Ул вакытта миңа 8 яшь иде. Кич белән комбайн сакларга килгәч, әткәй бункер төбендә калган берничә кушуч арышны себереп ала да (әмма мондый бәхет сирәк эләгә), авылга кайтып китә. Иртәнгә калдырып булмый, арба төбен тикшерүләре мөмкин. Төнлә берүзем куркам, авыл 3-4 чакрым ераклыкта.
Бервакыт трактор кабинасында утыра идем, якында гына бер кыз җырлап җибәрде, аннан елый башлады. Ике-өч сәгатьтән соң әткәй килгәч кенә бу тавышлар тынды.
– Юкка курыккансың, төлкеләр алар. Шулай уйнап парлашалар, – диде әткәй.
Август ахыры якынлашты. Султый бабай печәндә ярдәмләшкән өчен ике буынлы камчы биргән иде, сабының очына мылтык гильзасы кагып эшләнгән. Үземә шөгыль тапмыйча, камчы шартлатам.
Әткәй мәрхүм:
– Туктыйсыңмы, юкмы? Шартлатма, кырау төшерәсең, – ди. Бармакларны авызга кабып, сызгырырга тотынган идем, тагын ярамый икән:
– Сызгырма, җил чыгарасың.
Әткәй бункер төбендәге ашлыкны җыеп алып авылга кайтып китте. Тагын берүзем калдым. Ярый әле күктә тубал хәтле ай калыкты, тирә-як яп-якты. Трактор эчендә үземчә уен табарга тырышам.
Бервакыт трактор янына зур гына ике эт килеп утырды, ике-өч көчек исә комбайн тирәли куышып уйный башлады. Мин, куркып, ишекләрне ябып куйдым. Этләр инде дүртәү булды. Берсе капот өстенә сикереп менде, алгы пыялага борынын терәп, мине күзәтә. Аның авызыннан чыккан пар, тәрәзәне томалады. Җирдә утырганы торып, тәпиләрен ишеккә куйды. Ишекне чак кына ачып, чыбыркы сабы белән тегеңә төртәм. Ул, ырылдап, гильзалы сапны кимерә. Капот өстендәге эт, ачулы тавыш чыгарып, җиргә сикерде. Адәм баласын тимер әрҗә эченнән чыгарып булмасын аңлап, ахры, иптәшләренә ым бирде һәм күздән югалды. Яктыра башлады, мин дә бөгәрләнеп йоклап киткәнмен. Бу “юлбасар”ларның бүреләр булуын башыма да китермәдем. Әткәйнең “Бүреләрне сугыштан соң самолеттан атып бетерделәр”, дигәнен исләмәгәнмендер инде.
– Тор, нишләп ятасың!? – дигәнгә уянып киттем.
Тракторчы, комбайнчы абыйлар килгән иде. Бүреләр үзләренең “билге”ләрен күпләп калдырган, өлкәннәр төнге “кунак”ларны танып, шаккаттылар.
Әткәйнең арбасының тәгәрмәчләре таралган икән, ул соң гына килеп җитте.
Ул да, хәлне төшенеп, берүземне калдырганына үкенепме:
– Минем улым – молодец, – дип, башымнан сыйпады.
Моңа кадәр андый иркәләү сүзләре ишеткәнем булмаганга, аптырап та калдым.
Бу хәлләрне искә төшереп, шундый нәтиҗә ясадым. Бүреләр сунарга балаларын да алып чыккан. Үсеп беткән балаларын “эшкә” өйрәтер вакыт җиткән булгандыр инде.
Борис Мәгъсүмов.
Иске Бикмәт авылы.