+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
23 июнь 2015, 22:05

Соңгы очыш

Ул батырларча һәлак булган очучы Кәшфи Таһировның җәсәден 70 елдан соң, ниһаять, туган ягына алып кайтты.Бөек Ватан сугышында миллионнарча гомерләр өзелгән. Күпме кешенең исеме мәңгеләштерелгән, ә күпмесе хәбәрсез югалган. Сугыш тәмамлануга 70 ел вакыт узса да, эзләнүчеләр бүген дә үз һөнәренә тугры. Алар архивларда утыра, фактлар, документлар белән эш итә. Вакытлар үтсә дә, әллә күпме чакрымнар аерса да, кешеләр барыбер очраша, бер-берсен таба. Шундый очракларның берсендә “Кызыл таң” гәзитенең дә бердәнбер документ буларак, ярдәме чиксез.

Шушы елның 19 февралендә эзтабарлар сайтына хат килә. Анда былтыр көз Брест өлкәсе Малоритск районының Печки һәм Антоново авыллары арасындагы урманда “Бреставиа” отряды белән 52нче эзтабарлар батальоны “Ил-4” самолетын күтәрү һәм очучы җәсәде табылуы хакында хәбәр ителә. Бер-берсе белән элемтәдә торучы төрле илләрнең эзтабарлары документларны күтәреп, фактларны тикшерә. Ачыклануынча, бу хәл 1944 елда була. Урындагы халык немец истре­би­тельләренә каршы торучы самолетның янган килеш җиргә төшеп баруын һәм өч кешенең парашюттан сикерүен үз күзләре белән күрә. Самолеттан экипаж командиры, Советлар Союзы Герое Николай Краснов, очучы Терехов, гвардия сержанты К. Циркунов сикерәләр. Соңгысының парашюты ачылмау сәбәпле, гәүдәсе җирдәге самолет янында табыла. Аны Антоново авылының партизаннар зиратына җирлиләр. Ә менә дүртенче очучыны хәбәрсез югалган дип белдерәләр.
Ярты ел элек Брест өлкәсендә барган казу эшләрендә очучы җәсәде табыла. Фактларны тикшерә башлагач, документлар буенча ул Башкортстан егете Кәшфи Таһиров булырга тиеш дигән нәтиҗәгә киләләр. Белоруслар Уфа эзтабарлары белән элемтәгә кереп, туганнарын эзлиләр. Шул вакыт эзләнү­челәренең берсе Башкортстанда актив эш алып баручы Римма Буранбаевага очучы­ның документлар буенча Күчәрбай авылыныкы булуын әйтеп һәм төгәл дәлил сорап яза. Вакыйгалар Римма Нури кызының балачагы, яшьлеге үткән авыл белән бәйле булып чыга. Коллегасы, эзтабар Илдар Гайнанов Кәшфинең ике сеңлесе Фәһимә һәм Сәвия Таһироваларның булуын ачыклый. Шунысы кызыклы, Илдар Гайнановның да күп туганнары Күчәрбайда яши. Хәбәрсез югалган йөзләгән солдатны табарга ярдәм итүче Римма Нури кызы беркөнне килеп авылдашын, кардәшен юллармын дип башына да китерми. Ә Сәвия Таһирова – Римма ханым­ның әнисенең якын танышы, мәктәптә математика укыткан, завуч булган, гаилә дуслары да әле, җитмәсә. Бүгенге көндә Пришиб авылында яшәүче бертуганының улы Рафаэль да Кәшфи абыен яхшы хәтерли икән. Самолеттан төшкәндә, экипажны үткәреп, үзе сикерергә өлгерә алмавын аңлый ул. Ләкин беркемдә дә, беркайда да фоторәсемнәр сакланмаган. Хәзер каян да булса фотосурәтен табу бурычы тора.
Римма Буранбаева эзләнүләр алып барганда, абыйсына, элек район гәзитендә мөхәррир булып эшләгән Рим Усмановка мөрәҗәгать итә. Ни могҗиза! Баксаң, Рим Усманов 1987 елның 2 июнендә “Кызыл таң”да “Исемнәрен искә алабыз” рубрикасында басылып чыккан “Каһарман авылдашым” дип аталган мәкаләдә Кәшфи Таһировның очучылар мәктәбендә төшкән фотосы белән аның батырлыгы турында язган булган икән.
– Шинелен, шлемын салып түргә узган үткер карашлы, озын буйлы Кәшфи Таһировны яхшы хәтерлим. Очучылар мәктәбендә укыган вакытта килгән иде. Әтием укытучы иде, ул хәл белергә кергән, озак кына сөйләшеп утырдык. Аны барыбыз да бик хөрмәт иттек, бик матур кеше иде. Хәрби училищега керүе, уку барышы, уңышлары турында сөйләде. Сугыш башлангач, ул ерак авиация отряды составында булды. Берлинга оча иде. Бик югарыдан очалар иде, – дип сөйләде 86 яшьлек Рим Усманов.
Кем ул Кәшфи Таһиров? Нинди батырлыклар күрсәткән? Рим Усманов мәкаләсендә шундый юллар бар:
“...Еракка очучы 10нчы гвардия авиация полкында Кәшфи Таһиров танылган штурман булган. Самолетлар, гадәттә, төнлә һөҗүм иткән. Һава сугышларында Кәшфи абый тәвәккәллек, тапкырлык күрсәткән. Төн караңгылыгында очуга карамастан, штурман бер тапкыр да хата ясамаган. Билгеләнгән җиргә гел тиешле вакытка һәм кинәт барып чыкканнар. Тимер юл станцияләрендә дошманның техника һәм корал төягән вагоннары, бензин цистерналары шартлап күккә очкан, бик күп фашистлар шунда үз үлемен тапкан. Таһировлар экипажы Кенигсберг, Инстербург шәһәрләре кебек ерак объектларга очкан. Ул һавада барлыгы 667 сәгать очып, шуның 462сен төнге караңгылыкта үткәргән. Ә уңыш штурманның зирәклегенә, осталыгына турыдан-туры бәйләнгән”.
Күптән түгел эзтабарлар отрядының төбәк иҗтимагый фонды рәисе Илдар Бикбаев һәм эзтабар Римма Буранбаева Белоруссиягә барып, самолет төшкән киң, тирән чокырны күреп, очучының җәсәден һәм самолет калдыкларын алып кайтты.
– Белоруслар бик җылы каршы алды. Якташыбыз, Бөек Ватан сугышында батырлыклар күрсәткән Кәшфи Таһиров туган ягында җирләнсен өчен янып-көеп йөргән, ярдәм күрсәткән эзтабар белорус Владимир Бухтага рәх­мәтлебез. Ул беренче­ләрдән булып экипажның дүртенче әгъзасын табу максатына иреште. Белоруслар тантаналы рә­вештә калдыкларны башкортстанлыларга тапшырды, безне үз туганнарыдай кабул итте, юридик яктан ярдәм күрсәтте, – ди эзтабар.
“Кызыл таң”да чыккан сурәт очучының сакланып калган бердәнбер фоторәсеме булып чыкты. Зур эзләнүләр алып баручы тынгысыз Римма Буранбаева штурман Таһировның “Ил-4” самолетын бәрдерүче немец очучысын да таба хәтта. Һө­җүмнең нинди биеклектә булуы, координатлар турындагы мәгълүматлар да билгеле. 1942 елның августында каты алышлар вакытында Таһировның экипажы, сигез чакрым биеклеккә күтәрелеп, Германия үзәгенә үтеп, хәрби заводларны шартлаткан.
Әйе, эзтабарларның төп эш коралы – документ. Шушы саргаеп беткән гәзит бите бүген әһәмияткә ия. 22 июньдә Благовар районының Күчәрбай авылында күрсәткән батырлыклары өчен “Ленин”, “Кызыл Байрак” орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән гвардия өлкән лейтенанты, каһарман штурман Кәшфи Таһиров тантаналы рәвештә җир куенына тапшырылды. Яугирнең рухы 70 ел үткәч, ниһаять, туган якларына әйләнеп кайтты. Ә эзләнүчеләр моның белән генә тынычланмый. Чөнки хәрби очучыны аэродромнан озатып, йөкле калган Надежда исемле сөйгәне булуы турында мәгълүмат бар. Кәшфи Таһировның кызын эзләп табарга ниятли тынгысыз эзләнүче Римма Буранбаева.
Туган ил азатлыгы өчен гомерен биргән якташыбыз, штурман Кәшфи Таһиров турындагы якты истәлек безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, аның белән горурланырга хаклыбыз.
Читайте нас: