Чыннан да, Кеше белән Роботның тату яшәвенә ничектер ышандырмый. Кешеләр, гомумән, тыныч кына яши белә торган җан ияләре түгел. Бигрәк тә аларның урынын роботлар ала башласа. Белгечләр исәпләвенчә, якындагы ике-өч дистә ел эчендә күпләр роботлар аркасында эшләрен югалтачак. Бүген үк роботларны билет, сыра һәм шоколад сатуга ешрак алалар. Ни өчен? Чөнки автоматлар моны күпкә яхшырак башкара. Тагын бераз вакыт үтүгә роботлар барменнар, горничныйлар, кассирлар эшен тартып алачак. Анда инде офислардагы зур акчалы асыл егетләргә җитәргә дә күп калмый. 2025 елда күрә, ишетә, хәрәкәт итә һәм объектларны урыныннан кузгата алучы, 2030 елга ресторан һәм фаст-фудлар хезмәткәрләрен, ихата себерүчеләрне, җыештыручыларны, йорт хезмәткәрләрен һәм башкаларны алыштыручы роботлар пәйда булачак икән.
2040 елда тулысынча автоматлаштырылган тиз хезмәтләндерүче рестораннар ачылгач, каравыл кычкырсаң да була, ә 2055 елда роботлар бөтен җирдә булачак, ди белгечләр. Кайберләре аларның алдарак булачагын фаразлый.
Монысына гына түзәргә дә булыр иде, ләкин бит роботлар бүген үк кешеләрне үтерә башлады. Айзек Азимов “Хоровод” хикәясендә Робототехниканың беренче законы: “Робот кешегә зыян китерә һәм берни кылмыйча кешегә зыян килгәнен карап торырга тиеш түгел”, ди. Бу кагыйдә инде бозылган. Күптән түгел Германиянең Баунатале шәһәрендәге “Фольксваген” заводы эшчесе контрольдән чыккан робот тарафынннан үтерелгән. Әлеге хәлнең роботлар турындагы “Терминатор: Генезис” фильмы чыгуы белән тәңгәл килүе сәер.
Монтаж эшләре алып барганда автоматик кул 21 яшьлек эшчене эләктерә һәм металлга атып бәреп изә. Аны тиз арада дәваханәгә китерәләр, ләкин коткара алмыйлар. Хокук сакчылары бу хәлне тикшерә башлаган.
“Фольксваген”ның матбугат хезмәткәре Хейко Хильвиг сүзләренә караганда, фаҗига кеше хатасы нәтиҗәсендә мөмкин булган. Эш шунда, машинаны эшләткәндә эшче, кагыйдәне бозып, металл эшкәртүче механизмнарны әйләндереп алган читлек эченә кергән. Аның читлек тышында калган коллегасы зыян күрмәгән. Шуны да әйтергә кирәк, бу кешене робот үтергән беренче генә очрак түгел. Тәүге тапкыр шундый вакыйга 1979 елда “Форд” эре автоконцернында теркәлгән. Ул вакыт аның сәбәбен предприятиедә хәвефсезлек кагыйдәләрен бозу дип күрсәтәләр, ә һәлак булучы гаиләсенә компенсация түләнә.
Соңгы вакытта кеше гомеренә сәнәгать роботлары гына кул сузмый. 2013 елның августында Вирджиниядә ел саен үтә торган үгез узышларына килүчеләргә очучысыз оча торган аппарат һөҗүм итә. Ул биш кешене имгәтә. Бигрәк тә фотога төшерергә маташучы егеткә нык эләгә. Дрон шаһитлар калдырмаска тырышкан, ахрысы.
Ә быел июньдә икенче дрон дөнья хатын-кызлары кумиры Энрике Иглесиаска һөҗүм ясый. Тихуандагы концерты вакытында Энрике тамашачыларны фотога төшерү өчен очучы аппаратны тотарга уйлый. Ләкин аппарат кинәт аның кулыннан ычкына һәм җырчының бармакларын нык кына кисә, бер сөягенә дә зыян китерә. Шулай да Энрике мәкерле машинаның концертны өзүенә юл куймый һәм чыгышын дәвам итә.
Көньяк Кореяда кешеләргә тәү карашка зыянсыз булган тузан суырткычлар да һөҗүм итә икән. Быел февральдә аппарат идәндә яткан хуҗабикәне саклап тора һәм аның чәчләрен үзенең эченә суырта. Бичара көчкә генә телефонга үрелеп, коткаручыларны чакыра алган. Димәк, тузан суырткыч роботлар кеше сәламәтлегенә куркыныч яный.
Июнь азагында Калифорниядә беренче тапкыр ике водительсез автомобиль арасында юл-транспорт вакыйгасы булган. “Ауди” кроссоверы нигезендә ясалган робомобиль Сан-Антонио шәһәре юлында хәрәкәт итеп, юл полосасын алыштырырга ниятли, шул вакыт аның юлына “Лексус” килеп чыга. Иң кызыгы шунда, “Ауди”ның пассажир урынында шушы автомобильләрне җитештерү бүлекчәсе башлыгы Джон Абсмайер утырган була. Ул горурлык белән журналистларга ике машинаның да ясалма интеллекты яхшы эшләвен һәм нәтиҗәдә бәрелешми калуын сөйли.