Баһаветдиновлар нәселе нык бәдәнле ир асыллары белән билгеле. Шуларның берсе — Рамил Мөхәммәт улы. Аның рәвеше дә чын ирләрчә. Гомер буе хәрби кием кигәнгә яки кылыч борынлы, имәндәй гәүдәле булганга гына түгел. Заттан, нәселдән килгән ниндидер бер ышанычлылык, тотрыклылык, рухи көч бар аңарда.
Аның ике бабасы да Әхкәметдин исемле булган. Әтисе ягыннан дәү әтисе Чакмагыш районының Яңа Йомран авылында яшәгән. Беренче Бөтендөнья сугышында катнашып, ике тапкыр “Батырлык өчен” медаленә лаек булган. Сугыштан каты яраланып кайткан. Ул яралар үзе үлгәнче төзәлмәгән һәм карт яугир гомер буе аларны бинт белән бәйләп йөрергә мәҗбүр булган. Хатыны яшьли генә үлеп киткәч, аны сагынуына түзә алмый, 2 яшьлек кызы да елый-елый җан биргән. Тән яраларын бәйләрсең дә, ә җан әрнешен ни басар?
Чын ирләрдән анысы да чигенә — Әхкәметдин янә гаилә корып, Хәҗәр апа белән 6 бала үстергән, берсе сугышта һәлак булган, калганнарның барысына да югары белем биргәннәр, чын кеше итеп тәрбияләгәннәр. Бер уллары Мөхәммәт укытучы һөнәрен сайлаган.
Мөхәммәт Баһаветдинов Кушнаренко районы тарихында якты эз калдырган кеше. Ул күп еллар Талбазы урта мәктәбендә директор, соңрак башка җитәкче вазыйфаларны башкарган. Ул эшләгән чорда Талбазы мәктәбе ике катлы яңа бинага күчкән. Алтмышынчы еллар башы өчен бу — күренекле вакыйга. Яшь директор уку-укыту процессында укучыларга күп яклы тәрбия бирү алымына өстенлек биргән — мәктәпнең берничә гектар җире, ике аты, ике йөк машинасы, чылбырлы тракторы да булып, балалар укуны хезмәт белән аралаштырып үскән. Алар спорт өлкәсендә дә зур уңышларга ирешкән. Моның өчен мәктәптә спорт залы, спорт мәйданчыклары булдырылган, ул елларда шәһәр балаларының күбесендә булмаган ботинкалы чаңгыларда шуып, талбазылылар һәм бирегә башка авыллардан килеп укучылар күпләрнең күзен кыздырган. Шулай ук, районда беренчеләрдән булып водительгә укыту кабинеты җиһазландырылган. Белгән абзаң чын мәгънәсендә ил тоткасы булырдай ирләрне ничек тәрбияләргә!
Рамил Мөхәммәт улының икенче Әхкәметдин бабасы Купай авылында мәэзин булган. Гаиләсенә тагын бер ятим баланы сыендырганы өчен аны “раскулачивать” итеп, йортын тартып алганнар, әмма авылдан куарга базнат итмәгәннәр. Ул шунда ук янә йорт салып, дөнья корган, балалар үстергән. Бу гаиләдә беренче урында мәгърифәт булгангамы, кызлары Әлифә бар булмышын балалар тәрбияләүгә багышлаган. Мөхәммәт абый белән алар Байталлы авылында укытканда танышып, гаилә корып, Талбазыга эшкә килгәннәр. Бу гаиләдә 4 ул туган.
Рамил Мөхәммәт улыннан гаиләдәге тәрбия алымнары турында кызыксынабыз.
— Укытучы баласының тәрбия алымнары өч өлештән тора: “Тулы җавап бир!”, “Кабатла!”, “Яңабаштан сөйлә!” — дип көлемсери ул. — Чынында, безнең тәрбия белән махсус рәвештә беркем дә шөгыльләнмәгәндер. Тәпи баса башлагач, башка калдырыр кеше булмагач, әнигә ияреп мәктәпкә йөрибез. Арткы партада аны көтеп утырабыз. Шунда колакка кергәннәрне үзебез укый башлагач та кулланабыз. Мин 1нче сыйныфка барганда Кәүсәр абыем 3нчегә күчте. Ике сыйныф бер бүлмәдә укыйбыз. Мин аның программасын күптән ятлаган инде! “Пионерка Гөлчәчәккә хат” поэмасын сөйләгәндә туктап калса, мин әйтеп җибәрәм. Соңыннан үземә эләгә дә инде гарьчел абыйдан.
Безнең өйдә авылда беренче телевизор булганлыктан, анда 30-40 кеше җыелып спектакль карыймы, сайлаулар вакытында ул агитпунктка әйләнәме — болар барысы да безгә тәрбияне халыкның үзеннән алырга этәргеч булгандыр.
Рамил Баһаветдинов Уфа авиация институтында белем ала. Аны тәмамлагач, армиягә алына һәм гомерен хәрби хезмәт белән бәйли. Ул башкалада, шулай ук Илеш, Туймазы районнарында хәрби комиссар вазыйфасын башкара, бүген — Башкортстан Хәрби комиссариатында бүлек мөдире. Хәләле Венера ханым белән тату гаиләдә 3 бала үстергәннәр, оныклары бар.
Запастагы полковник Рамил Мөхәммәт улының хезмәт биографиясе күпләргә үрнәк булырлык. Шәхес буларак та күркәм ул. Беренче карашка кырыс һәм эшлекле булып тоелса да, “йомшак” ягы да бар — ул шигърияткә гашыйк, еш кына Әнгам Атнабаев шигырьләренә мөрәҗәгать итә, аның китабын үзеннән калдырмый. “Атнабайсыз булмый,” — ди ул бу хакта. Тагын туган авылы, сабакташлары өчен җаны фида. Ирләрнең асылына хас шушы сыйфатлары, затлы нәселеннән килгән күркәм тәрбия бүген балаларына, оныкларына да күчә.