+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
1 август 2015, 22:14

Өрәк белән очрашу

Галәмдә без үзебез генәме, әллә параллель тормыш бармы?Йорт иясе, албасты, полтергейст, өрәк, бичура кебек төрле мифик затлар турында ишетеп беләбез. Бүгенге көндә халык арасында мафлок дигәне турында да ишетелә башлады. Аны исә безгә таныш йорт иясенә охшаталар, тик кеше энергиясе белән тукланып, шуның исәбенә җан асрый торган әшәке зат дип тасвирлыйлар.Әнә шул мифик затларның берсе хакында танышым Галим бабай сөйләгән гыйбрәтле хәл искә төште.

Әтисе авылда ат караучы булып эшләгәнлектән, кечкенә улы Галим аңа ияреп йөргән, вак-төяк эшләрдә булышкан. Җәй көннәрендә атларын су эчерергә елгага алып төшкән.
Бер көнне иртәнге якта юртакларын елгага төшергәндә берничә атның ялы, койрыклары бик матур итеп үрелүгә игътибар итә малай. Бу хакта әтисенә әйтә. Шәйхетдин абый исә мыек астыннан көлеп:
— Кичә син йоклаганда, матур булып күренсеннәр өчен, үзем барып үреп кайттым, — дип җаваплый. — Тик тасма тагарга гына онытканмын.
Дөрес, яраткан атының ялын абзар иясе үрә дигәнне Галимнең олылардан ишеткәне була. Әтисе исә, улын, куркып, бүтән атлар карашырга йөрмәс, диптер инде, сүзне һәрвакыт шаяруга бора.
Галим бабай үзе бу вакыйганы менә ничек искә ала:
— Әнә шул ат юлын кисеп, кечкенә генә инеш ага, аның аша күпер салынган. Күпердә ияләр бар дип сөйлиләр иде. Үзем дә шул тирәдән үткәндә ниндидер шомлы тавышлар ишетәм, ул чакта курыкканга гына шулай тоеладыр, дип уйлый идем.
Бервакыт көзге салкын көнне күршебез Кадим абый утын алып кайтыр өчен әтидән ат алып торды. Эш бетеп, көн кичкә авышкач, көчле яңгыр ява башлады. Караңгы төшкәч кенә атны тугарырга алып киткән Кадим абыйга мин дә утырып бардым. Күк күкри, ялт-йолт яшен яшьни. Мин куркып арба төбенә елышам, тик ябынырга бер әйбер дә юк. Кадим абыйның башында кулдан тегелгән сәләмә генә кәпәч сыман бер әйбер, өстендә кыска бишмәт кисәге иде. Менә ияле күпергә дә килеп кердек. Шулчак атка бер тонна йөк салдылармыни, кинәт кенә тукталды да калды! Атларга тырыша мәхлук, тик кузгала да алмый. Арба артына күз ташласак, анда биш яшьләр чамасында сап-сары чәчле, шәп-шәрә кыз бала утыра, үзе елый, үзе “дер” килеп калтырый.
— Бабай, өшим, куеныңа кертче, — ди бу. Кадим абый бишмәтен салды да, баланы жәлләп, шуңа төрде. Минем күзем кызда. Киеме яңгырда чыланмасын дип, салып тоткан дияр идең, кулында бернәрсәсе дә юк, үзе өшегәнгә дә охшамый, юри генә калтыраган кебек. Кадим абый исә, бер сүз дә эндәшми. Мин дә аптыраудан өнсез калдым.
Шулчак теге кыз яңадан телгә килде:
— Бабай, өшим, зинһар, авызыңа керт, — димәсенме шулчак. Кадим абыйны корт чактымыни, кинәт кенә кызны иңнәреннән алды да, әллә нинди оятсыз сүзләр белән сүгенеп, бар көченә җиргә атып бәрде һәм:
— Олак, иблис! — дип кычкырды.
Кыз барып төшкән җирендә юкка чыкты. Кинәт яшен яшьнәде, күк күкрәде һәм, ни гаҗәп, кыз юкка чыкты, ат та тиргә баткан килеш атлап китте. (Сүгенсәң, зәхмәт кагылмый икән, имеш).
— Менә бит, ияле күпер икәнен бөтенләй онытканмын. Уйламыйча куеныма керттем бит өрәкне, инде ниләр булыр. Ходаем, үзең сакла,— диде Кадим абый.
Мин, кечкенә бала, кайткач, бу хәлне әтигә сөйләдем. Ул исә, күпергә якынлашу белән белгән догаларыгызны укырга кирәк иде, ияле бит ул, Кадимгә бер-бер хәл булмаса ярар иде, дип борчылып, ашыгып аларга кереп китте.
Кадим абый кайту белән чирләп егылган. Озак ятты ул. Белемче әбиләрдән дә өшкерттеләр. Алар исә, җен зәхмәте кагылган, ярый әле өрәкне җиргә очырып өлгергән, юкса үләсе иде диделәр. Бу хәлдән соң озак яшәде Кадим абый. Әмма, зәхмәтне куенына кертү сәбәпле, аркасы чыгып, бөкерәеп калды.
Менә шундый истәлек. Бу хәлгә ышаныргамы-юкмы, һәркемнең үз эше, үз ихтыяры.
Читайте нас: