә, экология буенча район комитетында озак еллар җитәкче вазыйфалар били. 1999 елдан исә социаль өлкәдә хезмәт сала. Намуслы фидакарь хезмәте өчен үткән елда Фәних Ишмаевка “Башкортстан Республикасының атказанган социаль яклау хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Районда аның абруе зур, җәмәгате Лилия Шамил кызы белән үрнәкле гаилә корып, ике ул тәрбияләп үстерделәр.
— Әткәй ягыннан картәтием Хаҗигали Ишмаев турында мин, әлбәттә, ишетеп кенә беләм, — ди Фәних Фәнил улы.— Ул элекке Ахун волостена кергән, хәзер инде юкка чыккан Корткакул авылында 1907 елда туган. Картәнием Гарифә Насыйбулла кызы сөйләгәннәрдән янә шул мәгълүм: Хаҗигали Гафар улы төбәктә хуҗалыкларны күмәк­ләштерүдә актив катнашучыларның берсе була, биредәге “Фрунзе” колхозында хисапчы булып эшли. Ул сугышка киткәндә картәнием 6 бала белән кала. Әйтергә кирәк, Гарифә карчык шул балаларның һәммәсен ялгыз карап үстерде, олы тормыш юлына бастырып, 1988 елда 80 яшь үренә чыгып вафат булды.
Картәниләр һәркем өчен якын, шуңа да беләм: ул гомере буе фронттан ирен көтте, аннары карт­әтие­безнең үлеменә күңе­ле белән килешкәч, их, каберен генә барып күрәсе иде, дип яшәде, мәрхүмә. Соңрак бу изге теләк балаларына, оныкларына да күчкәндер. Шәхсән үзем, карт­әтиемнең каберен эзләп табып, аны барып күрүне йөрәк түренә беркетеп куйган идем инде.
Совет солдаты Хаҗигали Ишмаевның җирләнгән урынын ачыклау буенча эз­ләнүләрне аның энесе, шулай ук Бөек Ватан сугышы яугире Галимҗан башлап җибәрә. Әйткәндәй, Корткакул авылыннан Ишмаевлар гаилә­сеннән фронтка өч кеше алына, өченчесе — Муллагали. Ни аяныч, Хаҗигалигә генә туган якларына кайту насыйп булмый.
Фәних Ишмаевның шәхси архивында Хаҗигали картәтисенең фронттан җибәргән хатлары саклана. Соңгысы 1943 елның 2 мартында латин имласы белән татарча язылган. Анда миномет орудиесе төзәүчесе сержант Хаҗигали Ишмаевның Воронеж фронтында сугышуы, 14 гыйнварда уң кулы яралануы, шул сәбәпле хат язмый торуы турында бәян ителә. Гомере өзеләсен сизгәнме, мәрхүм, әмма язмасының азагында, колхоз җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, алардан гаиләсенә мөмкинлектән чыгып ярдәм күрсәтүләрен дә үтенгән.
Әлеге хатны нигез итеп алып, яугирнең энесе Галимҗан, сержант Ишмаевның кайда җирләнгәнлеге турында белешмә сорап, СССР оборона министрлыгының хәрби архивларына мөрәҗәгать итә. Тәүге хат 1978 елда язылган, аңа килгән җавапта анык кына мәгълүмат юк, әмма шуңа да карамастан, “бу юнәлештә эзләнүләрнең дәвам ите­лүе” турында хәбәр итә архив хезмәткәрләре.
Тикшеренүләрдә беренче нәтиҗәләр исә, үзгәртеп кору чоры башланып, хәрби архивлар “ачылгач” кына күренә башлый. “Хәтер” китабындагы, шулай ук Интернет челтәрендәге, башка чыганаклардагы мәгълүматларны чагыштырып карау нигезендә Хаҗигали Ишмаевның кайсы төбәктә җирләнгәнлегенә берникадәр ачыклык кертелә.
— Әмма, шул ук вакытта, мәгьлүматның төгәллегенә шикләнергә дә урын калды, — ди бу уңайдан Фәних Ишмаев. — Ни өчен дигәндә, “Хәтер” китабында, мәсәлән, туганнар каберлегенең урыны итеп Сухиничи шәһәре тирәсе күрсәтелгән. Соңгы тик­шеренүләрдә Х. Г. Ишмаевның Орел өлкәсе Знаменский районында туганнар кабер­ле­гендә җирләнгәнлеген ачыклаган идек бит инде. Бер чыганакта үлгән көне “1943 елның 6 июле” дип язылган, икенчесендә — шул ук елның 21 июле. Боларның кайсысына ышанырга? Һәрхәлдә, барлык сорауларга җавапны урынга барып кына табарга мөмкинлеге көн кебек ачык иде. Шуңа да сәфәргә җыендым.
Бу урында шундый аңлатма биреп үтик. Соңгы елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугирләрнең каберләренә зыярәт кылу гадәти күренешкә әверелеп бара. Моны туганлык хисләре, әрвахлар рухын олылау, патриотизмга бәйләп тә аңлатырга мөмкин. Фәних Ишмаевның исә бу җәһәттән үз карашы.
— Сугышта һәлак булган яугирләрнең тол хатыннары дигәндә, минем күз алдыма картәнием Гарифә килә, — ди ул. — Аны Ахун авылы зиратында җирләдек. Рух тынычлыгы алсын өчен каберенә картәтием җирләнгән урыннан бер уч туфрак алып кайтып салырмын, дигән ниятем бар иде. Картәтием каберен эзләү дә шуннан чыгып эшләнде. Ниһаять, олыгаеп барган көннәрдә изге уемны тормышка ашырдым.
Орел өлкәсенең Знаменский районына сәфәре барышында шәхси автомобилендә Фәних Ишмаевка бер якка гына ике мең чакрым тирәсе юл үтәргә туры килә. Маҗараларсыз да булмый, әлбәттә. Атап әйткәндә, Знаменский янындагы туганнар каберлегендәге исемлектә Хаҗигали Ишмаевны таба алмыйлар. Соңрак ачыклануынча, әлеге каберлекне яугирләрнең сөлдәләре белән Першино авылы янына күчергәннәр икән. Монда Бөек Ватан сугышы яугирләренә мемориаль комплекс та төзелгән. Мәрмәр ташка уелган язмалардан картәтисенең фамилиясе төсмерләнә, андагы мәгълүмат та чынбарлыкка туры килә. Тарихи һәйкәл җитәкчелеге хаталы язылган “Шимаев” фамилиясен тиз арада “Ишмаев”ка да төзәттерә.
Хәрби каберлектән алынган бер уч туфракны Ишмаев туган якларына алып кайта. Туганнары белән җыелышып, аны картәниләре каберенә салалар.
Читайте нас: