…Тик кайгысын “шайтан суы” белән юучылар сафына басмады Айрат, тормышын кискен үзгәртеп җибәрергә үзендә көч таба алды: зур булмаган шәһәр янында урнашкан шәхси предприятиегә эшкә урнашты. Берничә ел буена бик аз хезмәт хакына үтә авыр эш башкарды, әмма барысына да түзде. Йөреп эшләве дә бик читен булды егеткә: олы юл буенда урнашкан тукталышка чыгып, я автобуска, я булмаса очраклы машиналарга утырып, туган авылына көн дә кайтып йөрде. Язгы, җәйге чорда ул кадәр үк авыр булмады, ә көзге койма яңгырларда һәм кышкы күз ачкысыз бураннарда тәмам җәфа чикте. Алдына шундый сынаулар, газап-михнәтләр куйган язмышына буйсынып, һәммәсенә дә күнде. Ләкин күңеленнән ачу сүзе әйтмәде, иртәгәсе көннең күпкә яхшырак булачагына, кайчандыр аңа да, һичшиксез, бәхет елмаячагына ышанып яшәде.
…Бер җәйге кичтә ул туган авылына кайтырга дип, янә тукталышка килде. Ә анда ялга кайтучы халыкның иге-чиге юк! Айрат “попутка”га эләгеп китәргә теләүче кешеләрдән торган шау-шулы чиратның бер читенә кыюсыз гына барып басты. Юлчылар арасында зур сумка асканнары да күренә, ерак шәһәрләрдән кайтучылар, мөгаен. Айратның исә әллә ни байлыгы юк: кулындагы таушалып беткән кара пакет эчендә ике икмәк белән бер шешә минераль су. Машина көтеп, олы юл тузанын йотып, хәтсез басып тордылар. Кинәт каяндыр бозау зурлыгындагы бер эт килеп чыкты һәм, нәрсә дә булса ашарга бирүләрен өмет итеп, юлчылар арасында бөтерелә башлады. Яхшы киенгән, тук чырайлы, түгәрәк гәүдәле ханымнар бу маэмайны үзләре яныннан ачуланып куып җибәрде, мескен хайванга якты чырай күрсәтүче булмады. Сап-сары овчарка, ниһаять, Айрат янына килде һәм аңа мөлдерәп карады. Егет ач һәм хәлсез этне ихлас күңеленнән кызганды. Пакетыннан җәһәт кенә бер икмәкне алып, аңа сузды. Маэмай, бахыр, ризыкны яшен тизлеге белән эләктерде, тик китәргә ашыкмыйча, Айратның күзләренә тутырып карап торды. Бичараның күзләрендә яшь тамчылары да ялтырады. Аннары эт, салмак кына атлап, тукталыш янында шаулап үскән урман полосасына кереп югалды...
Озак та үтми, Айрат янына эскерт биеклеге “Джип” килеп туктады. Руль артында утырган ыспай егет:
— О-о-о, саумы, Айрат! Хәтереңдәме, моннан берничә ел элек баш җитмәслек документ эшләрен аткарып чыгарга булышкан идең миңа. Юлларым уңды ул чак, брат, зур рәхмәт, сиңа! Мин дә бер изгелек кылыйм әле, капка төбеңә кадәр кайтарып куйыйм үзеңне, — дип елмайды.
Күз ачып йомган арада авылга кайтып җиттеләр. “Джип” хуҗасы юл буена бертуктаусыз Айратның хәл-әхвәлләре һәм язмышы белән кызыксынды, һәммәсе турында да хәбәрдар булгач, аңа ярдәм кулы сузарга вәгъдә итте. Капка төбенә килеп туктагач, телефоннарын алышып, хушлаштылар. Машинадан төшеп, өйләренә кергәндә: “Әллә теге бичара этнең рәхмәте шул арада төште дә инде миңа?” — дип уйланды егет.
...Бер атна чамасы вакыт узуга, Айратның кесә телефоны көткән хәбәрне җиткерде. Аны үз белгечлеге буенча эшкә чакырдылар. Яңа көн тууын түземсезлек белән көтеп алды Айрат. Эшеннән бер көн отгул алып, матур итеп киенеп, күреп, танышып кайту нияте белән булачак хезмәт урынына юлланды. Җылы кабул иттеләр аны биредә. Киләчәктә уңышлы эшләве бары тик үзеннән генә торуын да ассызыкладылар. Элекке хезмәт урыны белән араны өзеп, дүшәмбедән Айрат яңа эш башлады. Сынатмый, тырышып, уңышлы гына эшләп китте. Яшәү урыны да табылды. Шулай итеп, акрынлап тормышы җайлана башлады.
Тик адәм балаларын тормышта күңелсезлекләр һәрдаим сагалап кына тора шул. Бервакыт кичке караңгыда яратып, күңел биреп шөгыльләнгән иҗат клубы утырышыннан кайтып килгәндә, Айратка наркоманнар һөҗүм итте. Әфьюн кулланып тилергән, аңнары томаланган, йөзләрендә кеше төсе калмаган хәшәрәтләрнең берсе, егетнең күкрәгенә пычак терәп, аңардан зур суммада акча таләп итә башлады. Айрат каушаудан ни әйтергә дә белмичә басып торганда, арадан берсе:
— Егетләр, исән чакта тизрәк тайыйк моннан! Әнә, күрәсезме, артыннан котырган эте чабып килә бит моның, бозау кадәрле сап-сары овчарка! — дип кычкырып җибәрде. Маэмай, яман усал ырылдап, Айратны наркоманнар камавыннан, дөресрәге, явыз үлем тырнагыннан коткарды. Теге бахыр адәм актыклары, куркудан асларына шыр җибәреп, төн караңгылыгында төрле якка сибелеп, күздән югалды. Эт, җиңүче кыяфәтендә, горур басып, Айрат янына килде дә күзләренә бакты. Егет исә үзен үлемнән коткарган бу көчле, матур овчаркада кайчандыр тукталышта очраткан ач, хәлсез, кызганыч этне таныды. Рәхмәт әйтеп, аны яратып, сыйпап алырга дип кулларын сузуы булды, овчарка томандай эреп юкка чыкты... Мондый башка сыймаслык гаҗәеп күренешкә хәйран калган Айратның иреннәре: “Я Хода, эт рәхмәте төште бит миңа! Изгелек беркайчан да җирдә ятып калмый диюләре хак икән!” дип пышылдады…