— Әйдә, утыр син дә, тартып җибәр, — ди. Инде ике ел тартсам да, шул сүзләреннән кыенсынып, кызардым.
— Беләм тартканыңны, кабызып җибәр, аталы-уллы бер көйрәтеп алыйк. Киләчәктә әллә күрешеп була, әллә юк, — дигәч, бөтенләй кыен булып китте. Әткәйгә ул вакытта 46 гына яшь, авырып-нитеп ятканы юк. Кит әле, юк-бар сөйләнеп утырма, — дип, җиңелчә тиргәп тә алдым.
Мин киттем. Казахстанда 6 ай укыгач, Таҗикстанга җибәрделәр. Бер ай чамасы хезмәт иткәч, сукыр эчәк авырта башлады. Бу 12 декабрь иде. 13 декабрьдә операция ясадылар. Теш тә алдырган кеше түгел бит инде — куркыта, шомландыра. Күңелгә әллә нинди уйлар керә. Хирурглар үз эшен башлады — ярдылар. Авыртканы сизелми дә, тик уйландыра гына. Бер бәйләнчек уй күңелгә кереп оялады: кемдер үләр дә, мине телеграмма белән чакырып кайтарырлар кебек. Шул уйларны куам, башны читкә борып, төкеренгәндәй булам, әбиләр өйрәткән догаларны укыгандай итәм. Үз-үземне юатам: барысы да исән, алты ай буе хатлаштык, энем белән сеңлем укып йөриләр, туган-тумача арасында да чирлеләр юк. “Эчне яргач, шул тишектән керә микән ул яман уйлар” — дип, юләрләрчә уйлап та куям.
Операция уңышлы тәмамланды. Дүртенче көн тормый ятам. Без — Памир тауларында, 4000 метр биеклектә, 48 процентка кадәр кислород җитешми. Торып бераз йөри башлагач, баш табиб, миңа операция ясаган хирургны чакыртты. Аның: “Утыр, улым, нык бул, синең әтиең үлгән”, — дигән хәбәре күсәк белән башка суккандай булды.
Тиз генә кайтып китеп булмады — операция җөенең җепләре алынмаган. Аннан, юл ерак, 400 чакрымнан артык таудан гына төшәсе. Самолет очмый, автобус йөрми, еш кына перевалларны кар баса, ә алар — дүртәү. Кайберсенең озынлыгы — 40лап чакрым. Мең мәшәкать белән атнадан артык вакыт юлда үтте. Мин кайтып җиткәндә әткәйне җирләгәннәр, өче-җидесе узган иде инде. Өйдә кайгы сөреме генә эленеп тора.
Үлеменең сәбәбе шул: Ташкентка кунакка баргач, 12 декабрьдә әткәй инсульт кичергән, 13 декабрьдә вафат булган. Мин операция өстәлендә шуны сиземләп ятканмын. Очраклылыкмы бу? Бәлки. Тик, дөнья бит бу — күп кенә даталарның тәңгәл килүе башкача да уйландыра.
1981 елда университетка укырга кердем. Октябрь уртасында кышкы киемнәр алырга авылга кайттым. Ындырда сыер чирләп ята — келәтне ачып кереп, ярты мичкәләп он ашап күбенгән. Көзге яңгыр коя гына, туктарга уйламый да. Чыгам да карыйм, чыгам да карыйм, яңгыр да туктамый, сыерны да торгызып булмый.
— Чалыйк, — димен әнкәйгә.
— Юк, чалмыйбыз, үлсен, — ди.
— Ник? — дип сорыйм үрсәләнеп.
— Йорт хуҗасы үлгәч, олы мал үләргә тиеш. Әткәң үлгәннән соң, бер мал да үлмәде, — диде әнкәй.
Китәр вакыт җитте. Чыгып, сыер янында бераз басып тордым. Салкын яңгыр ява. Күк тә елый, сыер да, мин дә аларга кушылам — үксетә. Әткәйдән олы, яхшы бер толып калган иде — чана толыбы диләр андыйны — өстенә шуны алып чыгып яптым. Артымнан мөлдерәп карап калды.
Уфага килеп, бер атна узгач, өйдән хат килде. Сыерыбыз 17 октябрьдә үлгән. Бу әткәйнең туган көне...
Бер елны улым белән Ташкентка барып кайтырга булдык. Анда әткәйнең апасы яши иде. Билетлар алынган. Көне җитте, әзерлек бар. Юлга чыгар алдыннан өстәл янына җыелдык. Кинәт кенә күңелне бер нәрсә кыра башлады — һич аңлап булмый. Аяк тартмауның сәбәбен соңрак аңладым: 13 декабрьдә — әткәй үлгән көнне очарга тиеш булганбыз икән бит. Очраклылыкмы бу? Белмим. Дөнья бит ул, кем аңлап беткән.
Быел декабрьдә әткәй вафатына 38 ел була. Шул еллар эчендә бер генә мәртәбә төшкә керде. Имеш, әткәй тыштан тәрәзә аша өй эчен күзәтә. Мин аңа карыйм, безнең ничек яшәгәнне күрергә килгән икән, дип уйлыйм. Тәрәзәдә кызыл-җирән күбәләк очып йөри. (Барыгызның да андыйларны күргәне бар, өйдә еш “кунак” була алар. Без бәләкәй чакта олылар: “Үтермәгез, балалар, үлгән кешенең җаны күбәләк булып кайта”, — дип өйрәтә иде). Әткәйнең иреннәре селкенә, нидер әйтмәкче була, мин ишетмим, имеш. Хәзер уйлыйм: әткәйнең җаны, күбәләк булып кайтып, нидер әйтмәкче булмадымы икән?
Мин армиягә киткәндә боегуын аңларга була. Малай балигъ булды, хәрби хезмәттән кайткач, өйләнер, оныклар да күрермен, дигәндер. Җидәү булдылар, ул гына күрә алмады. Янына утыртып, икәүләп тәмәке тартуны да минем җитлегүне тану белән аңлатырга була. Тик менә “әллә күрешә алабыз, әллә юк” дигәнен ничек аңларга? Берәр нәрсә сизенүе булдымы икән? Белгән юк. Булмас димә, дөнья бит бу.
Ташкентта әткәйне инсульт өянәге алмагач төбендә тоткан. Авылга эшкә җибәрелгәч, әкренләп алмагач утырта башладык. Хәзер зурлар инде. Язын ап-ак чәчкәгә күмеләләр — миңа әткәй җаны шул чәчәкләр булып кайткан кебек тоела. Ник шулай булмасын — күңеле ак, саф иде бит аның. Әле менә мул булып алмалар кызарып пешә — әткәй карап торгандай. Күкләр белән кешеләрнең бәйләнешенә күпләр шикләнеп карый, ә мин ышанам — бар ул, бар. Ник булмасын, иксез-чиксез дөнья бит бу.
И-и-их, әткәй, болдырга утырып, бер генә булса да тәмәке тартырга иде икәүләп, теге чактагы кебек. Булмый шул, булмый — дөнья бит бу...
Рамил Миңнеәхмәтов.
Илеш районы, Яңа Күктау авылы.