+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
20 август 2015, 00:25

Резеда-Русанна

Чирек гасырдан соң ул беренче тапкыр әнисен һәм бертуган энеләрен күрү бәхетенә иреште.Русаннага — 24 яшь, ул Канаданың Шербрук университетында укый. Быел июль аенда беренче тапкыр туган ягы — Балтач районын, әнисен, бертуган энеләрен күрү бәхетенә иреште. Ул аларны Интернет челтәре ярдәмендә эзләп тапкан.

Русанна балалар йортында үсә. Аны башта Русиядә тәрбиягә алалар, ләкин кыз бу гаиләдә яши алмый. Тугыз яшендә аны Канадада яшәүче гаилә асрамага ала. Ләкин күп тә үтми алар да Русаннаны социаль хезмәтләргә кире кайтара. Аны тагын бер гаиләгә тапшыралар. Бире­дә ул ике сеңлесе белән үсә (берсе — әти-әнисенең үз кызлары, берсе — Кытайдан тәр­биягә алынган кыз). “Дөньяга булган ачуны эчемнән чыгарырга каратэ булышты. Ачу зур иде”, — ди бер интервьюда Русанна. Ул каратэ буенча кара билбау ала, халыкара ярышларда катнашып, бүләкләргә ия була. Русанна үзенең татар миллә­теннән икәнен белеп үсә. Ул Интернет челтәрен­дә татарлар турында мәгълүмат эзли һәм Ирек Биккинин дигән кеше белән таныша. Ирек Дамир улы — журналист, юрист, чит илләрдәге асрамага сабый алган гаиләләргә балала­рының биологик әниләрен эзләп табарга ярдәм итүче. Ләкин бу очракта әнисен эзләү үтенече белән бала мөрәҗәгать итә. Кызның ул вакытта эзләнүләрне дәвам итәргә мөмкинлеге булмый. Берничә ел элек Ирек Дамир улы Русанна белән яңадан бәйләнешкә керә. Ул аның әнисенең исән булуын, туганнары барлыгын ачыклый. Шулай итеп, Русанна (туганда әнисе биргән исеме — Резеда) унсигез яшендә үз әнисе исән икәнен, кайда яшәгәнен белә. Ул вакытта кыз тор­мышының җаваплы баскычында тора — университетка укырга керә. Чит илдә яшьләр банктан кредитка акча алып, укулары өчен үзләре түли. Соңрак Русанна укуын эш белән бергә алып бара башлый.
Берникадәр вакыт элек “Яңа гасыр” каналы әзерләп күрсәткән телетапшыруны гәзит укучылар хәтерлидер. “Чит илдә үскән кыз туганнары белән очрашырмы?” — дип тәмамланган иде ул тапшыру. Русия илчелеге Монреаль шәһәрендә булуы һәм аның көненә өч кенә сәгать эшләве, анда алты сәгать барырга кирәклеге, өстәвенә, студент­ның финанс ягыннан кысынкылыгы Русаннага туган иленә кайту өчен документлар әзерләү­дә кыенлыклар тудыра. Алты ел вакыт узып китә. Һәм менә, ниһаять, кызның хыялы тормышка ашты. Быел Русанна Русиягә кайтты. Санкт-Петербург шәһә­рендәге дусларында (алар Интернет аша танышкан) сигез көн кунак булганнан соң, Ирек Биккинин озатуында Сызрань шәһә­ренең балалар йортына бара, аннары Башкортстанга кайта. Көмьязы авылында әнисе белән очрашканнан соң, Русанна Асавка авылында бертуганнары Айдар белән Айрат янында яши. 13 һәм 16 яшьлек туганнары узган елның гыйнвар аеннан алып Раушания һәм Вәдис Хатыйповлар гаиләсендә тәрбия­дә. Моңа кадәр алар Югары Карыш балалар һәм үсмерләр приютында булган. Биредә Раушания белән Вәдис тә, аларның кызлары Гөлназ һәм уллары Илназ да Русаннаны көтеп алалар, бик яратып кабул итәләр. Кыз урыс телен оныткан, бик начар белә, татарча бөтенләй сөйләшми. Аның хәзерге туган теле — француз теле. Әмма ул үзен татар дип исәпли. Туганнары белән ул кесә телефонындагы онлайн-тәрҗемә ресурсы ярдәмендә аралаша. Француз сүзен яза да, урыс сүзен укып әйтә... Безнең белән аралашканда да Бөре­дә колледжда юридик белем алучы Гөлназ ярдәмгә килде. Айдар һәм Айрат, аларның яңа гаи­ләдәге әти-әниләре, туганнары Канадада яшәп, университетта укып, үзаллы акча җыеп, аларны күрергә кайткан, бер елдан салым эксперты булачак Русанна белән горурланалар. Акыллы, җитди, ихлас киң елмаеп сорауларга җавап бирергә тырышучы кызны яратмаслык та түгел. “Канадада үсүемә бик шатмын. Мөмкинлегем булгач, туганнарымны да үземнең яныма чакырачакмын”, — ди кыз. Асавкадан Русанна Мәскәү­гә, шулай ук Интернет аша аралашкан дусларына кунакка юлланды...
Читайте нас: