+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
20 август 2015, 21:51

Якташыбыз “Буран” “очырган”!

Бүген исә Урал Солтановның данлыклы юлын аның исемен йөртүче Дәүләкәндәге җәйге халыкара аэрокосмонавтика мәктәбе тәрбияләнүчеләре уңышлы дәвам итә.Хәрби самолетларны сынау вакытында ун тапкыр дөнья рекордын яңарткан, киң билгеле “Буран” җиһан корабын “очарга өйрәткән” Русиянең атказанган очучы-сынаучысы Урал Солтанов Әлшәй районының Никифар авылында туган.

Урал Нәҗип улының карт­әтисе Башкортстан мәгарифенең легендар шәхесе, ике Ленин ордены кавалеры, мондый исем рәсми­ләштерелмәгәндә үк “халык укытучысы” булып танылган Биктимер Солтанов тумышы белән Миякә районыннан. Күп еллар Әлшәй районының Никифар авылы мәктәбен җитәкли, аны республиканың алдынгы мәгариф учреждениеләре сафына бастыра.
Нәкъ менә Биктимер абый безнең авылда яшәгән һәм эшләгән чорда туа да инде булачак космонавт-сынаучы. Биктимер Солтановның олы улы Нәҗип хәрби очучы була. Билгеле, тормышы гарнизоннарда уза аның. Шуңа да авырлы яшь хатынын әти-әнисе янына кайтарып куярга мәҗбүр була. Монда булачак анага тәрбия дә яхшы, менә дигән авыл дәваханәсе һәм тәҗрибәле акушерлар бар. Исәп хисапка туры килә — тиешле вакыт җиткәч, шалкан кебек малай дөньяга аваз сала. Һәм шул малай белән бергә никифарлыларга космонавт-авылдаш белән горурлану мөмкинлеге дә туа. Бу юлларның авторына да “Мин космонавт белән бер палатада дөньяга килгән кеше!” дип күкрәк сугарга була. Әйткәндәй, безнең “кендек әбиләребез” дә бер үк кешеләр — Фәнүзә апа Шәфиева, Нәсимә апа Гарипова, Маһира апа Шәйхетдиновалар һәм өлкән буын авыл халкы әле булса сагынып искә алган доктор Белов. Соңрак бу искиткеч сәләтле табибны Мәскәүнең үзенә эшкә чакырдылар. Ул озак вакыт яшьлек еллары узган Никифар белән тыгыз бәйләнештә булды, Әлшәйдә сәламәтлек саклау учрежде­ниеләренең эшен яхшырту өчен күп ярдәм күрсәтте, бик күп якташларын Мәскәүдә дә кабул итте. Күрүебезчә, авыл­дашла­рымның рәхмәт һәм горурлык белән телгә алырдай кешеләре байтак. Алар арасында, әлбәттә, Урал Нәҗип улы беренче урында.
Урал абый белән миңа аралашырга да насыйп булды. Аның 90 яшьлек картәнисе Мәрьям апа белән Раевканың Дуслык урамындагы ике катлы йортта бер подъездда яшәдек, ишекләребез бер-берсенә терәлеп торды. Мәрьям апа дип әйтүем ул укытучы булган өчен генә түгел, аның картаюны белмәгәне өчен дә. Йөзьяшәр Мәрьям апабыз соңгы көннәренәчә, каен себеркесен кыстырып, коммуналь мунчага йөрде. Солтановлар нәселе, гомумән, озын гомерле, димәк­чемен. Чишмәдә яшәүче безнең тугры гәзит укучыбыз, танылган тальянчы Айрат абый Солтановны телгә алу да җитә. Урал Нәҗип улы — аның туганнан туган энесе.
Урал Солтанов Раевкага картәнисе янына кайтып йөрде, аны шул чаклардан ук күреп беләм, дип бик әйтәсем килсә дә, әйтәлмим. Без Мәрьям апа белән ут күршеләр булып яшәгән 1980-84 елларда Урал Нәҗип улы бик каты дәүләт сере саналган “Буран” җиһан корабын очуга әзерләүдә катнаша. Русия Герое Магомед Толбоевның беренче санлы дублеры була. Соңрак, “Буран” эпохасы тәмамлангач, Урал Солтанов Раевкага еш кайта — монда, шул ук йортта аның әтисе белән бертуган Роза апасы әле дә яши. Бигрәк тә, Уфа аэропортында эшләгән чакта Урал Нәҗип улы туган ягына еш кайта иде.
Ә менә соңгы өч елда ул Дәүләкән районының даими кунагы — чөнки монда аның исемен йөртүче халыкара балалар һәм үсмерләр аэрокосмик мәктәбе бик уңышлы эш башлады. Аны 2012 елда Калиновка авылы янындагы “Рада” исемле спорт сунары клубы базасында Русия космонавтика федерациясенең Башкортстан бүлекчәсе башлангычы белән ачтылар. Аның эшчәнлеген уңышлы оештыру өчен Дәүләкән районы җитәк­челеге күп көч сала. Мәктәпнең уңышлы эш­чәнлеге, әлбәттә, тәү чиратта якташыбыз Урал Сол­тановның зур абруе белән аңлатыла. Аның исеме үзе генә дә бик күп оештыру, зур шә­хесләрне җәлеп итү эшләрен тиз җайга сала. Соңгы өч елда Калиновкага исемнәре бар дөньяга билгеле ун космонавт килү, аларның балалар белән тыгыз аралашуы үзе генә дә бик зур әһәмияткә ия. Халыкара аэрокосмонавтика мәктә­бендә ел саен 50-60 бала шөгыльләнә. Алар — авиация һәм һава очышы тарихы буенча Можайский исемендәге халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр. Һиндстан, Колумбия, Таҗикстан, Казахстан, Болгария, Беларусь, Германия, Русия һәм башка илләрдән килгән сәләтле балалар, һичшиксез, авиация һәм космонавтиканың киләчәге. Ди­мәк, космонавт-сынаучы якташыбыз Урал Солтанов исемен йөртүче җәйге халыкара аэрокосмонавтика мәктәбен зур горурлык белән телгә аласыларыбыз алда әле.
Читайте нас: