Урманчыдан рөхсәтсез бер чыбык кисеп тотылсаң да балтасыз каласың. Ә балта кыйммәт, күпмедер хакка кире сатып алырга туры килә. Тирә-як авыллардан безнең урман юкәсенә килгәннәр, чөнки ул – чабата ясар өчен чимал. Чабатаны Күзәй (Бүздәк), Күчәрбай (Благовар), Бәйгелде (Юмаш авылы, Чакмагыш) базарларына илтеп сатканнар. Картәтинең кече энесе Абдулла зурәтинең дә шөгыле – чабата ясап сату булган. Ул, абыйларыннан аермалы буларак, ʏүтә юаш, ышанучан, салмак кына атлап йөрүчән бабай иде. Шулай, җәйге иртәләрнең берсендә ул урманга юкәгә барган. Күпмедер кием чабаталык әзерләгәч, ял итеп, чәй эчеп алырга утырган. Якында гына бик матур итеп кошлар сайрый, ди. Хозур табигатькә сокланып, хисләнеп чәй эчеп утырганда сәер генә бер кош сайравын ишетә, ʏүзгәрәк тавыш белән: "Садыйк, садыйк, садыйк, чут, чут, чут", – дип сайрый икән. Абдулла зурәти, тизрәк торып, балтасын биленә кыстырган да, кискән юкәләрен дә алмыйча, ѳөенә кайтып киткән. Ә "садыйк-садыйк" дип сайраган кош югары оч Рәиф булып чыккан, ул да юкә кисәргә килгән икән. Ил алдында бурычын кирәгеннән дә яхшырак итеп үтәүче урманчы абзыйның исеме Садыйк икән. Балтасыз каласы килмәгән Абдулла зурәти: "Урмандагы кошларга кадәр Садыйкны чакырып кычкыра", – дип, кайту ягын хуп күргән. Ә Рәиф абый, шаянлыгы белән олы кешене рәнҗетүдән куркып, юкәләрне Абдулла зурәтигә китереп үк биргән, тик серне генә ачмаган.
Кәк(е)ресен кисмә, төзен кис...Кистерсәләр кисәрсең дә ул... Авылыбыз урман уртасында утырса да, сугыш елларында анда утынга вак агач кисүне дә тыйганнар. Язылган закон булганмы, телдән әйтелгән тыюдырмы – миңа мәгълүм түгел. Иллә мәгәр, урманны саклау өчен урманчыны сугыштан бронь белән калдырганнар. Менә шулай, кырык өченче елның кышында әнием Әhлия, үзенең ахирәте Нәҗибә апа белән кичкә каршы, бәләкәй чана тартып, утынга киткәннәр. Кисеп, чаналарына салып бәйләп торганда ат белән урманчы килеп чыккан. "Ай-hай дәрәҗәле иде", – дип сөйли әни. Ул абзый күрше авылныкы булган. Әнинең дә, Нәҗибә апаның да утынлы бәләкәй чаналарын ат чанасына тагып, балталарын тартып алган да, атына сугып китеп тә барган. Ике фронтовик хатыны елый-елый өйләренә кайтып киткән. Ничек булса да яшәргә, өйне җылытырга кирәк бит, берсенең – өч, икенчесенең дүрт баласы өйдә.
Каты кеше булса да, урманчының бер йомшак ягы булган. Ул югары очтагы бер тол апага “кунакка” ешлаган икән. Караңгы төшкәч, әни белән ахирәте югары очка юнәлгәннәр. Ут сүнгәнне көтә-көтә чабаталы аяклары туңып бетсә дә, төн карасында чаналары белән балталарын юллап табып алып кайтканнар, тик утын гына бушатып ѳөлгерелгән булган. Иң мөhиме – балта белән чана кулда (кар ягып кыш чыгып булмый бит). Урманчы да аларны эзләп килмәгән. Эзләр иде, үзенең кыек ягы фаш ителүдән шүрләгәндер, мөгаен.
Әнием сугыш елларында апамнарны сарык йоныннан бәйләгән шәлләргә (безнең якта аны “вәл” диләр) төреп, юрган астында кышлар чыгарганын сөйли иде. Нәҗибә апаның ире Нури абзый, сугышта бер кулы яраланып – иртәрәк, ә әткәй 1946 елда кайткан.
Бервакыт Нури абзый, урманчы белән сөйләшептер инде (ни дисәң дә ир-ат шул), ихаталарына утын кайтарып өя. Нури абзый өйдә юкта Нәҗибә апа әнине чакырып ала да бераз утынны безнең якка ташыйлар, Нури абзый белми дә кала, бәлки, белеп тә күз йомгандыр. Бик тату күршеләр булып яшәде алар, аларның балалары – без дә – бергә, дус булып үстек.
Чикләвек маҗаралары
Безне җылыткан да, киендергән дә, туйдырган да, кайчак елаткан да, шулай ук көлдергән дә, ул ни дисезме? Сүзем авылыбызга терәлеп үскән шул ук урманыбыз хакында инде. Яз, карлар эреп бетү белән, балтырган көшәсе, кузгалак, кымызлык өлгерә, аннан соң какы, шома көшә җыябыз. Болар бетүгә – җиләк белән шомырт, аннан соң чикләвек җитешә. Җиләк, чикләвек өлгергән вакытта урманда "качкылар" күреп кайтучылар күбәя. Аларны, гадәттә, җиләк, чикләвек шәп урыннарда “күрәләр”. Хәбәр авылда бала-чага арасында тиз тарала, оста сөйләүчеләр берсеннән-берсе уздырып җибәрә. "Качкы"ны без Тукайның Шүрәлесе кебек итеп кабул иткәнбездер инде, асылын төшенеп тору юк.
Бер көнне зират янындагы чикләвеклектә дә ап-ак киемле берәүне "күргәннәр". Хәбәр бик тиз таралды, аның кайсы агач төбендә ятуы да билгеле иде хәтта. Печәннән кайтып кына төшкән Нури абзыйны үзебез белән алып (ул сәнәк тоткан), ындыр артындагы чикләвеклеккә йөгердек. Юлыбыз мәктәп ихатасы аша үтә, ашыгып китеп барганда, каршыга чикләвекле капчыгын күтәргән Рифкать тә очрады (ул безнең яшьтә). Хәбәрне ул да ишеткән булып чыкты. Капчыгын ихаталарына кертеп куйды да, зур гына күсәк тотып, "качкы" эзләшергә иярде. Теге агач куагы янына якыная төшкәч, Нури абзый, аю тотарга җыенгандай, сәнәгенең ябен штык кебек алга каратып бара башлады. Без тын да алмый атлыйбыз. Агач куагы янына җиткәч, Нури абзый сәнәген чикләвек куагына таба атып бәрде hәм: "Кем бар анда, чык хәзер!" – дип кычкырып җибәрде. Рифкать тә, кизәнеп, күсәген агачка таба ыргытты. Тик "качкы" гына күренмәде дә, чыкмады да, күрәсең, башка агач төбенә күчеп киткән булгандыр.
Чикләвекне капчык-капчык җыеп, Чакмагышның бәләкәй базарына илтеп сата идек. Анда яхшы үтә, чөнки нефтьчеләр акчалы, ә без – аңлашыла ки, колхозчы балалары. Ә менә җиләкне Бүздәктә яхшы алалар. Июль, август айларында без нәкъ сәүдәгәрләр инде. Мәктәпкә кирәкле китап, дәфтәр, ручка, каләм, сумка, форма, аяк киеменә җитәрлек сәүдә итәбез. Без – әтиләрнең сугыштан исән кайту шатлыгыннан, мәхәббәттә туган балалар – hәр өй саен бер дистә идек. Утыз Имәнинең шундый язмасын укыган идем: "Һәр бала үз заманына охшап туа". Без заманага охшап туганбызмы, замана безгә охшаганмы – барыбер балачак балачак инде, саф, эчкерсез, бераз беркатлы да, шук та.
Тәнзилә Назарова-Исәнбирдина.