– Бангладеш башкаласы Дакка шәһәреннән мин, – дип башлады сүзен әңгәмәдәшем. – БДМУда белем алучы бер студент белән таныштым. Ул биредәге яхшы шартлар, белем бирү дәрәҗәсенең югары булуы турында сөйләде. Бәхетемне сынап карарга булдым. Тәвәккәлләп, юлга чыктым. Нәтиҗәдә, дәвалау факультетына бюджет урынына укырга кердем. Урыс телен үзләштерү ансат булмады. Грамматика җиңел бирелсә дә, сүзләрнең тәмамланышы шома гына килеп чыкмады. Тулай торакта урысча көн саен аралашкач, остардым. Хәтта кибеттә беркемнең дә игътибарын җәлеп итмичә әйбер сорарга өйрәндем.
Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, Бангладешның бюджетына кергән керемнең дүрттән өче туку сәнәгатенә туры килә. Барлыгы өч миллионнан артык кеше шушы тармакта эшли. 2009-10 елларда 12,6 миллиард долларлык өс киеме экспортка чыгарылган. Мондый күрсәткеч илгә Бөтендөнья сәүдә оешмасында өс киеме җитештерү буенча дүртенче урынга чыгарга мөмкинлек биргән. Баксаң, Мансура Үодхуриның гаиләсе дә бу тармак белән бәйле икән.
– Әтием Мунаем Үодхури – эшкуар. Ул бик күп илләргә, шул исәптән Русиягә, аның төбәкләренә дә өс киемнәре сата. Әйтик, Уфадагы “Манго” кибетләрендәге джинсыларның берникадәресен дә әтием китергән. Шул ук вакытта әнием Разия Султана – инглиз мәктәбе укытучысы. Абыем Али Хәсән Үодхури Филиппинда яши һәм эшли. Мин табиб һөнәрен юкка гына сайламадым. Мохтаҗларга ярдәм итәсем килә, – дип сүзен дәвам итте ул.
Мансура уку белән генә чикләнмәгән. Уку йортының тормышында да актив катнаша. Әйтик, һәр елда “Студент язы” фестивалендә бию номеры белән чыгыш ясый. Аның бу сәләте белән сабакташлары кызыксынып, биергә өйрәтүләрен үтенеп сораган. Нәтиҗәдә, Мансура түгәрәк оештырган. Анда студентлар гына түгел, өлкәннәр дә йөри башлаган. Чибәркәйнең оста биюен хәтта Башкортстанда бер авылда да күрә алганнар.
– Сабакташыма кунакка кайттым, – дип исенә төшерде Мансура. – Кичен, мунча кергәч, клубка чыктык. Дискотекада заманча көйләр генә куйдылар. Мөрәҗәгать итәргә ди-джей да юк иде. Җиһазлар өчен җаваплы бер егеткә Бангладеш милли көйләре язылган флэшканы бирдем. Фойеда яңгырый башлаган моң бөтенесен дә таң калдырды. Вакытны озакка сузмыйча, өздереп биергә керештем. Халык, уратып алып, башта миңа сәерсенеп карап торды. Шуннан соң акрынлап, барысы да биюгә кушылды. Кайбер хәрәкәтләрне үзләштерүчеләр дә булды. Иң мөһиме – һәркем күңел ачты. Сабакташым сөйләвенчә, ул дискотеканы авыл яшьләре әле дә булса онытмый икән. Башкортстанда башка милләт вәкилләренә, аларның мәдәниятенә кызыксыну белән караучы халык яшәве соклану уята.
Сер түгел, хәзер төрле милләт вәкилләренең никахлашуы – гади күренеш. Мансура белән бу теманы да читләп узмадым.
– Бангладешта асыл затлар унсигезе тулу белән кияүгә чыга ала, – диде ул. – Кайберәүләргә кияүләрне әти-әниләре табып бирә. Телисеңме, теләмисеңме, беренче күргән кешегә бер күрүдә үк гашыйк булып, кияүгә чыгарга туры килә. Әти-әнием миңа кияүне үземә сайлау иреге бирде. “Ирең белән без яшәмәячәкбез, син гомер кичерәчәксең. Шуңа күрә сөйгәнеңне үзең эзлә”, диделәр. Безнең гореф-гадәтләр буенча никахлашканда милләт мөһим түгел. Бары тик булачак ирем мөселман булырга тиеш. Әйе, шәхси тормыш турында да уйланыла. Шулай да әлегә бөтен көчемне укуга салам. Киләчәктә тормыш юлын бергә үтәрдәй ярымны очратып, аның белән бәхетле гомер итәчәгемә ышанам.
Мансура Үодхури бер елдан соң туган ягына әйләнеп кайтып, эшли башларга исәп тота. Башкортстан мәдәниятен баетучы чибәркәйгә бу максатына да ирешүен телик.