Фәүзия Барый кызы белән сөйләшеп утыру — үзе бер бәйрәм кебек. Гомер буе район гәзите белән даими элемтәдә торгач, ул журналистка ни сөйләргә икәнлеген яхшы белә. Теле бай, күңел дөньясы якты, фикерләве анык, сүзләре үтемле, ихлас аның.
Төптән иманлы, динле гаиләдә туып-үскән кыз сүзен әнисе Мәргыяне искә алып башлады. Сигез яшендә намазга баскан, гомер буе ураза тоткан, унике бала тапкан, шуның алтысын исән-имин үстергән ана 94 яшенә кадәр гомер итә. Кызы Фәүзиягә дә әнисенең ихласлык, туры сүзлелек, теремек булу кебек күп күркәм сыйфатлары күчә. Әтисе Габделбарый да абруйлы, динле гаиләдән була, Бөек Ватан сугышында катнаша, кулында бармаклары булмаса да җиң сызганып колхоз эшенә керешә. 30 кызны оештырып колхозда яшелчә-җимеш бакчасы булдыра ул. Җәен кызлар карлыганны гына да 90 центнер җыеп тапшыралар. Фидакарь яугир 53 яшендә йөрәк өянәгеннән дөнья куя. Йорт өчен күтәрелгән бурасы, алты бала, бөтен дөнья эше Мәргыя апага торып кала.
— Шунысы зур бәхет — туган йортымның уты сүнмәде, туган нигезебездә үзенең гаиләсе белән гомер буе электрик булып эшләп лаеклы ялга чыккан Рафаэль энекәшем яши. Киленебез — Күгәрчен кызы Маһинур белән өч бала тәрбияләп үстерделәр, — ди туганнары белән горурланып Фәүзия апа. Гомерен педагогик эшчәнлеккә багышлаган, халык мәгарифе отличнигы Миңзифа, заманында коммунистик хезмәт ударнигы булган Гөлзифа сеңелләре турында да мөкиббән китеп сөйли ул.
Ишле гаиләдә хезмәт чыныгуы алып, Асау буасында су коенып, урманнарда җир җиләге җыеп үткән балачак хатирәләре, Талачта башлангыч белем алу, аннан 60 бала чабата киеп җәяү Бүреказган мәктәбенә йөрүләр Фәүзия апаның күңеленә тирән уелып калган. Шул вакытларда ук чая кыз биюгә, сәхнәдә уйнауга маһир була. Шуңа да Стәрлетамакның 1нче мәктәбендә урта белем алгач, мәдәни-мәгърифәт техникумына юллана. Ел ярым эчендә сәхнә кешесе — коеп куйган артист булып өлгерә ул. Ут чыгарып бии дә, рольләрне дә килештереп, менә дигән итеп башкара.
Техникум тәмамлаган кызны Мәчетле районының Тукбай авылы клубына эшкә билгелиләр. 35 сум хезмәт хакына җигелеп эшли кыз. Концертын да оештыра, авыл халкын театр тормышына да җәлеп итә, иҗтимагый тормышта да актив катнаша.
Булдыклы кызга авыл егетләре сүз кушуга: “Мин монда кияүгә чыгарга килмәдем, эшләргә килдем, үз авылымда егетем бар минем”, — дип кенә җавап бирә. Бер хөсет җан кызга үч итеп, аның турында ямьсез гайбәт таратуга да чая кыз җавапсыз калмый. Яла ягучы өстеннән авыл Советына язып биреп, 5 сум штраф түләтә ул аннан. Нәкъ менә шунда гадел, туры сүзнең никадәр көчле булуына инана яшь кыз.
Ә туган авылында, чыннан да, бөтен кызларны гашыйк итәрдәй сөлек кебек егете була аның. “Рәшитем армиягә киткәнче “яратам” дип әйтергә кыймады. Ләкин дүртенче сыйныфта ук йодрык күрсәтүеннән миңа битараф түгеллеген аңлый идем”, — дип көлә Фәүзия апа.
Талач авылында беренче колхозны төзегән, укый-яза белмәсә дә, җиде ел буе колхоз рәисе булып торган гаҗәеп гадел, таләпчән оештыручы Һидиятулла абыйның улы була Рәшит. Биш ел буе диңгезче булып хезмәт итә ул. Ике арада мәхәббәт хатлары йөри. Беркөнне өчпочмаклы солдат конвертында Фәүзиягә кызыл чәчәкле бүләк — яулык килеп төшә.
Егет армиядән кайтып колхозда эшли башлагач, Фәүзия дә Мәчетле районыннан тиешле эш вакытын тәмамлап кайта. Ләкин “Ромео һәм Джульетто” әсәрендәге Монтекки һәм Капулетти гаиләләре арасындагы кебек каршылык яшьләргә кавышырга ирек бирми. Монда да чая Фәүзия нәтиҗәле чара таба. Элек Авыргазы районында практика үтеп йөргән чакта үзенә үлеп гашыйк булган гармунчы егет Фидаил: “Миңа кияүгә чык”, — дип тәкъдим итүгә, “Ярар, уйлармын”, — дип җавап бирә кыз. Авылда “Фәүзия кияүгә чыга икән!” дигән сүз тарала. Рәшиткә бик нык тәэсир итә бу хәбәр. Ул хәзер үк Фәүзияләргә башкода җибәрә. Ләкин кызны Һидиятулла нәселенә бирәсе килмәгән ата-ана юри кодалардан бер пот ит, әллә күпме бал сорый. Тегеләре, көчебез җитәрлек түгел, дип кире борыла.
Рәшит югалып калса да, Фәүзия морадына ирешми кала димени? Егетенең дусты Рамазанны чакырып китерә дә “Әйт, Рәшит мине урласын”,— дип кыз урлауны үзе оештыра. Егет яхшы ат җигеп очып килеп җитүгә, Фәүзия, сөйләшенгәнчә, иске фуфайка киеп, тау башына менеп тора.
“Ярар инде алайса, минем гармунчы улымнан баш тартсаң, гомер буе тракторчының майлы киемен юарсың”, — ди Фидаилнең әнисе, туй вакытында килеп кереп.
— Тракторчының киеме майлы булса да, икмәге тәмле аның, — дип җавап бирә чая кыз.
Шулай итеп, Фәүзия колхоз эшенә чумган Габидуллиннар гаиләсенә килен булып төшә.
— Мин килен булып төшкәндә Һидиятулла каенатамның өе салам түбәле, капкасы — киртә, ихатасы читән белән уратып алынган иде. Һи, шул буламы колхоз рәисе дөньясы? — дидем. Артык та намуслы, гадел, колхоз эше өчен җаннарын аткан кеше иде шул.
Рәшит тә әтисе кебек үк ата коммунист була, гомер буе механизатор булып эшли ул. Яшь киленне дә шундук басу эшенә чыгарып җибәрәләр. Бер җәйдә 80 сутый чөгендер утый ул, 80 центнер уңыш ала. Башкалар чөгендернең беразын өйгә урлап алып кайтырга әзерләп куялар. Фәүзия дә тычкан койрыгы кебек иң вакларын сайлап куя. Чөгендерне алырга килгән Һидият абый килененең өеменендә чистартылган вак кына чөгендерләр күреп, шаркылдап көлеп җибәрә:
— Һи, килен, синең белән колхозда яшәп була икән! — ди.
— Мин мәктәптә укыганда пионервожатый Мәрьям Зәкиевнага үлеп гашыйк идем. Аның кебек чая, чибәр, актив, сәләтле буласым, балаларны оештырасым килә иде, — дип искә ала Фәүзия апа яшь чакларын.
Тиздән аның да бәхет сәгате суга. Фәүзия Габделбарый кызын мәктәпкә пионервожатый итеп чакырталар. Мәдәни белем һәм тәҗрибәнең нык ярдәме тия яшь белгечкә. Рәхәтләнеп, бөтен күңелен биреп эшли ул. Башлангыч сыйныфларны укытканда да балаларгә күпьяклы тәрбия һәм белем бирә, үзенең бөтен сәләтен, уңганлыгын яшь буынга тапшырырга омтыла. Әле лаеклы ялга чыккач та Фәүзия апа ике ел китапханәче булып эшли. Авылның мәдәни тормышында актив катнаша.
Ә инде хәбәрчелек шөгылен ул бервакытта да читкә куймый. Тормыш-яшәешкә беркайчан да битараф булмаган Фәүзия Габидуллина дөреслекне яру, гаделлекне даулау юлыннан атлый.
— Беренче мәкаләгезне язганыгызны хәтерлисезме, ни хакында иде ул? — дип сорыйм.
— Мине 94 яшьлек сукыр әбинең язмышы тетрәндерде. Балалары булмаган, торыр урыны юк. Ул безнең авылда бер карчыкка өйдәш булып кергән. Көндезләрен ишек алдында утыра, кич абзарга кереп йоклый, диләр. Коточкыч хәл түгелмени?!
Мин шушы хакта район гәзитенә язып җибәрдем. Мәкаләм басылуын басылмады. Ләкин районнан килеп бу хәлне тикшерделәр. Баксаң, әбинең бертуган энесенең балалары бар икән, аны шуларга илтеп урнаштырдылар. Сукыр әби миңа рәхмәт укып үлде.
Бу хәлдән соң сүз көченә тагын да ныграк инана кеше тормышларына гамьсез карый белмәгән авыл хәбәрчесе. Аның икенче мәкаләсе дә бик кыю булып чыга. Бөек Ватан сугышы ветераны йорт сала, бер тәрәзәсе күршеләр ягына карый. Ә тегеләре, үч иткәндәй, тәрәзә каршына биек койма кора. Йорт караңгылана, бабай өчен тормыш төссезләнә. Фәүзия Габидуллина шушы хакта район гәзитенә язып җибәрә. Район кешеләре шундук килеп тәртип урнаштыра, күршенең коймасын сүттерәләр, өлкән кешене рәнҗетүгә юл куймыйлар.
Әнә шулай итеп, авыл хәбәрчесе Фәүзия апа тирә-юньдә үзенең гадел сүзе белән таныла. Ул вакытта суган үстереп дан алган “Йолдыз” колхозында булган һәр җитешсезлекне каләм очына эләргә генә тора ул. Дөрес, хуҗалыктагы бөтен җитешсезлекне район күләменә чыгып селкемиләр. Шуңа да хәбәрче Фәүзия Габидуллина һәм мөхәррир Мидхәт Шәфиев 27 ел (!) дәвамында “Уңыш өчен” дигән колхоз стена гәзитен чыгара. Монда миллионер хуҗалыкның бөтен казанышлары һәм җитешсезлекләре ачык чагыла. Гәзитнең һәр саны идарә каршында эленеп тора һәм аны һәр кеше укый, фәһем, гыйбрәт ала. Ә инде колхоз күләмендә хәл итеп булмый торган четерекле мәсьәләләр турында Фәүзия апа район гәзитенә язып җибәрә.
— Дөреслекне язган, гаеплеләрне фаш иткән өчен Сездән үч алырга теләүче, үзегезгә яки хуҗалыгыгызга зыян салучы булмадымы? – дип сорыйм.
— Юк, — дип кистереп җавап бирә Фәүзия апа. — Ә кем миңа үчләшсен? Минем бер генә язмамда да бер генә тамчы да гадел булмаган сүз юк бит. Киресенчә, мине гел хөрмәтләп, мин йөргән җирдә җитешсезлекләрне бетерер булдылар. Туры сүз таш яра бит ул, сеңлем.
Фәүзия Габделбарый кызы ире Рәшит Һидиятулла улы белән 43 ел гомер итеп, үзләре кебек үк уңган ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Рәшит абый бу якты дөньяны бик иртә калдыра, ә Фәүзия апа талларга төренгән ихатасында, пөхтә йортында гөл-чәчәкләр арасында гомер кичерә.
Хәзер инде авырткан аяклары күп йөрү мөмкинлеге бирмәсә дә, хәбәрчелек эшен әле дә ташламый ул. Авылдашлары өенә килеп, еш мөрәҗәгать итәләр каләм остасына. Соңгы елларда район гәзитенең “Изгелек итеп, игелек күр”, “Әй язмыш, язмыш...” рубрикаларына авылдагы күркәм гаиләләр, матур гореф-гадәтләр, гыйбрәтле язмышлар турында мәкаләләр яза. Күңел күзе үткен, сүзе гадел, тормыш тәҗрибәсе зур аның.