+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
9 июль 2015, 22:51

Берүзе өч коллективны җитәкли!

Миякә районында Гиннессның рекордлар китабына кертерлек зур уңышларга ирешкән сәнгать эшлеклесе яши. Шушы көннәрдә район үзенең күренекле сәхнә осталарының берсе, танылган музыкант, дирижер, хормейстр, җырлар иҗат итүче, талантлы оештыручы һәм педагог, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гаяз Исмәгыйлевның 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Миякәдә һәркем якын күргән, олысы да, кечесе дә ихтирам иткән хөрмәтле кешегә әверелә алуы үзе генә дә Гаяз Турьян улын зур шәхес буларак тасвирлый.

Ул Ишембай районының Югары Әрмәт авылында туып-үскән. Аның кебекләр турында кулына гармун тотып туган диләр. Мәктәптә укыганда ук Гаяз катнашмаган концерт, конкурс һәм фестиваль калмый. Сәхнәдә үскән малайның киләчәген барысы да мәдәният, сәнгать белән бәйли, әлбәттә. Һәм һич тә ялгышмый — унынчы сыйныфны тәмамлау белән ул туп-туры Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесының хор-дирижер бүлегенә укырга керә. Хезмәт эшчәнлеген 1974 елда туган районының Макар авылы мәдәният йортында директор булып башлый. Укырга, иҗади үсешкә омтылган ир-егетне шактый кызыклы эш тә, яңа барлыкка килгән гаилә дә, бишектәге “солист” та тоткарлый алмый — Гаяз 1977 елда Куйбышев дәүләт мәдәният институтының хор факультетына укырга керә. Көч-дәрте ташып торган яшь музыкант, институтта уку белән беррәттән, шәһәрнең металлурглар мәдәният сараенда — аккомпаниатор һәм “Ялкынлы яшьлек” дип аталган үзе оештырган татар халык җыры ансамбле җитәкчесе булып эшли.
1981 елда институтны тәмамлап, юллама буенча Миякә районына эшкә кайта. Аның кайтуы район мәднияте өчен тарихи вакыйгалар чорына туры килә — Гаяз җиң сызганып Мифтахетдин Акмулланың 150 еллык юбилее һәм яңа төзелгән район мәдәният сараен ачу белән бәйле тантаналарга әзерләнүгә тотына. Зур чаралар үтү белән Гаяз Турьян улын балалар музыка мәктәбе директоры итеп тәгаенлиләр — монда ул төгәл 17 ел эшли. Мәктәпнең матди-техник базасын ныгытуга, укучылар санын арттыруга һәм яңа класслар ачуга күп көч сала. Тынлы уен кораллары, хор һәм башка яңа класслар ачыла. Булачак дирижер һәм хормейстр бу елларда үзе өчен дә яхшы башкаручылар үстерә. Төрлесе төрле өлкәдә эшләгән элекке укучыларын хорга җәлеп итү аңа, билгеле, күпкә җиңелрәк бирелә.
Гаяз Исмәгыйлев халык исемен йөртүче өч хор коллективын җитәкли. Чынлап та, Гиннесның рекордлар китабына кертердәй казаныш бу дисәк тә ялгыш булмас. Исмәгыйлев соңгы унбиш ел эчендә Миякәне данга күмгән урыс, башкорт халык хорларын һәм халык исеменә лаек булган “Нур” татар җыр ансамблен оештыра. Бу колективлар белән ул иң югары дәрәҗәдәге конкурсларда, фестивальләрдә җиңү яулый, “Звезды Белоречья-2006” республика конкурсының Гран-приена лаек була.
Гаяз Исмәгыйлев соңгы чорда үзен җырлар иҗат итүче буларак та танытты. Аның җырлары күп кенә күренекле башкаручылар репертуарына кергән. Ул композиторлар җырларын хор өчен эшкәртә. Күптән түгел Башкортстанның атказанган артисты Вәкил Мурзин иҗат иткән җырны “Нур” ансамбле репертуарына кертә. Гаяз Исмәгыйлев үзе җитәк­ләгән хорлар өчен йөзләрчә җыр эшкәрткән. Яраткан картәтиләренең юбилеенда үзенчәлекле музыкаль котлаулар белән сәхнәгә оныклары Ильяс белән Айсылу да чыкты. Останың эшен, һичшиксез, алар дәвам итәчәк.
Читайте нас: