+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
9 сентябрь 2015, 21:30

Икесенә – алтмыш баш сарык!

Җиденче дистәне ваклаучы Мөкәрәмә һәм Әмирҗан Мөхәммәдиевлар тормыш ямен мал асрап гомер итүдә күрә.Журналист эшендә иң күңелгә ятышлысы — кешеләр белән очрашулар. Бу шулай ук иң авыры да, чөнки берничә минут эчендә кайвакыт бик тирәндә яткан фикерләрен әйттерерлек итеп әңгәмәдәшеңнең ышанычын яулый белергә кирәк. Ә ихлас, киң күңелле, мөлаем кешеләр белән аралашу җанга ял бирә. Очрашудан алган якты тәэссоратлар бик озак күңелне җылытып тора әле.

Әлеге әңгәмәдәшләрем Туй­мазы­ның гаҗәеп бер төбәге — Татарстанга чиктәш Карат авыл биләмәсенә караган Якшай авылында яши. Мөкәрәмә һәм Әмирҗан Мөхәммәдиевлар 38 ел гомер йомгагын бергә сүтә. Хуҗабикә чирек гасыр сатучы булган, аннары почтада эшләгән, хуҗа кеше элекке Тельман исемендәге колхозның сарык фермасы мөдире вазыйфасында хезмәт салган. Шулай туры килгән: Мөкәрәмә апа — Нургали кызы, Әмирҗан абый да Нургали улы. ЗАГС хезмәткәрләре никах турындагы таныклыкны тутырганда, хаталандык әллә дип, документларны кат-кат тикшерде ди алар. Мөхәммәдиев­лар 60 баш сарык асрый. Таулы, урманлы төбәктә мал асрап яшәү түгел, киресенчә, терлек тотмау гаҗәп кебек. Мал азыгы мул, көтүлекләр киң. Сарыкчылык – биредә күптәннән килгән шөгыль, колхоз чорында авылда сарык фермасы булган. Мөкәрәмә апа исә үзе көтүче дә, йон кыркучы да, азык хәзерләүче дә һәм башка бик күп мәшәкатьләрне башкаручы да. Әмирҗан абый, соңгы елларда авырып китү сәбәпле, күбрәк җитәк­челек итә, дип шаярта ул.
— Иртән тауга алып менеп 1,5 сәгать ашатам. Андагы болын-сәхрәнең хозурлыгын күр­сәгез! Көндез су эчерергә алып кайтам. Кичен тагын чыгарып йөртәм. Малкайлар “расписа­ние”не үзләре үк белеп тора, — ди Мөкәрәмә апа.
Сарыклар ял иткән арада 3-4енең йонын алырга, йорт-курада, бакчада эшләрен карарга өлгерә.
— Сарыкларга, печәннән тыш, ашлык кирәк. Аны сатып алабыз, — дип сүзгә кушыла Әмирҗан абый.
Йонын Түбән Троицк постау фабрикасына тапшыралар. Сарыкларны күпләп алучы юк, шулай да бер елны 84 мең сумлык сатканнар.
— Хәрәкәттә — бәрәкәт бит. Мин шул маллар белән дәртләнеп йөрим. “Нигә кирәк?” диючеләр дә бар инде. Капка төбендә утырып көн үткәрүчеләрне аңламыйм шул мин, — ди Мөкәрәмә апа.
Сүз арасында Мөхәммәдиев­ларның сыер малы тотуы да ачыкланды. Бозавы белән 4 баш. Мөкәрәмә апа чират буенча сыер көтүенә дә чыга икән.
— Көтүче хәзер бик дефицит. Авыл көтүе зур түгел, чират бик тиз килеп җитә, — ди ул.
Бер елны, сыерлары игез бозау китереп, ихатада сыер малы 12 башка җиткән.
Уңганлыгы, җитезлеге йөзенә чыккан, тормышын менә шушы мәшәкатьләрдән башка күз алдына да китерми һәм аларны башкарудан зур канәгатьлек ала Мөкәрәмә апа. Нигез — бәрәкәтле, хуҗалар мул куллы булганда гына йортта кот арта, ихатада мал-туар үрчи, әлбәттә.
Читайте нас: