Нирджа Дипак Сури – Мумбаи (элекке Бомбей) шәһәрендә табиблар гаиләсендә туып үскән. Әтисе Дипак Сури белән әнисе Ашлеша Сури – стоматологлар. Энесе Адитья Сури җиденче сыйныфта белем ала. Аны Башкортстанга нинди җилләр алып килгән?
– БДМУ турындагы мәгълүматны күрү белән уку йортына элемтәгә чыктык, – диде әңгәмәдәшем. – Урысча бер сүз белмәсәм дә, бирегә укырга килдем. Әйе, баштагы мәлдә җиңел булмады. Ике ай дәвамында тел үзләштердем. Урысча азрак сукалый башлагач, бераз җайланды. Тавыкныкыннан башка бер ит тә ашамыйм. Шуңа күрә тамак ялгау өчен уңайлы урын юлларга туры килде. Үземә кирәген “Пышка” кафесыннан сайлап алырга өйрәндем. Тулай торакта Һиндстан милли ашларын пешереп, сабакташларымны да сыйладым. Башкортстанда Һиндстаннан бик күп студентлар белем ала. Туган як сагындырса да, бергәләп үз телебездә аралашып, җырлап, сагыну хисләрен бастык. Алты ел сизелми дә үтеп китте. Монда бик күп дуслар таптым. Сабакташларым Лия Гобәйдуллина белән Алексей Суринны туган ягыма алып кайттым. Аларга Бомбейның истәлекле урыннарын күрсәттем. Аградагы Таҗ-Махал мәчет-мавзолеена да алып бардым. Бик күп тәэссоратлар туплап кайттылар. Алар да мине, туган якларына алып кайтып, кунак итте. Стәрлетамак районында мунча кердем, милли ашлар авыз иттем.
Әти-әни ярдәм итсә дә, кул кушырып утырмадым. Репетитор булып эшләдем. Студент еллары шулай үтеп тә китте. Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, диплом якладым. Кулыма диплом алгач, тиздән Мумбаига очам. Кайту белән иң элек туйганчы милли ризыклар ашаячакмын. Туганнарым, дусларым, якыннарым белән күрешкәч кенә эшкә урнашу турында уйланачакмын.
Әйткәндәй, Нирджа терапевт белгечлеген үзләштергән. Һиндстанда терапевтлар безнең акчада айга 60 мең сум эш хакы ала икән. Гомумән, анда табибларга ихтирам, игътибар шактый зур, ди. Шул ук вакытта, Нирджа кайту белән эшкә урнашып, көрәп акча эшли башламаячак. Әңгәмәдәшем Һиндстанда белемен дәлилләргә тиеш. Ул башта дәрәҗәле табиблар каршында сынау тотачак, имтихан тапшырачак. Белеме, осталыгы тиешле таләпләргә тәңгәл килгән очракта гына эшли башларга рөхсәт бирәчәкләр.
Алты ел Башкортстанда яшәү дәверендә Нирджа бик күп күренешләргә хәйран калган. Шул ук вакытта без Һиндстанны бигүк дөрес күз алдыбызга китермибез икән.
– Мумбаида 21,3 миллион кеше яши, – ди әңгәмәдәшем. – Шуңа күрә, минем өчен Уфа урамнары буш сыман тоела. Бездә урамны туры атлап үтеп булмый. Кемгәдер юл бирергә, кемнедер урап үтәргә туры килә. Аэропортта бөтенләй тыгын. Уфа дәваханәләрендә практика үттем. Биредә халыкка савыгу өчен яхшы шартлар тудырылуы, дәвалану, башлыча, түләүсез булуы соклану уята. Әйтик, Мумбаида дәүләт карамагындагы дәваханәләр бармак белән генә санарлык. Шәхси кулдагыларында дәвалану шактый кыйммәт. Биредә һәркем чәй ярата. Күзәтүемчә, кайберәүләр тәүлегенә бер чәйнек эчәргә мөмкин. Һиндстанда исә тәүлегенә нибары бер чынаяк чәй белән генә чикләнәләр. Аның каравы, нимбу пани, ласси эчемлекләрен еш авыз итәләр. Лимон, карбыз суты кушылган дюс та эссе көнне сусынны баса, хәл кертә. Уртак һәм аермалы якларыбыз күп. Шул ук вакытта Башкортстан белән Һиндстан халкын берләштерүче, якынайтучы үзенчәлекләр дә бихисап. Иң мөһимнәренең берсе – имин тормышның кадерен белеп, һәр көнгә сөенеп яшәү. Мумбаи дөньядагы иң гүзәл шәһәр булса да, Уфада үткән студент еллары күңелемдә мәңге сакланачак. Туган ягыма кайткач, дусларыма, якыннарыма Башкортстанның нинди гүзәл төбәк икәнлеген сөйләячәкмен.
Нирджа Дипак Сури минем белән сәгатькә якын үзенә генә хас мөлаемлылык белән елмаеп аралашты. Сагыш тулы күзләреннән күренүенчә, ул күңеле белән күптән Мумбаида иде. Һиндстан гүзәленә туган ягына исән-имин әйләнеп кайтып, хыялларын уңышлы гамәлгә ашыруын, Башкортстанда алган белемен тормышта куллануын телик.