+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
10 сентябрь 2015, 21:06

“Сиңа бозым салганнар, дәвасы – алтын алкаң!”

Студентлар, тәҗрибәсез яшьләрне “сихерчеләр” йогынтысыннан саклау аеруча мөһим.Җәйнең эссе бер көнендә сеңлем белән Уфадагы зур сәүдә үзәгенә таба юлландык. Кинәт алдыбызда төсле озын итәкләр кигән ике хатын пәйда булды. Берсе: “Сылулар, почта кай тирәдә икән, белмисезме?” – дип сорагач, аңлатып бирдек. Җавабыбызны алгач, боларның берсе “мондый әйбәт кызларга” бушлай кулдан багарга тәкъдим ясады. Акчам – сеңелемнең сумкасында, кулдан “укыту” да кызык, озак уйлап тормыйча, ризалаштым. Нәрсәсеннән куркасың аның: күрәзәче сары чәчле, яшькелт күзле. “Мин – серб кызы”, – дип, үзе әйтте. Аннары, көпә-көндез алданырга мин бит юләр түгел....Сеңлемнең: “Ул минем бөтен акчамны алды!” – дип кычкырганына гына исемә килдем. Мин Сарычәчнең әкиятен тыңлап торганда (хәтта ниләр сөйләгәнен дә әйтә алмыйм) моның артындагы кара чәчле иптәше ничектер сеңлемнең сумкасын ачтырып, кибеткә алып барган да берничә йөз сум акчабызны талап алган икән! “Бир кире!” – дип ябышу ярдәм итәме соң! Киткәндә дә теге хатын артыбыздан ямьсез тавыш белән: “Өеңдә мәет табарсың!” дип, янап кычкырып калды...

Кызганычка каршы, мондый хәлләр көнкүрештә еш очрый. “Кит әле, минем кебек аңлы кешене ничек алдый алсын ул?” — дип, акчасын, алтын-көмешен күрәзәче хатыннарга биреп калдырганын сизми дә кала кайбер кеше. Якты көндә ничек күз буа соң ул шайтаннар, һәм алардан ни рәвешле сакланырга?
Алар, гадәттә, кеше күп булган җирдә кәсеп итә. Берсе аларны куып җибәрсә, икенчесе барыбер тозакка эләгә. Өстәвенә, автовокзал, аэропорт яисә зур кибеттә йөрүчеләр, халык һәм радиодан даими игълан ителеп торучы мәгълүмат күплегеннән, арый, зиһене тизрәк чуала, икенче төрле әйткәндә, гипнозга җиңелрәк бирелә. Бигрәк тә ашыкмыйча, уйланып яисә хискә бирелеп баручылар игътибарны тиз җәлеп итә. Ә инде “бозым”, “сихер” сүзләренә артык әһәмият бирүчән, тиз ышанучан хатын-кызлар турында сөйлисе дә түгел.
“Корбан”га алдан әзерләп куелган берничә җөмлә тиз-тиз генә әйтелә. Кул хәрәкәтләреннән, пульстан, киңәйгән күз карасыннан аның реакциясе тикшерелә. Иң мөһиме — игътибарын җәлеп итү, ә аннары инде махсус ысуллар, гипноз кулланыла. Менә кояшта ялт-йолт килүче озын алкалар иясе әкрен генә кулыгызга кагыла – оетып җибәрә, бармагын уч төбегездән йөртә – сезгә үзенең эмоцияләрен “күчерә”, әмерләрен үтәргә әзерли. Моңа күрәзәчеләргә хас үткен, баскан җиреңдә катып калдыра торган күз карашын да өстәгез... Кешегә хәбәр ташкыны белән дә көчле басым ясый белә ул: туктаусыз сөйли дә сөйли, үзе терәлеп диярлек басып, гәүдәсе белән тирә-якны каплый, сезгә тотынып-тотынып ала — бусы инде сезнең күрү, ишетү, сизү сәләтләрегезне үзенә буйсындыру. Төп максаты — аңыгызны чуалту, шуңа күп һәм кызу пешерә сүз боткасын. Мәсәлән, ир-егетегез турында я “валет”, я “король” дип сөйләп, тәмам бутап, ялгыштырып бетерә — тегене-моны төшенгәнче, фикерегезнең очы югала. Мәгънәсез лыгырдавына “дай”, “открой”, “подай” сүз­ләрен кыстырырга тырыша, ә иң азакта инде, күрәзәчеләр “законы” буенча, уңышлар тели.
Психологлар билге­ләвенчә, кеше сиңа өч тапкыр “әйе” дисә, аннары аны буйсындыру җиңел. Кәсепче: “Кадерлем, балама кәнфиткә бер сум бир әле”, — дип сорап, аннары бер-ике мактау сүзе өстәсә, калганы билгеле. Шунысын да истә тотыгыз: күп кешенең эчендәгесе тышында (моңсуланып, эче пошып китеп бара икән — проблемасы бар, елма­ебрак торса — шатлыгы). Ә чит берәү сезнең уй-фикерләрне расласа, аңа тулы ышаныч туа: аңлый мине, белә икән бу, дисең. Ә сихерчегә шул гына кирәк тә! “Балык”ның “кармак”ка кабуын да тикшерә белә ул: чәчен төзәткән була, я күзен акайтып карый – каршында басып торучы үзе дә абайламыйча артыннан кабатлый икән, кем әйтмешли, “клиент созрел”, инде “ач сумкаңны” дигән боерык бирергә дә була.
Тәмам зиһене чуалган кешене “сихер” яки “бозым” белән куркыту да берни түгел. Иренә, анасына яки баласына ясалган “бозым”ны бетерер өчен барлык әйберен дә бирергә риза күзе буылган корбан. Начар кәеф, чир, уйлану кемдә генә булмый, әмма күрәзәчедә барысына да бер җавап – “бозганнар сине, дәвалау хакы – алтын алкаларың”. Кайбер кеше, алданудан тыш, “яман күздән арындырган” өчен рәхмәтләр әйтә-әйтә бирә үз малын. Ә моның икенче ягы да бар: полициягә хәбәр итсәгез, сездән талап алмаганнар, үз иркегез белән биргәнсез, шуңа үзегез гаепле булачаксыз. Бездән дә хокук саклаучылар: “Нәрсә, кызлар, фал ачтырдыгызмы, кызык булдымы?” — дип көлделәр генә.
Мондый хәлләрдән сакланыр өчен түбәндәге кинәшләргә колак салыгыз. Андый күрәзәчеләрне урап үтегез. Якын килсәләр, ашыгыч кыяфәт белән тиз генә үз юлыгызда булыгыз. Сүз кушсалар, ишетмәгәнгә салышу яхшы. “Бәйләнмә!”, “Вакытым юк!” дип җавап биреп, тизрәк ычкынырга тырышыгыз. Йөгерү дә мондый очракта гаеп түгел. Ул хатыннарның күзләренә карамагыз. Әгәр инде тозакка эләгүегезне сизсәгез, кычкырып көлеп җибәрегез: көлү гипноздан чыгарга ярдәм итә. Чамадан тыш үз-үзегезгә ышанучан да булмагыз — сакланганны Ходай саклый. Күп кеше: “Минем белән алай булмый ул”, — дип алдана. Һәм инде иң мөһиме — мескен кыяфәттә йөрмәгез. Бәхетле кешегә күрәзәче кирәкми.
Безнең белән булган хәлгә әйләнеп кайтсак, акчабызны кайтарып алдык. Мине алдаган сары чәчле хатынны полиция картотекасыннан тиз таптык. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, бу — гадәттән тыш вакыйга. Кызганычка каршы, күп очракта “чибәркәйләр”гә биреп җибәргән “бүләк”ләр белән мәңгелеккә хушлашырга туры килә.
Кыскасы, уяу булыгыз!
Читайте нас: