+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
17 сентябрь 2015, 22:20

Онытылмый беренче саф мәхәббәт...

Җырда гына шулай ул, дип, күпләр ялгыша...Соңгы вакытта күргән һәм ишеткән хәл-вакыйгалар адәм балаларының беренче саф мәхәббәтне гомере буе оныта алмавын исбатлый, дип уйлыйм. Сезгә аларны түкми-чәчми бәян итәргә исәбем.

...Гомер буе студент чагындагы мәхәббәтен сагынып яшәде ахирәтем. Бер-берсен өзелеп яратсалар да, язмыш аларны бәйли алмаган. Егет өйләнгән, ике бала әтисе. Бергә булу турында сүз дә юк, чөнки ул елларда аерылышу бик сирәк иде. Зәлия диплом алган көнне үк Башкортстанга кайтып китә. Ә үзе, гаиләсе, балалары булгач та, Ирекне 20 ел буе оныта алмый. Интернеттан да эзли, табалмый. Берничә ай элек кенә ул социаль челтәрләрдә сөйгәне исеменә тап була, фоторәсемнәре дә шуны дәлилли. Язышу-аңлашу китә. Ә күптән түгел алар телефоннан аралаша башлады. Ирек бик бәхетсез икән. Тормыш иптәше дә, балалары да аны аңламый. Җәй башында гына йөрәгенә операция ясаткан ир коточкыч депрессиядә. Шушы көннәрдә икесе дә кызларын кияүгә бирәчәк. Шул мәшакәтьләрдән соң очрашырга, ә әлегә бер-берсе белән телефоннан аралашып торырга сүз куешалар. Ул да онытмаган ич – гомер буе Зәлияне юксынган, сагынган.
Бәлки, язмышларны тамырдан үзгәртеп, икесен дә бәхетле ясап, яңадан да язып булыр иде. Ләкин әлеге икәү бер-берсен мәңгегә югалтты. Зәлиянең кызының туе барган вакытта Ирекнең абыйсы шалтыратты һәм... туганының үлеме турында хәбәр итте. Я Ходай! Ничә еллар буе исемен мең тапкыр кабатлаган кадерле кешең менә-менә очрашам дигәндә гүргә керсен инде. Шул шәһәрдә яшәгән ахирәтеннән, Ирекнең каберен табып, дүрт роза илтүен үтенде Зәлия. Дустымны юатырга тырышам, бердәнбер кызының бәхетле мизгелен күз яшьләре белән юмавын таләп итәм! Ләкин... мәхәббәт кешенең бар булмышын яулавына, акыллыны да мәҗнүнгә әйләндерүенә үзем дә соңгы көннәрдә генә инандым бугай. Чөнки, башымны югалтып, 17дәге сыман хисләнеп, онытылып, үлеп гашыйк булдым. Ул да мине яраткан сыман иде: җитәкләшеп, күлгә кергәндә дә, машинада икәү зур тизлек белән очканда да, сәгатьләр буе янәшә утырып чәй эчкәндә дә телефон аша аның минем өчен борчылуын, шатлануын тойганда да... Шулар барысы да бер көндә, бер минутта челпәрәмә килер дип кем уйлаган? Сәбәбен телефоннан әйтүне генә кирәк санады ул: “Беренче мәхәббәтем кайтып төште, минем белән калам диде. Мин карышмадым, чөнки гомер буе ул дип яшәдем...”
...Мәхәббәт! Нинди чагу, матур, көчле сүз! Тик аяныч, барын да бәхетле итми шул ул. Тагы ике танышым хәтеремә төшә. Лилия гел яшьлегендә сөйгән Маратны сагынып яшәде. Алар шулкадәр бер-берсенә охшаган иде, нәрсә уйлаганнарын фаразлап торасы да юк, икесенең фикере тәңгәл килә. Язмыш аларны аерганнан бирле, кыен чакта берсе икенчесен уйласа, авырлыклар җиңелрәк кичерелә иде бугай. Елына бер-ике тапкыр телефоннан сөйләшү дә көч бирә, яшәтә аларны. Сәбәбен беркем дә аңлата алмаячак. Ходай безне, күрәсең, шулай өзгәләнеп яшәр өчен яраткан. Бар нәрсәдән канәгать булсак, бәхетнең нәрсә икәнен аңлый алмас идек. Арабызда: “Мин бәхетле!” — дип күзләреннән ут чәчеп торган кешеләр булмаса да, белмәс идек, мөгаен... Бәхетле дигәннән, алары да яшьлектә сөйгәннәре турында еш хәтеренә төшерә икән, ләбаса. Бер таныш ханым сөйләп торды: “Ирем белән бик яхшы яшибез. Өч балабыз бар. Ләкин һәр иртә яшьлегемдә калган Фәзитне уйлыйм, аның белән сөйләшәм, аңа яхшы көн телим. Юк, миңа аның белән очрашу, бергә булу кирәк түгел! Миңа аның җирдә яшәве дә җитә”. Монысы инде бөтенләй аптыратты. Бу турыда психологлар: ”Беренче мәхәббәт кеше аңында ачылмаган сер, я әкият рәвешендә саклана. Шуңа ул иң чын һәм иң саф хис булып тоела”, — диләр. Беренче яраткан ярларны иң яхшысы дип күзаллыйбыз, идеаллаштырабыз.
Еш кына беренче сөйгән ярлары белән билгеле һәм билгесез сәбәпләр аркасында ике ярга ташланган кешеләр кабат кушыла. Ун еллар элек бер таныш ханым инсульттан үлеп китте. Тормыш иптәше башта кайгыдан эчүгә сабышты, ләкин, ни гаҗәп, бераздан, үзен кулга алып, туган якларыннан бер хатынны алып килде. “Беренче мәхәббәте икән!” диделәр. Шунысы гаҗәп: ул бу ирнең хатыны белән охшаш иде, хәтта исемнәре дә бер үк. Ләкин озак яши алмадылар, ир кеше вафат булды. Бу тема белән кызыксынып, төрле кешеләрдән сораша торгач, әллә ничә охшаш хәл турында сөйләделәр. Яшьлектә язмышларын бәйли алмыйча, тормыш иптәшләре бакыйлыкка күчкәч, бер-берсен эзләп табучылар күп. Араларында бәхетле гомер итүчеләр байтак. Ләкин киресенчә дә булып куйгалый: икесе дә үзгәргән, холык-фигыльләр дә үзгә. Утыз елдан соң күреште берәүләр, беренче очрашулар яшьлектәге кебек матур булды, бер айдан аңладылар: фикерләр капма-каршы, бер көн дә чыдарлык түгел.
Ә бу вакыйганы танышым Гүзәл апа сөйләде:
— Наил белән бер сыйныфта укыдык. Шулкадәр пөхтә киенә иде ул, кызлар көнләшерлек. Шуңа өзелеп гашыйк идем аңа. Ул миңа борылып та карамый, ә мин эчтән генә янам-көям. Гомерем буе аны уйладым. Гаиләмдә бар да әйбәт булса да, ул кешене өзелеп сагындым. Аны күрер өчен генә сыйныфташлар белән очрашу уздырдым. Барысы да килде, ул юк! Кайсы өлкәгә китүен дә белмиләр. Тагы ике елдан соң туган авылдан хәбәр килде: кайткан икән. Шунда ук авылга юл алдым, кеше аша мәктәп буена чакырттым. Килә берәү: качып кына карап торам. Ул! Пычранып беткән киемдә, эссе җәй уртасы булуга карамастан, кышкы тузган ботинкаларда... Димәк, минем гомер буе уйлап яшәгән кешем бу авыр дөньяның сынауларын уза алмаган. Яшеренгән җиремнән чыгып та тормадым. Ул урынында бераз таптанды да, чайкала-чайкала, үз юлы белән китеп барды. Күңелдәге аның өчен генә дип сакланган урын тулысынча бушап калды...
Кеше күңеле гаҗәеп бер дәрья кебек, ул шундый киң, иңләп-буйлап йөзеп чыгармын да, төбенә төшәрмен димә. Ләкин шунысы аңлашыла: иң-иң матур иҗади әсәрләр яраткан кешең турында уйлаганда гына языла. Алай гына да түгел, сагыныр кешең барында гына тәндә һәм җанда җир җимертеп эшләрлек һәм яшәрлек гаҗәеп көч табыла...
Читайте нас: