Алай түгел икән. Мәләвез районында Тимербаевлар гаиләсендә булганнан соң минем моңа ышанычым ныгыды гына. Фәнүн абый белән Лилия апа нәкъ менә шундый белдерү аша танышып, инде өч ел матур гомер кичерә. Фәнүн абый чыгышы белән Благовар районыннан. Ул яшьли путевка буенча Мәләвез шәһәрендәге химзаводка эшкә килгән. Аннары озак еллар ит комбинатында, аннан соң күркә җитештерү предприятиесендә эшләп хаклы ялга чыккан. Хатыны белән ике бала үстергәннәр. Кызганычка каршы, егерме елдан артык яшәгәннән соң аларның юллары аерыла. Фәнүн абый, өч бүлмәле фатирын хатынына калдырып, шәһәр читендәге шушы участокта ялан кадәр йорт салып керә. Ун еллап ялгыз тилмергәннән соң, ни булса да булыр дип, урындагы реклама гәзитенә үзенә тормыш юлдашы эзләве турында хәбәр бирә.
Лилия апа районның Мотай авылыннан. Ире белән дус-тату яшәгәннәр, өч бала үстергәннәр, аларга югары белем алырга ярдәм иткәннәр. Газизе турында ул бүген дә тик җылы сүзләр белән генә искә ала. Апа үзе 16 ел клубта эшли, аннары 13 ел фермада сыер сава. Колхоз таркалгач эшсез калып, күпләп мал үрчетеп яши гаилә. 37 ел бергә яшәгән ире чирләп үлгәч, авылда дөнья йөген тартулары бик авырга туры килә аңа. Менә шунда кодагые теге гәзиттәге белдерүгә юлыга да инде. Һәм кызык өчен генә шалтыратып карарга була. Фәнүн абый белән сөйләшеп, аның бик итагатьле, гади кеше икәненә төшенгәч, Лилия ападан рөхсәт сорап, кодагыеның телефон номерын бирә.
— Берзаман миңа Фәнүн шалтырата, — дип искә ала Лилия апа. — Кодагый кисәтеп куйган иде инде. Әллә ни өметләр багламадым, әлбәттә, ярар, сөйләшеп карармын, дидем. Ирсез калуыма ике ел ярым, җанымны кая куярга белми йөргән көннәр. Дөнья хәлләрен, балалар турында сөйләшеп ару гына вакыт үтеп киткәнен сизми дә калганбыз. Икебезне дә бер үк нәрсәләр кызыксындыра, уйлар уртак. Бер-ике ай шулай телефоннан сөйләшеп үтте гомер. Аннары мин Мәләвезгә барып, Фәнүннең йортын эзләп таптым. Бик матур, чиста, тәртипле яшәгәнен күрдем. Аш әзерләнгән, идәннәр юылган иде. Ошады миңа бу кеше, бик төпле, ипле күренде. “Мин өемнән беркая да китмим, килсәң, син киләсең”, ди. Тегендә дә гомер буена җыелган дөнья. Калдырып китәргә бик кызганыч булды, ләкин танышуыбызга алты ай дигәндә тәвәккәлләдем һәм бүгенгә кадәр бу хакта үкенгәнем булмады. Балалар да ошатты, Фәнүн аларны үзенеке итеп кабул итте.
Шушыны исбатлагандай, бу көнне аларга кунакка Лилия апаның Уфада яшәүче кызы балалары белән кайтып төшкән иде. Өч яшьлек Гаяз картәтисенең итәгеннән дә төшми. Башка оныклар да аны үз иткән. Моңа кадәр Лилия апаның улы гаиләсе белән бер ай яшәп киткән.
— Алар Мәләвездә яши, фатирлары бишенче катта. Улым аягын сындырды да, баскыч буйлап күтәрелергә авыр, дип үзебезгә чакырдык, — ди апабыз.
Шулай итеп, бер җан булып яшәп ята Тимербаевлар. Фәнүн абыйның кызы Мәскәүдә төпләнгән, сирәк кайта. Мәләвездәге улы гаиләсе белән килгәли икән.
Лилия апаның Мотайдагы хуҗалыгын да ташламыйлар, кайтып йөриләр, кирәген чәчәләр, утыйлар, җыялар. Маллары үзенә ияреп килгән. Фәнүн абый мал карарга ярата, кайчандыр ул атына кадәр асраган. Хәзер ихатада сыеры, башмагы, кош-корты бар, ул гөрләп тора. Аңа балалар гөрләшүе дә кушыла. Фәнүн абый белән Лилия апаның соңлап корылган дөньясына әнә шулар ямь өсти, тормышларын мәгънәле итә.