+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
2 сентябрь 2015, 22:17

“Яшьлекне кайтарып булса, биш бала табар идем...”

Диләрә Исханованы картлар йортына чарасызлык китергән.“Исәнлек-саулыктан, аяк-кулдан, күздән аермасын Ходаем”, — дип һәр тамак ялгаганнан соң теләк тели иде ак яулыклы дәү әнием. Баламын бит: ник алай сорый икән, тәмле әйбер, матур кием теләсә булмый микән, дип эчтән дәү әнигә ачулана идем. Ерак юлларда йөри башлагач, төрле язмышлы кешеләр белән очрашкач, хәзер үзем дә дәү әниемнең сүзләрен кабатлыйм. Кызганычка каршы, чир дигәнең сорап тормый, ишек шакый шул.

Октябрьский картлар һәм инвалидлар йорт-интернатының Шаран районындагы филиалында караудан мәхрүм калган, авыр хәлле 25 кеше исәпләнә. Нөрәй якларына юл төшкәч, картлар йортында күрү буенча I группа инвалиды Диләрә Исханова белән сөйләштек.
Язмышы зарланырлык түгел, матур гомер кичергән ул, ләкин хәзерге заман афәтләренең берсе булган шикәр чире пенсиягә чыгып, инде хезмәтемнең хөрмәтен күрим, оныклар сөеп, балама терәк-ярдәм булып яшим дигәндә барлык хыялларына аяк чалган.
1945 елда Нөрәй авылының колхозчы гаиләсендә туып-үсә Диләрә Габделхак кызы. 1967 елда Казан педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый. Биш ел Октябрьскийда эшче яшьләр мәктәбендә укыта, хаклы ялга чыкканчы туган авылында эшли.
— Чирләсәм дә, күзем 15 ел әйбәт күрде, бәйләм бәйләдем, китаплар укыдым, аннары биш ел дәвамында акрынлап сукырайдым, — ди Диләрә Исханова.
Ике ел инде ул интернатта яши. Туган авылында телефон, газ кергән, мунчасы булган зур йортта йозак эленеп тора. Туймазыда яшәүче бердәнбер кызы ире, ике баласы үз көчләре белән сатып алган 17 квадрат метр гына мәйданлы фатирда яши. Баламда кысылып яшәмим, туган нигездә караучы юк, дип шулай үз теләге белән ул картлар йортына сыена.
— Безнең әбиләр балалар йортындагы сабыйлар кебек. Бала әти-әнисенә ашкынгандай, алар да өйләренә кайтырга тели, балалар кебек кемдер килеп алганны көтә. Тәрбия ничек кенә яхшы, шартлар уңайлы, монда эшләүчеләр мәрхәмәтле булса да, күңел туган йортка тартыла, — ди шәфкать туташы Гөлүзә Фәррахова.
Ә күпләрнең кайтыр җире дә юк. “Монда начар түгел, миннән күпкә авыр хәллеләр бар, безне яхшы карыйлар. Бик кыен булса, елап алабыз. Әгәр тормышны кирегә әйләнеп үтү мөмкинлеге булса, биш бала табар идем. Кызыма берүзенә авыр, туганнары булса, аңа да җиңелрәк, миңа да рәхәтрәк булыр иде”, — дип үзен-үзе юата Диләрә Габделхак кызы.
Диләрә Исханованың кызы балалар бакчасында тәрбияче, кияве заводта эшли. Оныклары 7 яшьлек Камилә һәм 4 яшьтәге Динар белән ай саен килеп йөриләр.
Дөньялар уңай якка үзгәрер, торак мәсьәләсе хәл ителер, кайчан да булса фатирларын мөмкинлек чыгып киңәйтерләр дигән өметен өзми ул. Исән булсыннар, оныкларым сәламәт, тәүфыйклы, акыллы үссеннәр, дигән теләктә яши Диләрә Исханова.
Читайте нас: