+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 июль 2015, 23:55

Берлиннан җырлап кайткан!

68 ел элек Германиядә сатып алган аккордеонын Нәҗип Кучкаров бүген дә кулыннан төшерми.Билгеле инде, “Сугыш бетте! Җиңү!!!” дигән сүзләрне ишетү белән совет солдатлары тизрәк фашизмны тудырган җирдән китәргә, Туган илгә кайтырга ашкына. Миякә районының данлыклы Советлар Союзы Герое Миңнегали Гобәйдуллинны биргән Өршәкбаш-Карамалы авылында туып-үскән Нәҗип Мәҗит улы да, башкалар кебек үк, сәгате-минуты белән кайтып китү көнен көтә. Әмма хәрби билетында күрсәтелгән һөнәре аны бу бәхеттән төгәл дүрт елга мәхрүм итә.

Кызык та, кызганыч та, чөнки бүген “комбайнчы” дигән аерым һөнәр юк, һәрхәлдә, бер документка да алай дип язылмый, “механизатор” дип күрсәтелә. Ә сугышка чаклы Бәләбәйдә комбайнчылар курсын тәмамлаган һәм МТС системасында эшләгән Кучкаровның хәрби документларында тыныч тормыштагы һөнәре “комбайнчы” дип язылган була.
— Токарь, механизатор һәм тыныч тормышта да бик кирәк булган башка шундый һөнәр ияләрен беренче исемлектә кайтарырга әзерләделәр. Минем комбайнчы һөнәрем беренче чиратта өйгә кайтарылучылар исемлегендә булмау сәбәпле, армиядә калдырдылар. Башта ике елга гына дигәннәр иде, соңрак, алмаш юк, дип, тагын ике елга калдырдылар. Шулай итеп, туган йортка 1949 елның май бәйрәмнәренә генә кайтып керә алдым, — дип искә ала Нәҗип абый.
Урыс халкының бу очракка бик туры килгән “Не было бы счастья, да несчастье помогло!” дигән әйтеме бар. Кучкаров та Берлинда хезмәт иткән елларын бушка уздырмый. Беренчедән, үзлегеннән тиз арада немец телен үзләштерә, ул аны бүген дә онытмаган, шактый ару сукалый. Икенчедән, балачак хыялын тормышка ашыра — немец аккордеонын сатып алуга ирешә. 1947 елда, шактый акча җыйгач ала ул аны. Инструмент белән бергә кулына уйнарга өйрәтүче немецча китап та тоттыралар.
— Шул самоучитель ярдәмендә бер-ике айда аккордеонда уйнап алып киттем. Тик бар белгәнем — немец музыкасы, әле ярый күбесе безнең колакка күптән таныш маршлар, вальслар. Ә музыка өчен тәрҗемәче кирәкми. Үзебезнең егетләр соравы буенча берничә урыс көен, вальс һәм биюләрне дә өйрәндем. Шулай итеп, дүрт елда үзлегемнән “Берлин консерваториясен” тәмамлап кайттым, аккордеонда гына түгел, баянда да уйнарга өйрәндем, — дип елмая Нәҗип Мәҗит улы, кулына 68 яшьлек аккордеонын алып һәм 66 ел бергә гомер кичергән Хәдиясен янына чакырып. Тегесе гармун тавышы ишетелү белән без утырган залга чыга.
— Аның шулай оста гармунчы булуы җанымны аз көйдермәде инде яшь чакта, бөтен хатын-кызның игътибар үзәгендә ул булды! – дип елмая бу җәһәттән тумышы белән Стәрлебаш районының Гөлем авылы кызы Хәдия апа. — Былтыр Өлкәннәр көнен билгеләгәндә дә биетте, һәрчак “Нәҗип абый, баяныңны калдырма!” диләр.
Нәҗип абый тыныч тормышта күп еллар тракторчы, комбайнчы, механик, инженер булып эшли. Районның иң көчле, иң талантлы инженер-механикларының берсе булып таныла. МТС системасында эшләгәндә 2 мең гектар чирәм җирләрне үзләштергән өчен “Чирәм җирләрне күтәргән өчен” һәм “Фидакарь хезмәт өчен” медальләренә лаек була. Хәдиясе белән бер ул һәм өч кыз үстерәләр, оныкларын, туруннарын күреп куаналар.
Миякәлеләр Нәҗип Кучкаровны легендар Миңнегали Гобәйдуллин белән беррәттән зурлап телгә ала. Сәбәбе – аның Нюрнберг процессын саклаучылар арасында булуы. Бу хакта ул үзе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан кулдан язган китабында да җентекләп искә ала. Без бүген район гәзите мөхәррире Мансур Әминев белән бергә әлеге китапны бастыру чарасын эзлибез. Новый мир авылында моннан 50 еллап элек үзе төзеп кергән иске йортында күпләр кебек дәүләттән ярдәм дауларга уйламыйча тыйнак кына гомер кичерүче Нюрнберг сакчысының китабын нәшер итү миякәлеләр өчен берни тормас дип ышанам. Озакламый бөтен дөнья Нюрнберг судының 70 еллыгын билгеләячәк. Нәҗип Кучкаровка, әлбәттә, игътибар бермә-бер артачак. Тәнендә әле булса немец снаряды ярчыгын йөртүче Нәҗип абыебыз исән-сау гына булсын!
Читайте нас: