+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 сентябрь 2015, 22:01

Аю белән шаярмыйлар

Урман хуҗасына юлыгучылар моны кат-кат кабатлый.Башкортстанның кайбер көньяк районнарында аюлар килеп чыгу очраклары турында күп язылды. Аеруча урманга якын урнашкан авылларга еш киләләр икән. Шәхсән мин үзем аюларның кешеләргә ташлануы яисә өркетүләренә ышансам да, “кызыклы гамәлләре белән” аптыратуларына берникадәр шикләнебрәк карый идем. Баксаң, дөнья булгач, тегесе дә, монысы да була икән.

Минем әтине, репрессиягә эләккәч, Себергә урман кисәргә җибәрәләр. Узган гасырның җитмешенче елларындагы удар төзелешнең ( БАМның) башлангычы шул 1937 елларга туры килгән, күрәсең.
Бер мәлне ул, мине каршысына утыртып, шул хакта сүз башлады.
– Күрмәгән бернәрсә дә калмады анда, улым, берничә мәртәбә аюлар да башка җитә язды, – диде ул.
– Әти, шул хакта безгә дә сөйлә әле. Ниндирәк инде ул аюлар? – дип сорадым.
– Шулай бервакыт, утыз-кырык кешене бер аю пыр туздырып куып килә башлагач, конвой тегеңә ике-өч тапкыр винтовкадан атып карады, ега алмады,– дип әйтеп куйды.
Аюлар оста балыкчы да була ала икән. Елгага бил тиңентен кереп басалар да, балыкны алгы тәпиләре белән сугып алалар. Һәм, нәтиҗәдә, ашап туйганнан соң, ул балыкның калганын күмеп куялар, имеш. Бу хәлне күреп-күзәтеп торган тоткыннар исә шул балыкка хуҗа булырга тырыша. Шул ук вакытта, аю да запасы барлыгын онытмый. Әмма ул, кешеләр йөргән тирәдә туктап, аларның юлына төшәр, куркытып җибәрер җай эзли. Әгәр балык юклыгы ачыкланса, ул, ике аягына басып, кеше сыман алгы тәпиен йодрыклый, “Кайсы оятсызыгыз минем балыкны урлады?” – дигән кебек үкерә.
Ни генә димә, аю – ерткыч җанвар. Шулай бер мәлне Бөре дәваханәсенең травматология бүлегендә аю тырнагыннан чак исән калган берәү белән ятарга туры килде. Кыскасы, бу кешенең бите тырналган, танавы кайтарылып төшкән, өстәвенә, бот сөяге ике урыннан сынган иде. Баксаң, аларның бакчалары артыннан ук урман башланып китә икән. Фаҗига булган кичне бу кеше көтүдән кайтмый калган малларын эзләп урманга чыга. Шулчак агач башында ике аю баласы утырганны күреп, аларга якынрак килгән. Әмма, кызганычка каршы, агач төбендә балаларын саклап утыручы ана аюны шәйләмичәрәк кала. Ул кинәт кенә куаклыктан атылып килеп чыга да аны сугып ега.
– Битемнең ертылуы үземнән булды. Шулчак башымны борып карамыйча йөзтүбән капланып кына яткан булсам, бу кадәр аяныч хәлгә калмаган да булыр идем, бәлки, – диде ул. – Кинәт кенә битемне умырып алды, аннан аякка сикереп менде. Бот сөякләрем шунда сынды. Аю балаларының йөгереп килеп, бармакларымны имә башлавын хәтерлим, аннары аңымны югалтканмын...
Әйткәндәй, шул ук танышым миңа Урал аръягында бер леспромхоз тыюлыгындагы аюларга кагылышлы янә бер кызыклы вакыйганы сөйләде. Кыскасы, алар һәрчак үзләренең урман хуҗасы булуын сиздереп тора икән. Хәтта урман кисүчеләрнең вагончыкларының ишек­ләрен җимереп, зыян салып киткән чаклары да булган.
Шулай бер мәлне йорттан йортка кереп сөйләшә торгач, көч-хәл белән генә ризалаштырып, шушы леспромхозга каравылчы итеп Яныбай атлы кешене куялар. Бервакыт ул бер иске генә бидонга шикәр комы салып, вагон янына куя. Ә икенче килүендә караса, бер яшь аю, шикәр комы ялыйм дип, башын бидон эченә тыккан да алалмыйча үкереп йөри, ди. Ахырда, Яныбай ул аюны авылдашларына да алып кайтып күрсәтә. Аю газиз башын бидоннан котылдыргач, әйләнчеккә әйләнә. Чын булса, тыюлыкта имгәнгән яки яраланган җанварларны үтерергә дә ярамый, ди бугай.
Ә кайбер кешеләр аюларны кулга ияләштерә, ә бәгъзе берәүләре хезмәткә өйрәтә икән. Әйткәндәй, бер аюны тау башына 200 литрлы солярка мичкәләрен тәгәрәтеп мендерергә өйрәткәннәр. Шул хезмәте өчен аны, көн саен чаң кагып, ашханәгә чакырып алалар һәм ашатып чыгаралар икән. Бер мәлне аю мичкәне югарыга тәгәрәтеп ярты юлны үткәч ялгышлык белән чаң кагалар! Тамак кайгысы көчлерәк булгандыр, ахры, тизрәк ашханәгә торып чапкан.
Җәмәгать, бу вакыйгаларның нәрсә белән төгәлләнүен үзегез аңлыйсыздыр...

Борис МӘГЪСҮМОВ.
Иске Бикмәт авылы.
Читайте нас: