-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
15 июль 2015, 22:17

“Артек”та Медведев белән дә күрештек!

Халыкара балалар үзәгендә ял онытылмаслык тәэссоратлар калдырды.Быелгы җәй, гомерлеккә хәтердә калачак, чөнки миңа чын әкият илендә — Халыкара балалар үзәге “Артек”та ял итү бәхете тиде. Башкортстаннан без 20 кеше идек. Майның соңгы көннәрендә самолетта башкаладан Симферопольгә очтык. Өч сәгать дигәндә, без күреп өйрәнгән каеннар һәм чыршыларны кипарислар һәм магнолиялар алыштырды, ә битебезне йомшак диңгез җиле иркәләде.

“Артек”, билгеле булуынча, Совет чорыннан ук илдә генә түгел, бөтен дөньяда иң яхшы балалар лагерьларының берсе санала. Анда төрле илләрдән балалар ял итә. “Артек”та барлыгы 10 лагерь эшли, аларның һәрберсендә — 28-30 баладан торган егермешәр отряд, шунлыктан биредә берьюлы алты меңгә якын бала ял итә ала. Без барганда бары тик алты лагерь гына балаларны кабул итте, калганнарында ремонт эшләре бара иде.
Мин “Морской” лагерена эләктем. 1925 елда “Артек” нәкъ “Морской”дан башланган. Биредә 4 палаткада балалар ял итә. Дөрес, тәүге елларда диңгез һәм тауларның һавасы шифалы булуны исәпкә алып, “Артек” үпкә чирле балалар өчен төзелә. Әмма тора-бара ул барлык балаларны да кабул итә башлый. Биредә бик күп танылган кешеләр ял иткән, очрашуга килгән, шулардан Аркадий Гайдар, Юрий Гагарин, Джавахарлал Неру, Хо Ши Мин, Клара Цеткин, Аркадий Райкин, Самуил Маршак, Герман Титов, Лев Кассиль, Анри Барбюсны атарга мөмкин. 80нче елларның иң танылган кунагы — Америка кызы Саманта Смит. Ул, билгеле булуынча, ни өчен СССРның Америкага каршы сугыш ачарга теләве турында сорап, ил башлыгы Юрий Андроповка хат яза. Юрий Андропов, үз чиратында, СССРның тынычлык яратучы ил булуын әйтә һәм 10 яшьлек кызчыкны кунакка чакыра. Саманта “Морской” лагеренда ял итә, ә үз иленә кайткач, совет халкының, чыннан да, кораллануга каршы булуын, СССРның коточкыч сугыш кичерүен һәм бу афәт башкача кабатланмасын өчен барысын да эшләвен сөйли. 1983 елда, “салкын сугыш” чорында бу Саманта тарафыннан бик кыю адым була. Саманта Смит, кызганычка каршы, авиаһәлакәттә һәлак була. Кечкенә чакта миңа аның турында әнием бик күп сөйли иде, әле дә, “Артек”ка баруым билгеле булгач, һичшиксез, Саманта Смит аллеясын фотога төшерүемне үтенде. Бәхеткә, мин нәкъ кайчандыр тынычлык илчесе Саманта ял иткән лагерьга эләктем. Бу минем өчен зур горурлык!
Без “Артек”ның 90 еллык юбилей сменасында ял иттек. Беренче артекчыларның ничек яшәвен бераз гына булса да аңлар өчен безгә палаткаларда торып карарга тәкъдим иттеләр. Бу ике көн искиткеч могҗизалы, күңелле булды. Моннан 90 ел элек нинди форма булган, безгә шундыйны бирделәр, кызыл галстук тактык. Саф һавада яшәве, учак янында җырлап утыру искиткеч ямьле булып истә калды.
90 ел дәвамында “Артек”та төрле традицияләр барлыкка килгән. Шуларның берсе — Аю-Даг тавына менү. Отрядта беркемнең дә шундый истәлекле вакыйгадан читтә торып каласы килмәде. Иртәнге сәгать дүрттә торып, тауга юнәлдек. Тауга менү бер дә җиңелдән түгел икән, арыдык, әмма без юлны дәвам иттек. Тауның иң биек ноктасында артекчылар сафына кабул итү йоласы үткәрелә, без туган илгә, “Артек”ка тугры булырга ант иттек. Алып менгән ташны, иң изге теләкләр теләп, тау башында калдырдык.
Чараларның, әлбәттә, иң күңеллесе һәм истә кала торганы “Артек”ның 90 еллыгын билгеләү тантанасы булды. Бу көнне лагерьга чит ил кунаклары — Австралия, Монголия, Греция, Америка, Төркия, Швециядән Балалар лагерь­ларының бөтендөнья ассоциациясе, шулай ук “Орленок” вәкилләре дә килде. Алар, әлбәттә, безне тәбрикләде, уңышлар теләде. Ә бәйрәмнең иң зур кунагы — Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев лагерьга компьютер классы бүләк итте.
Бәйрәм тантанасын Станислав Костюшкин алып барды. Кичен искиткеч зур, ямьле концерт булды. Ә концертны без яратып өлгергән “Непоседы”, “Домисольки”, Бөтенрусия балалар хоры, шулай ук “Голос” балалар тапшыруында катнашучылар бизәде. Флешмоблар да искиткеч матур булды, сәхнәдә берьюлы 812 бала чыгыш ясады. Ә кичә соклангыч салют белән тәмамланды.
Әлеге чарадан соң без лагерьда тагын өч көн булдык, аннан соң хушлашыр вакыт җитте. Әлбәттә, аерылышу шулкадәр авыр булды, чөнки без инде бер-беребезгә күнегеп, өйрәнеп беткән идек. “Артек” формасын салу аеруча кыен булды.
“Артек”ның башка лагерьлардан аерылып торган яклары күп. Әйтик, ашханәдә “швед өстәле” принцибы буенча, кем нәрсә тели, шуны ашый. Яшелчә-җимеш аеруча күп.
“Артек”ның, чыннан да, җир йөзендәге иң яхшы лагерь икәненә биредә булган 21 көн эчендә ышанып кайттым. Шуңа да мондый ял бүләк итүче республиканың Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгына, Нефтекама шәһәре хакимиятенең яшьләр комитетына, мин йөргән “Азарт” төркеме җитәкчеләренә һәм балаларны кайгыртучы барлык өлкәннәргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Мондый ялдан соң илебезне, республикабызны тагын да ныграк яраттык. Үзебез дә яхшы якка үзгәрәбез.
... Самолетка йөгерер алдыннан Кара диңгезгә: “Мин кире киләчәкмен! Син мине көт!” дип пышылдадым. Беләм, биредән киткәндә, һәрбер бала аңа бу сүзләрне әйтәдер. Әмма мин ышанам: дөньяда могҗизалар булып тора бит һәм мин дә тагын шушы искиткеч ямьле Балачак иленә әйләнеп кайтырмын...
Читайте нас: