+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
30 июль 2015, 00:24

Сихер

Ак күңелле кешеләр алдында яшәешнең яңа юллары ачыла.Күлмәк-чалбарларны, кесәләрен тикшереп карамыйча, юарга салганы юк Зөлфирәнең. Бу юлы да ул иренең әйбәтлеккә кия торган чалбарын чөйдән алды да, кулын уң як кесәсенә тыкты. Аннан теткәләнеп-кискәләнеп бет­кән кызыл кулъяулык тартып чыгаруга сискәнеп китте.

Миен яшен тизлегендә “Сихер ич бу!” дигән ачы уй ярып үтте һәм ул үз-үзен белештермичә, кулъяулыкны идәнгә атып бәрде. Аннары аңа куркынган күзләре белән беравык карап торды да: “Илфир, дим, Илфир, кил әле, нәрсә бу?” — дип, аш бүлмәсендә чәй чөмереп утырган иренә дәште. “Нәрсә булды? Нигә ул кадәр ямьсез итеп акырасың?” — дип, Илфир шундук Зөлфирәсе янына килеп басты һәм:
— Мин.. мин... ашка барыр алдыннан кесәмә ак җирлеккә зәңгәр шакмаклар төшкәнне салган идем, мондыйны түгел, — дип шып туктап калды һәм кулъяулыкны үрелеп идәннән аласы итте.
— Кулың белән кагыласы булма! Хәзер берәр нәрсә белән ипләп кенә тотып, елга аша чыгарып ыргытырбыз. Шул кабахәтнең — кара йөз Рәүфәнәнең генә эше бу, — дип, күзләренә мөлдерәмә тулган яшьләрен чак тыеп, соскы белән себерке алырга ванна бүлмәсенә юнәлде Зөлфирә.
— Берни аңламыйм. Нәрсә турында сөйлисең син?
— Синең исән булуыңнан көнләшеп кенә сихерләгән ул сине. Минем гүәрдиндәй ирем, әнә, җир астында ята, ул да ятсын әле дип, уйлаган. Синең Закирның кырыгына мотлак киләсеңне белеп, кулъяулыкны алдан сихерләп куйган, аннары, җаен туры китереп, кесәңә салган.
Илфирның башы Зөлфирәсенең бу сүзләрен тиз генә эшкәртеп җиткерә алмады һәм ул кичәге хәлләрне хәтерендә яңартырга тырышты.
Икесе дә чакырулы булса да, башым авыртып тора, дип, Зөлфирә Закирның кырыгына бармады. Илфир да башта берүзе генә бармаска уйлаган иде. Ләкин 25 ел бергә эшләгән хезмәттәшенең кырыгына бармый калуны гөнаһка санады һәм, хәерен алып, Рәүфәнәләргә үзе генә китте.
Ул килгәндә барысы да диярлек җыелып беткән иде инде. “Кая, Илфир, ишек төбендәге элгечтә урын да калмаган, киемнәреңне түргәрәк алып куйыйм”, — дип аның курткасын кепкасын өстеннән салдырып диярлек алып эчке бүлмәгә алып кереп китте һәм бераз вакыт үтүгә генә кире әйләнеп чыкты Рәүфәнә. Тукта, шунда бу кара эшен эшләде микәнни, юньсез?
Илфир белән Зөлфирә, сихерләнгән кулъулыкны елга аша алып чыгып, чокыр казып, шунда күмеп куйдылар. Моңа кадәр андый-мондый әйбер белән очрашканнары булмаганлыктан, шул көннән башлап күңелләренә ниндидер шом кереп оялады, икесе дә эчтән генә: “Хәерлегә генә була күрсен инде, берүк. Сихер безгә түгел — ясаган кешенең үзенең башына төшсен”, — дип теләделәр.
Ә ул озак көттермәде: Рәүфәнәнең үзенә дә, Илфирга да түгел, ә нәкъ Зөлфирәгә төште. Шушы вакыйгадан соң бер атналап вакыт үтүгә, Зөлфирәнең уң аягының тубык туры әрнеп сызлый башлады. Көннәрдән бер көнне гөбедәй шешеп тә чыкты. “Рәүфәнәнең сихере генә төште”, — дип сукрана-сукрана, халык медицинасы ысулларын кулланып, үзенчә дәваланып та карады Зөлфирә. Тик файдасы гына булмады. Аптырагач, таныш табибка күренеп карарга булды. Анысы шешне тотып карауга: “Эрен җыелган монда. Кичекмәстән операция эшләтергә кирәк. Мондый операцияне башкалада гына ясыйлар”, — дип шундук республика клиник дәваханәсенә юллама язып бирде. Икенче көнне Уфа табиблары ярты сәгать дигәндә операция ясап, аны палатага чыгарды. Тик, сихер вакыйгасы дәвамлы булып чыкты.
Палатада Зөлфирәдән башка тагын ике кеше — берсе аның кебек үк операция ясаткан бер яшь ханым һәм шундый ук процедурага чират көтеп ятучы бер апа бар иде. Сөйләшеп киттеләр. Башына ак яулык ябынган апа сүзгә кушылмады, ә менә Нәсимә исемлесе бик сүзчән булып чыкты. Каян килгәнлеге, кем булып эшләве турында бер тында сөйләп бирде. Аны тыңлап бетерүгә, Зөлфирә ах итте: бәй, алар яшьтәшләр генә түгел, бер үк һөнәр ияләре икән ләбаса! Зөлфирә дә аларга үзе һәм гаиләсе турында сөйләде. Нәсимә карашын тәрәзәгә борып әз генә сүзсез утырды да:
— Әйтсәм әйтим инде сезгә, мин бит сихер аркасында бирегә килеп эләктем, — диде.
— Ничек инде сихер аркасында? — дип чак урыныннан сикереп тормады Зөлфирә.
— Менә шулай инде. Бер ай элек эшкә йөри торган сумкамнан чәчтер, тырнактыр кебек нәрсәләр салынган, кара җеп белән төйнәлгән кулъяулык таптым. Таптым да чүпкә аттым. Шул вакыйгадан соң бер атналап чамасы вакыт үтүгә аягым әрнеп сызлый башлады. Беркая да бәрмәдем дә, егылмадым да югыйсә. Бер ай дигәндә бөтенләй атлый алмас булдым. Калганын сез үзегез дә беләсез инде. Моңа кадәр, Тукай кебек, “ырым-бозым искелектән калган ул”, дип уйлап йөри идем. Ә хәзер инде сихернең безнең көннәрдә дә барлыгын үз күзләрем белән күрдем. Беркемне рәнҗеткәнем, беркем белән сүзгә килешкәнем, беркемгә авыр сүз әйткәнем юк, югыйсә. Шулай булса да, адәм балаларына ярап булмый. Аңламассың инде бу дөньяны!
Зөлфирә палатадашы Нәсимә сөй­ләгәннәрне авызын ачып тыңлап утырды да, үзе белән булган хәлне дә түкми-чәчми сөйләп бирде.
Аның “ырымлы тарихы”н ишетүгә, Нәсимә дә телсез калды.
— Сихер тимәс өчен, беләсезме, нишләргә кирәк, ханымнар? — дип урыныннан торып утырды моңарчы эндәшми-тынмый гына бу икәүнең сөйләшүен тыңлап яткан апа.
— Нишләргә?
— Гел догада булырга, аеруча “Нас” һәм “Фәлакъ” сүрәләрен укырга кирәк. Шуны белегез, бу дөньяда ырым-бозым да, сихер дә, шайтан коткысына бирелгән кара күңелле кешеләр — сихерчеләр дә бар. Шуңа бу кара көчләрдән төрлечә сакланырга кирәк. Ә шайтан вәсвәсәсенә бирелүчеләрдән котылуның бердәнбер юлы — ул догада булу, Аллаһы Тәгаләгә сихер-бозымнан саклауны сорап ялвару. Аллаһы Тәгаләнең: “Сакланганны гына саклармын” дигән сүзләрен дә онытырга ярамый. Сез дә иренмәгез, бүгеннән үк догалар укый башлагыз.
— Үзебезнең кул астында гына догалар китабы юк бит әле, апа, — диде Зөлфирә 45 яшенә җитеп бер дога белмәве өчен кыенсынганлыгын белдереп.
— Сездә булмаса, миндә бар, — диде дә апа, юл сумкасыннан алып, уч төбе кадәр генә дога китапларын Зөлфирә белән Нәсимәгә сузды. — Башта “Фатыйха” сүрәсеннән башлагыз, аннары күз тиюләрдән, сихер-бозымнардан саклый торган “Нас” белән “Фәлакъ”кә күчәрсез. Аларны ятлап бетерүгә “Аятел-көрси”гә тотынырсыз, догаларның иң көчлесе әнә шул инде ул, кызлар. Иртә-кич күңелегездән генә шушыларны укып йөрсәгез, бернинди сихер-бозым кагылмас үзегезгә, — дип аңлатты яшь ханымнарга үзен Гөлбикә дип таныштырган апа.
Бу хәлне миңа әле берничә көн элек кенә шушы вакыйганың төп героинясы булган Зөлфирә апа сөйләде. Ул бәян иткәннәрдән тагын шул мәгълүм булды: Нәсимә белән икесе дә бер ай дигәндә савыгып аякка басканнар. Җитмәсә, икесе дә быел уразага кергәннәр. Нәсимә уразаны ай буе тота алса, Зөлфирәсенең бер атнага ихтыяр көче җиткән.
— Беләсеңме, сеңлем, уйлап-уйлап йөрим дә, сихер миңа юкка гына эләкмәгән дигән нәтиҗәгә киләм, — диде хушлашканда Зөлфирә апа. — Рәүфәнәнең иремә дигән сихере миңа төшмәгән, аягым операция ясатыр дәрәҗәгә җитеп шешмәгән булса, мин ак һәм саф күңелле Гөлбикә апа белән кайчан күрешер идем дә, аның хәер-фатыйхасы белән кайчан хак дин юлына кереп китәр идем? Әле менә, Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, яулык ябынырга да уйлап торам. Ирем дә хуплый бу гамәлемне. Балаларым да каршы түгел. Беләсеңме, Аллаһы Тәгалә кушканча яши башлагач, үземдә ниндидер җиңеллек тоя башладым. Белмим, ышанудырмы бу, Аллаһы Тәгаләнең минем бу гамәлемне чыннан да хуплавы һәм үзенчә шулай бүләкләведерме. Ләкин шунысы көн кебек ачык: мин инде хәзер башкача яшәүне күз алдына да китерә алмыйм.
Читайте нас: