– Мин Фәхретдинов Каләмдәр Хәйретдин улы булам, – дип башлады ул сүзен. – Чакмагыш районының Көсәкәй авылында туганмын. Миңа өч яшь тулгач әти-әни Бүздәк районының Яңа Көсәкәй авылына күченгәннәр. Бишенче сыйныфны тәмамлаганнан соң авылда эшли башладым. Сабанчы вазыйфасын башкардым. Тракторның артына утырып, сабан төрәннәрен тазартып йөри идек. 1943 елда Күзәй МТСы мине укытып, трактор йөртүче таныклыгы бирде. 16 яшемнән ХТЗ тракторында эшли башладым. 1949 елны армиягә алдылар. Танкист булырга хыялланган идем дә, чик буе гаскәрләренә эләктем. Ерак Көнчыгышта Корея чиген сакладык. Дүрт ел хезмәт иткәннән соң кайтып, кабат шул тракторга утырдым. Нефть-газүткәргечләр төзү ширкәтендә эшләдем. Уфада фатир бирделәр. Трактор йөртү авыр була башлагач, пенсиягә чыгарга ун ел кала, эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштердем. Үз гомеремдә биш машина сатып алдым. “Москвич”тан башлап “Волга”гача. Машинадан төшүемә берничә генә ел әле. Ике тапкыр өйләндем. Беренче хатыннан өч улым һәм бер кызым бар. Монысы белән бер кыз үстердек. Минем әни барлыгы 13 бала тапкан, 11 малай, 2 кыз. Күбесе бала чакта ук үлгән, бишәү генә калганбыз.
– ХТЗ тракторлары турында ниләр әйтер идегез?
– Мин бала чакта ук ул тракторларны сирәк-мирәк күргәли идем. Тарихына килгәндә, Харьков трактор заводы 1930 елның гыйнварында төзелә башлаган. Бер елдан ук – 1931 елда тимер тәгәрмәчле беренче трактор эшләп чыгарылган. Ул 30 ат көчле иде. 1937 елда чылбырлы тракторлар да чыгарыла башлады.1949 елны ХТЗ заводы беренче ДТ-54 җитештерде. 54 аның ат көчен күрсәтә. Мин эшләгәндә алар керосинда йөри иде. Көн саен шатунын тарттырып торырга туры килде. Алай итмәсәң, бабиттан эшләнгән подшипниклар эри. Ике сменада унар сәгать буе җир сөрә идек. Тракторның уты да, түбәсе дә юк. Яңгыр яуса, сөреп булмый. Төнен ай нурында, ай булмаса, караңгыда сөрә идек. Шундый арыта, йокыга бирешмәс өчен күзгә шырпы кыстыра идем. Шырпы тәнне тишеп керсә дә, барыбер йоклап китәсең. Көзге эшләр туктагач, кыш буе МТСта трактор төзәтәсең. Эшләгәнгә акча бирү юк. Хезмәт көне язалар. Шуңа көз ашлык бирәләр. 300 килограмм алган чакларым булды. Онны сатып акчага әйләндерә идек. Кием юк. Бер чалбар. Тракторда йөргәндә дә шул, кичен клубка кияргә дә шул. Шулай да кызлар керосин исеннән качмый иде.
– Бүген дә керосин исе сагындырмыймы?
– Кая ул сагынмау. Гаражга бер шешә керосин алып куйдым. Хуҗалык әйберләре кибетләрендә сатыла ул. Шуны ачып иснәштерәм. Тик бу токсикоман дип уйлама. Менә монда тракторны постаментка куйгач, аның янына килеп, хәлен белешеп йөри башладым. Яшәгән өем якын булу сәбәпле, көн саен диярлек килеп, эскәмиягә утырып, узган елларны барлыйм. Бу ХТЗның монда куелуын тормышның миңа бер бүләге сыман кабул иттем.
– Бу тракторга җан өрә алыр идегезме?
– Нишләп өрмәскә. Карбюратор һәм магнетосы урынында булса, төзәтеп кабызырга була. Шуннан бер рәхәтләнеп йөреп карар идем.
ХТЗда йөргән чакларым төшләремә керә.