-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
25 август 2015, 22:09

Нефтьче, шагыйрь, милләтпәрвәр шәхес

Фәнис Рәхмәтуллинны “физик” та, “лирик” та булырга тормыш үзе өйрәткән.Гомер агымсудай, ничек яшәсәң дә үтә дә китә. Кемдер аны ал-ял белми матди байлык җыюга сарыф итсә, икенче берәүләр матурлыкка хезмәт итүе белән җуелмас эз калдыра. Бүген сүзем шундый шәхесләрнең берсе —Дүртөйле шәһәрендә гомер кичерүче нефтьче-шагыйрь Фәнис Рәхмәтуллин хакында. Мин аның белән район гәзитендә эшләгән чагымнан ук танышмын. “Менә табадан гына төшкән шигыремне тыңлап карагыз әле”, — дип еш кына килеп керә иде ул редакциягә. Ә иҗат җимешләре беркемне дә битараф калдырмый, чөнки аларда ихласлык та, тормыш фәлсәфәсе хакында тирән уйлану да, әче сатира да бар. Райондашлары аны “безнең шагыйрь Рәхмәтуллин” дип йөртсә дә, Фәнис Салих улы үзен шагыйрь дими, бөтен гомерен “кара алтын” табу эшенә багышлаган кеше ул. Бүгенге көндә аның иҗат сандыгында 1300ләп (!) шигырь бар, ул 8 китап авторы.

Фәнис Салих улы өчен быелгы ел аеруча вакыйгаларга бай: тормыш иптәше Эльба Зөбәер кызы белән алтын туйларын билгеләде алар, шулай ук күркәм шигырь китабы дөнья күрде, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатына лаек булды. “Сезгә милләтара дуслыкны ныгытуга, халкыбызны берләштерүгә багышланган фидакарь хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Мил­ләтпәрвәр шәхес, актив җәмәгать эшлеклесе буларак, Сез татар-башкорт телен һәм мәдәниятен, халкыбызның рухи мирасын саклап калу һәм үстерүгә, тугандаш ике республика арасында дустанә мөнә­сәбәтләр урнаштыруга зур көч куясыз. Нәтиҗәле әдәби эш­чәнлегегез, җыр сәнгатен үстерүгә керткән өлешегез дә олы ихтирамга лаек”, — дигән юллар бар Рәхмәт хатында.
— Язмышымнан канәгатьмен, — ди Фәнис Салих улы. — Гомерем намуслы хезмәттә үтте. Янымда пар канатым Эльбам бар, өч балабызны җәмгыятькә кирәкле кешеләр итеп тәрбияли алуыбызга да чиксез бәхет­лебез.
Фәнис Салих улы белән Эльба Зөбәер кызының язмышларында гаҗәеп уртаклыклар бар. Икесе дә сигез балалы гаи­ләдә дөньяга килгән, әти­ләре сугышка киткәндә, икесе дә ана карынында калган. Икесе дә 1942 елның көзендә туган. Язмыш юллары Уфа дәүләт нефть институтында белем алган чорда тоташа. Бер күрүдә кабынган сөю очкыны тора-бара матур, тату гаилә учагына әверелә.
“Ир белән хатын бәхетле булсын өчен бер-берсеннән күзләрен ала алмаска тиеш дигән фикер дөрес түгел, аларның бер юнәлештә карый белүе мөһимрәк”, — дигән бер акыл иясе. Фәнис Салих улы белән Эльба ханымны да бу тормышта күп нәрсә бер­ләштерә: икесе дә шигърияткә, сәнгатькә гашыйклар, рухи кыйммәтләрне дөнья малыннан өстен куючы шәхесләр. Фәнис Салих улы шигырь язудан тәм тапса, тормыш иптәше матур итеп җырлый, шәһәрдә, районда үткән барлык чараларның йөзек кашы булган “Изге ай” фольклор төркеменең алыштыргысыз әгъзасы ул.
— Балачак елларыбыз җиңел­дән булмады. Шуңадыр­мы, булганның кадерен бе­лергә кирәклеген, тырыш хезмәт белән генә күркәм тормыш корырга мөмкин икәнлеген аңлап үстек, — ди Эльба ханым. — Мин гаиләдә төпчек — сигезенче бала булып туганмын. Дөньяга аваз салыр вакытым җиткәндә генә фронттан әтиемнең һәлак булуы турында “кара кәгазь” килгән. “Эльба” дип безнең якларда колакка ят булган исемне дә миңа якыннарым: “Без­некеләр Германиядәге иң зур елга­ларның берсе булган Эльбаны кичеп, зарыгып көткән җиңүне яуласын иде”, — дигән теләк белән кушкан. Шул ук вакытта минем тууым уңаеннан абый-апаларым артык сөенеч кичермәгән. Ачлык-ялангачлык чорында бала саны ишәюен хәерчелек үрчетү дигән бит халык.
38 яшендә сигез бала белән тол калган әнием башкача кияүгә чыкмады, ә уңган, матур хатынны соратып килүчеләр булмады түгел. Ике балалы бер тол ир аның белән язмышын бәйләргә дигән уй белән җибәргән яучыны да әнием: “Кит, оятсыз, ни йөзең белән миңа шундый тәкъдим ясарга базнат иттең? Ирем рухына хыянәт итәчәгем юк!” — дип куып чыгарганы хәтергә уелып калган.
Ялгызына канат кагу авыр булса да, әнием түзде, безне асрамага сорап килүчеләрне бусагадан да кертмәде, балалар йортына урнаштырырга кирәк дигән тәкъдимне бөтен­ләй ишетергә дә теләмәде. Югары әхлаклы, нык рухлы әниебез безне кеше арасында ким-хур итмәде: югары уку йортларында укытып, зур тормыш юлына чыгарды. Өч абыем нефтьче һөнәрен сайлады. Фәниснең ике абыйсы шулай ук нефтьче.
...Олыгаеп, авылда ялгызы дөнья көтү авырлашкач, әни­емне үзебезгә алып килдек. Ике дистә елга якын ул безнең белән бер түбә астында яшәде. Фәнисне эше буенча Себер якларына җибәргәч, гаиләбез белән күчендек. Әлбәттә, әни дә бездән калмады. Зур бер җыелышта җитәкчеләре, хез­мәттә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп эшләгәне өчен Фәнисне мактаганда: “Рәхмәтуллин бар яклап та искиткеч яхшы кеше инде ул. Шулай булмаса, әбисе аның артыннан Себер чаклы Себергә ияреп килмәс иде”, — дип уенын-чынын бергә кушып әйткәнен әле булса искә алып көлешәбез.
Эльба Зөбәер кызы Күгәр­чен районыннан булса, Фәнис Салих улының туган төяге — Илеш районы Югары Манчар авылы. Аның әтисе шулай ук Бөек Ватан сугышы яугире. Ул фронттан исән кайта. Лаеклы ялга чыкканчы Манчар сельпосы рәисе булып эшли. Ул җитәкләгән коллектив республикабызда һәрчак алдынгылар исәбендә була. Илеш райо­нының бик күп авылларында кибетләр төзеп ачуга зур көч сала ул.
Фәнис Салих улы хезмәт юлын “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсендә оператор булып башлый һәм скважиналарга җир асты ремонты ясау цехы җитәкчесе вазыйфасына кадәр күтәрелә. Эш­ләгән чорда җитештерүне, икътисади нәтиҗәлелекне арттыручы йөздән күбрәк яңалык кертүгә ирешә. Ул Русия Федерациясе ягулык-энергетика комплексының мактаулы нефтьчесе, Баш­кортстанның атказанган нефтьчесе.
Ә шигырьләрне ул мәктәптә укыган чагында ук яза башлый. Иҗат җимешләре урыс һәм татар телләрендә. “Әнкәемә” дигән беренче китабы 1995 елда дөнья күрә. Бераз соңрак “Онытмагыз әнкәйләрне”, “Дусларга”, “Яшәешең бирдеме җимеш?”, “Яшәү — могҗиза”, “Дус­ларымның истәлегенә”, “Уйларым язларга ургыла”, “Фикер башка сыймаганда” җыен­тыклары нәшер ителә. Аның шигырьләренең тематикасы дөньяның үзе кебек үк киң, күпкырлы. Аларда камил­леккә өндәү дә, ямьсез күре­нешләрне тәнкыйтьләү дә, мәхәббәткә мәдхия дә бар. Рифма-ритм ягыннан төзек иҗат җимешләренең бихисабын композиторлар көйгә салуы һич тә гаҗәп түгел. Фәнис Рәхмәтуллин сүзләренә язылган җырлар танылган сәхнә осталары Хәния Фәрхи, Радик Динәхмәтов, Наил Шәймәр­данов, Фәнүнә Сираҗетдинова, Лариса Вилданова, Әлфия Юлчурина, Радмир Туйсин, Дамира Сәетоваларның репертуарында урын алган.

“Хуш!” — диеп кулыңны бирәсең,
Вәгъдәңне ашыгып өзәсең.
Күзләрең яшерми — сөясең,
Еламыйча ничек түзәсең?
Азаккы күперне яндырма,
Син мине өметсез калдырма.
Күзләремә тагын бер кара,
Күрерсең, йөрәгем гел яра”...


дип яза Фәнис Рәхмәтуллин “Азаккы күперне яндырма” шигырендә. Күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтүче шушындый шигъри юллар ничек инде җырга әверелмәсен!
Фәнис Рәхмәтуллин бүген дә иңнәрендә илһам канатлары тоеп яши. Шигырьләрен беренче булып тормыш иптәшенә укыта. Беренче тәнкыйтьчесе дә Эльба ханым аның.
Читайте нас: